(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Аксубайның Түбән Баланда авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды. Үзәк Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга республика спорт министры Владимир Леонов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин килде. Яңа заманча һәм җылы клуб 50 утыру урынына исәпләнгән. Монда китапханә дә урнашкан. Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районының Сосновка авылында, Садовая урамы буенча Дала Зәе елгасына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган. Билгеле булганча, гражданин судан 9 метр ераклыкта тимер койма торгызган... Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохите күзәтү идарәсе хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер җирләрдә томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы 0…+5 градус булачак. Урыны белән, аеруча республиканың көньягында һәм көнчыгышында –2 градус салкын булачак. Көндез 15-20 градус җылы булачак. Читать дальше...
Победителей и призеров конкурса ждет поездка в столицу России.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханында Россия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр белән бәйле сораулар булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Рособрнадзорда хәбәр иттеләр. «Россия Конституциясенә үзгәрешләр 2020 елның 1 июлендә гомумроссия тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде. Җәмгыять белеменнән биремнәр төзгән вакытта Төп законның актуаль тексты исәпкә алынды», — диделәр ведомствода. Хәзер Конституция белән бәйле сораулар имтихан биремнәрендә бар инде... Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә федераль бюджет керемнәре кимүгә карамастан, пенсияләр инфляция дәрәҗәсеннән шактый югарырак индексацияләнәчәк. Бу хакта сенаторлар белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте. «Киләсе елда Россиядә пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу 2021 елга фаразланган инфляциядән 1,5 тапкырга күбрәк. Ягъни, без бу юнәлештә гражданнарга вәгъдә иткәнчә эшләячәкбез», — диде Путин. Аның сүзләренчә, начар факторлар аркасында федераль бюджет керемнәре 11 процентка кимегән... Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан дип хәбәр итә ведомство. Яңалыкларның берсе мәктәпне микрорайонга беркетү актына кагыла, моны муниципалитет 15 мартка кадәр чыгарырга тиеш. Ә документ басылып чыкканнан соң 10 көн эчендә мәктәп сайтына урнаштырылырга тиеш. Бер гаиләдәге балалар бертуганнары укыган мәктәпкә кабул ителү хокукы алды. Моннан тыш, беркетелгән территориядә яшәүче... Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Болгарда IV чакырылыш Спас районы советының беренче утырышы узды. Көн тәртибендә Спас районы башлыгын сайлау мәсьәләсе булды. Гамәлдәге район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов кандидатурасы бер тавыштан кабат сайланды. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Утырышта Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин катнашты. «Күрсәткән ышаныч өчен Советка рәхмәт белдерәм. Аны аклар өчен бар белемемне һәм тәҗрибәмне кулланырга сүз бирәм», — диде яңа сайланган район башлыгы. Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Театр сәнгатендә экспериментлар яңа заман тамашачысына кызыклы булу өчен кирәк. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда «Алтын битлек» спектакльләре күрсәтелүгә багышланган матбугат конференциясендә театр сәнгатендә экспериментлар һәм багланышлар турындагы фикерләрен җиткерде. «Минем иҗади лабораторияләрне яклавымны да гаеп итәләр. Ләкин минем ачык позициям бар — театр сәнгатендә экспериментлар булмаса, ул заман тамашачысына яраклаша алмый. Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда эшләүче яшьләрнең социаль халәте тормыштан канәгать булу белән тасвирлана һәм яшь белгечләрнең күбесе алдагы өч-биш елда республикадан китәргә планлаштырмый. Бу хакта республиканың Яшьләр министрлыгы хәбәр итә. Әлеге тикшерүне «Индекс 14-30» тикшеренү үзәге белән берлектә Татарстанның яшьләр, предприятиеләр һәм оешмалар союзы уздырган. Якынча 1,5 мең респонденттан сорау алганнар. «Эшләүче яшьләрнең тормыш кыйммәтләрендә гаилә кору, яхшы белем алу... Читать дальше...
