(Апас, 5 сентябрь, «Татар-информ», « Апастово-информ », Гүзәл Хилавиева). Апас районында ярминкә узды. Анда барлык крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлеге, мәктәп коллективы җәй буе үстерелгән мул уңышны халыкка тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Сатуда печән, салам, бөртеклеләр, кош-кортлар, бозаулар, җиләк-җимеш, яшелчәләр, кул эшләре, камыр ризыклары — барысы да бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендәге комиссия ярминкә барышы белән танышып, югары бәя бирде. Читать дальше...
(Азнакай, 5 сентябрь, «Татар-информ», « Маяк », Резедә Шәрипова). Азнакай районы Чалпы авылында Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримовка истәлек тактасы ачылды. Ике ел дәвамында районда хезмәт батырлары истәлегенә 44 шундый такта куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Чалпы авылында туып, 60 ел гомерен туган җиренә багышлаган, иген иккән, аннан ферма мөдире булган Фахразый Кәримов авыл хуҗалыгындагы фидакарь хезмәте өчен бик күп мактаулы бүләкләргә лаек була. Һәм менә райондагы күркәм традиция... Читать дальше...
В рамках профилактической операции по предупреждению детского дорожного травматизма "Внимание дети" сотрудниками ОГИБДД по Нурлатскому району была проведена акция ЗАСВЕТИСЬ в ДОУ Буратино. Ветеранам труда показали обьекты,которые открылись или будут открываться в ближайшее время.
Вчера сотрудники отдела ГИБДД ОМВД России по Нурлатскому району провели очередное профилактическое мероприятие по выявлению нетрезвых водителей
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Нәсимә Камалова). Нурлат районында хисапчы-икътисадчы Нәсимә Камалова үз фермер хуҗалыгын ачты. Хуҗалык Нариман бистәсе янындагы кырларда иген үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә соңгы гектарларда арыш җыела. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фермер 2015, 2019 һәм 2020 елларда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча 40×60% белән 791 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме ала. Алынган акчага ул 2 СУЗТ-4,0 чәчкече... Читать дальше...
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Камал театры тамашачылары өчен лояльлек программасы башлап җибәрә. Кассада бер чекта 500 сумлык билетлар алучыга 1 наклейка бирелә. Аны даими тамашачы картасына җыеп барырга кирәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Наклейкалар кассада түләгән очракта гына, гомуми суммадан чыгып бирелә. 6 наклейка җыегыз һәм даими клиент картасына ябыштырырга кирәк. Наклейкалар 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр таратылачак. Тутырылган (6 наклейка) даими клиент картасы 500 сумлык ташлама алу хокукы бирә. Читать дальше...
Ими в разных возрастных категориях стали Зухра Разяпова, Валерия Яллина и Эльвина Камалиева.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар артистларын республикада бюджет хисабына укыту өчен мөмкинлекләр булырга тиеш дип саный. Бу фикерен ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте. Минтимер Шәймиев Казан дәүләт мәдәният институтында драма артистларын түләүле генә әзерләп булу мөмкинлегенә борчылу белдерде. «Башта түләү юк иде. Соңгы берничә елда шушы хәл барлыкка килгән икән, юлларын табарга кирәк», — диде. Читать дальше...
(Истанбул, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар яшләре көннәрен 30 ел элек башлап җибәргән ветераннар Ирек Гарипов һәм Гөлнара Зыятдинова XXX Татар яшьләре көннәре уңаеннан теләк-фикерләрен җиткерде. Бу фикерләрен алар «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте. Татар яшьләре көннәре идея авторларының берсе Ирек Гарипов Татар яшьләре көннәренең 30 еллык юбилеен зур тарихи вакыйга дип бәяли. Шул уңайдан махсус китап нәшер итү һәм документаль фильм төшерү зарурлыгын әйтә. «Очрашуга катнаша алмасак та йөрәгебез белән без — „Идел“ лагерында. Читать дальше...
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов мәктәпләргә Татарстан тарихы предметын кертүне тәкъдим итте. Бу хакта ул Тарих институтында «Татарлар: Гамәл стратегиясе»нә багышланган түгәрәк өстәл утырышында сөйләде. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итте. «Заманында 90 елларда мәктәпләрдә Татарстан һәм татарлар тарихын укыттык. Дәреслекләрнең тулы комплектын чыгардык. Нигә әле урта мәктәптә аерым Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт халкын Нефтьчеләр көне белән тәбрик итте, шулай ук Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге сафка бастырыла торган төзелеш мәйданчыгында булды . Объектның заказчысы - «Татнефть» компаниясе, төзелеш эшләре узган елның җәендә башланган. Сәхнәдән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барысын да Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, Шәһәр көне белән котлады. «Әлмәт – яшьләр шәһәре, - диде ул. - Шәһәрегез ел саен матурая, уңайлыклар арта. Читать дальше...
