(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Ледниковый период» телепроектын алып барачак. Бу хакта проектның продюсеры Илья Авербухка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Узган ел ахырында Заһитова үзенең спорт карьерасын туктатып торуы турында хәбәр иткән иде, әмма үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң, быел спортчы күнегүләрне яңадан башлап җибәрде. 2020 елның җәендә фигуралы шуу остасы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә көндезге бүлеккә укырга керде.