(Яр Чаллы, 23 сентября, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Шәһәр советының сайлаулардан соң беренче утырышында Чаллы мэрының элекке урынбасары Флера Андреевага «Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде. «Коллегабыз озак вакытлар шәһәр советында эшләде. Ике чакырылышта шәһәр мэры урынбасары булды. Без аны намуслы, эш өчен янып-көеп йөргән кеше буларак беләбез. Шәһәр өчен бик күпне эшләде. Без аңа Чаллыдагы иң зур бүләкне тапшырабыз», — диде Автокала мэры Наил Мәһдиев мактау билгесен тапшырганда. Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Сергей Димитриев кабаттан Кукмара районы башлыгы булып билгеләнде. Дүртенче чакырылыш районы советы утырышында депутатлар аның кандидатурасын бер тавыштан хуплады. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. «Район башлыгы вазифасына соңгы алты елда муниципалитет белән идарә иткән Сергей Димитриев кандидатурасын Марат Җәббаров тәкъдим итте», — диделәр министрлыкта. — Аның урынбасары булып моңа кадәр район советы аппаратын җитәкләгән Резеда Гаянова билгеләнде». Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тагын бер кеше Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булды. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирустан үлүнең 74нче очрагы теркәлде», — диделәр министрлыкта. 1974 елгы ир-ат яңа коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан пневмония белән Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальгә китерелгән була. Вирусны ачыклыйлар, үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә расланган, диделәр ведомствода. Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын битлек» театр премиясе директоры Мария Ревякина Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектаклен югары бәяләде. Бу хакта ул ТР мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте. «Яңа гына Мәскәүдә Туфан Имаметдиновның „Әллүки“ спектаклен карадык. Искиткеч спектакль! Нинди актерлар! Нинди тавышлар», — дип сокланды ул «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итүче татар спектакленә. «1996 елда Казан ТЮЗы Борис Цейнтлинның „Буря“ спектакле белән катнашкан иде. Читать дальше...
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). «Агрополия» белем бирү онлайн-мәйданчыгында берьюлы 5 меңе кеше укый ала, яшәү урынына, һөнәренә яки яшенә бәйсез рәвештә һәркем курсны тыңлый ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин сөйләде «Безнең мәйданчык ["Агрополия"] берьюлы 5 мең тыңлаучыга исәпләнгән. Шуннан соң техник мөмкинлекләр бетереләчәк», — диде спикер. Белем бирү платформасының максаты ... Читать дальше...
Местные производители, кооперативы и личные подсобные хозяйства предлагали горожанам мясные и молочные изделия, нурлатскую рыбу, а элеватор и хозяйства района - зерно. Ярмарку осмотрел глава района и города Алмаз Ахметшин.
В этом году его площади занимают 150 гектаров. Организацию работы на картофельном поле осмотрел и глава района Алмаз Ахметшин.
На ней были озвучены итоги избирательной кампании по выборам депутатов представительных органов местного самоуправления.
Сегодня в большом зале Совета района состоялась первая организационная сессия Совета Нурлатского муниципального района.
Здание, построенное 45 лет тому назад, преобразилось до неузнаваемости.
На ней депутаты заслушали информацию об итогах прошедших выборов, избрали главу города, объявили конкурс на замещение должности руководителя исполнительного комитета города.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара С. Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Татарстан Дәүләт Советына юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә онлайн күрсәтеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләрен тәкъдим итәчәк. Читать дальше...
Число зарегистрированных пользователей достигло более 6 млн чел.
Илкүләм ата-аналар комитеты җитәкчесе намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә «Кәрим Хәкимов: гомер елъязмасы» китабын тәкъдим иттеләр. Ул СССРның мөселман Көнчыгышы белән мөнәсәбәтләрен урнаштырган күренекле совет дипломатының 130 еллыгына багышлап чыгарылган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Китапның авторы — Россия һәм совет дипломаты, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров. Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары ... Читать дальше...