В этом году праздничные мероприятия приурочены к 90-летию района.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мамадышта булды. Биредә парламент башлыгы стадион-ипподром ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. Стадион-ипподромда ремонт эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында кечкенә калалар һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесенең грант акчаларына башкарылган. Читать дальше...
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев халык театрсыз яши алмый дип саный. Бу фикерен ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте . Минтимер Шәймиев Камал театры бинасына бик дөрес урын сайланган булуын ассызыклап, аның Татарстан дип аталган урамның башында булуын билгеләп үтте. «Камал театры татар бистәсенә керә торган бер капка бу», — диде ул. Минтимер Шәймиев Сәйдәшкә һәйкәл өчен урын... Читать дальше...
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ни өчен хәзер театрга йөрмәвенең сәбәбен аңлатты. Бу хакта ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте. «Моның сәбәбе бар. Мин Сәкинә апагыздан башка беркая йөрми идем. Аның гомере мине көтеп узды», — диде Минтимер Шәймиев. Ул үзләренең Мөслимдә һәм Минзәләдә яшәгән вакытларын искә алды. Ул вакытларны Сәкинә ханымның рәхәт тормыш дип санавын искәртте. «Без 57 ел бергә гомер иттек. Читать дальше...
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эшлекле сәфәрдә. Ул төзелеш эшләре җәелдерелгән кампустан Әлмәт дәүләт нефть институты урнашкан Ленин урамына кадәр яңа троллейбуска утырып барды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2019 елда уңайлы шәһәр мохите формалаштыру программасы кысаларында Ленин урамын (Мәрҗани урамыннан алып Чехов урамына кадәрге участокта) төзекләндерү проектының беренче этабы гамәлгә ашырылган. 2020 елда урамның... Читать дальше...
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Үзәк Банкның ОСАГОның тариф коридорын киңәйтүгә бәйле күрсәтмәсе үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әйтик, җиңел автомобиль хуҗалары өчен база ставкалары диапазоны югарыга һәм түбәнгә таба ун процентка киңәеп, 2471-5436 сум чикләрендә булачак. Әлеге күрсәтмә 24 августта үз көченә кергән тарифларны индивидуальләштерү буенча ОСАГО турындагы законга төзәтмәләрне тулыландыра. Яңа кагыйдәләр буенча, иминиятләштерүчеләр һәр машина йөртүче... Читать дальше...
Төбәк башлыклары коронавирус вакытында изоляция режимын мөстәкыйль төстә үзгәртә алды.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Фәнни-тикшеренү һәм укыту үзәге сафка бастырыла торган төзелеш мәйданчыгында булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Объектның заказчысы - «Татнефть» АҖ, төзелеш эшләре 2019 елның җәендә башланган. Студентлар кампусы Әлмәтнең Югары нефть мәктәбе өчен төзелә. Объектлар берничә чиратта файдалануга тапшырылачак. Әйтик, беренче этапта студентлар һәм аспирантлар өчен тулай торак төзү күздә тотыла. Читать дальше...
Сотрудники "Нурлат- информ" на одной праздничной волне с Нурлатом.
Твои люди, Нурлат, счастливые люди!
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов яшьләр өчен авылларда торак мәсьәләсен хәл итү буенча яңа программаның әзерләнүен әйтте. Бу хакта ул «Идел» яшьләр үзәгендә узган Татар яшьләре көннәрендә делегатлар белән очрашуда сөйләде. «Республикабызда һәм илдә, һәркемнең теләгенә туры килә торган, торак мәсьәләсен хәл итү программасы булырга тиеш. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Искә алу чарасы Удмуртия Дәүләт Шурасы бинасы янында узды. Үткән елның 10 сентябрендә Альберт Разин әлегә бина янында үз-үзен яндырып үтергән иде.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан блогерлары ТР Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлауда мобиль күзәтүчеләр булачак. Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу вакытында шулай дип белдерде. «Мобиль күзәтүчеләр төркеменә беренче тапкыр блогерлар төркеме керүе минем өчен бик тә кызык. Без сезгә өметләнәбез, сезнең кешеләр белән аралашуда зур тәҗрибәгез бар. Аудитория — ул гаять зур потенциал. Гомумән алганда, эш кызыклы булачак... Читать дальше...