(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Арча районында Татарстанның Халык язучысы Гариф Ахуновны искә алдылар. Бу турыда « Безнең мирас » сайтында хәбәр ителә. Казаннан кайткан бер төркем язучы һәм Арча халкы Гариф Ахуновның каберен зиярәт кылды, аның рухына дога кылды. Алар Казанбаш авылы мәктәбендә, Кечкенә Өчиле авылындагы «Ахун» чишмәсендә, соңыннан Гариф Ахунов исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында булды.
(Азнакай, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Самира Мөхәмәтдинова «Мин Шишкин кебек ясыйм» республика бәйгесендә өченче урынга лаек булды. Аны бәйгегә укытучысы Дамир Хафизов әзерләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында узган. Бәйге быел ТАСС төзелүнең 100 еллыгы темасына багышланган. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 524 рәссам катнашкан. Читать дальше...
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең иң яхшы көллиятләре рейтингы өченче тапкыр билгеләнә. Россиянең иң яхшы 100 урта уку йорты рейтингына Әлмәт политехника техникумы да кергән. Бу турыда Әлмәт шәһәре һәм муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Аннан тыш, рейтингка Татарстаннан биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат кергән.
(Арча, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Арча районы Яңа Кырлай авылында реконструкциядән соң яңа заман китапханәсе эшли башлады. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Габдулла Тукайның бала чагы белән бәйле Яңа Кырлай авылында заманча китапханә ачуны горурлык дип атады. «Китапханә татар халкы өчен бик мөһим урын, чөнки без һәрвакыт укымышлы милләт булганбыз. Тарихка караганда, күп кенә татар мәгърифәтчеләре төрле илләргә барып, халыкка белем тараткан. Без белемле кешеләр булганбыз һәм белемле булып калабыз. Читать дальше...
Тоткарланучылар арасында беларус протесты йөзе булган Нина Багинская да бар.
(Чирмешән, 19 сентябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән »). Чирмешән районының Сосновка авылыннан Анна Иванова Казанның «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале гала-концертыннан затлы тун һәм диплом алып кайтты. Чара Казанның «УНИКС» концертлар залында узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Чуваш телендә ике җыр — берсе данлыклы «Катюша» — башкарган кызга оештыручылар затлы бүләк һәм «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломы белән сөендергәннәр. «Аняга 15 яшь. Читать дальше...
Вчера команда Нурлатского аграрного техникума приняла участие в зональном этапе республиканского конкурса «Автосессия».
Сегодня в столице нашей республики чествовали победителей и призеров регионального этапа
Педагог дополнительного образования Центра детского творчества Алексей Фадькин стал обладателем диплома 2 степени в Региональном этапе Всероссийского конкурса профессионального мастерства работников сферы дополнительного образования.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Дилбәр Гарифуллина). «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бер әңгәмәбез барышында, сүз уңаеннан, дога кабул булуның бер сере бар дигән иде, әмма аның турында башка вакытта сөйләргә вәгъдә итте. Бу юлы сәхифәбезне без дога кылу фазыйләтенә багышладык. — Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Миннән сорагыз, җавап бирермен», — ди. Шуның белән Ул безне дога кылырга чакыра. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә, Аллаһ дога кылган колларын, аларның Үзеннән сораганны ярата, ди. Читать дальше...
(Арча, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Арча районы Яңа Кырлай авылында бүген Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге кубогына ат ярышы булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шул хакта әйтте. Бу турыда ул «Ат көне» нә багышланган спорт чаралары узган вакытта хәбәр итте. «Без Яңа Кырлайда БДБ кубогына ат ярышы уздырабыз. Иң озын дистанция 120 чакрымга җитә. Нигезләмә буенча шулай ук 40, 80, 100 чакрымлы дистанцияләр дә бар. Россия Федерациясендә шундый масштаблы... Читать дальше...
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 сентябрьдә, Татарстанда һава шартлары начарлануы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм көндез республика территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә метеорологлар.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт кодексына дистанцион эшкә багышланган үзгәрешләр кертү хезмәт мобильлеге өчен яңа алшартлар булдыра. Бу турыда Россия хезмәт һәм социаль саклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Россия хезмәт һәм социаль саклау министрлыгы белән Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенә электрон документ әйләнешен алып бару тәҗрибәсенә нәтиҗә ясарга кирәк булачак, диде Антон Котяков. Аның сүзләренчә, агымдагы ел киеренке булуга карамастан... Читать дальше...
(Бөгелмә, 19 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бүген Бөгелмә шәһәрендә VIII «Милли моң» дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале булды. Элек ул төбәкара статуста иде. Быел исә Бөтенроссия күләмендә булды. Фестивальне Татарстан Диния нәзарәте, Бөгелмә һәм районы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең Татар мәдәният үзәге ТАССРның 100 еллыгы һәм мөфтият игълан иткән «Туган тел елы» уңаеннан үткәрелде. Фестивальгә Чиләбе, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Владивосток, Екатеринбург шәһәрләреннән дә килергә теләк белдерүчеләр булган. Читать дальше...
19 сентябрьдә Казанда узган "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенрусия бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала. Бөтенроссия бәйгесендә республика данын рус теле укытучысы Светлана Байкиева яклаячак. Светлана Байкиева Мамадыш шәһәренең 1 нче мәктәбе укытучысы. Татар кызы. Педагогик стажы 20 ел. «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен Татарстан Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин котлады. Светлана Байкиева конкурс... Читать дальше...
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Төркиләр алтыны» Бөтенроссия яшьләр форумы кебек чараларга ихтыяҗ зур дип саный. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Алар төрле милләт кешеләрен якынайта, яшьләрнең кызыксынуы турында белү һәм аларны актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә җәлеп итү мөмкинлеге бирә», — диде Мөхәммәтшин. Казанда «Төркиләр алтыны» V Бөтенроссия яшьләр форумы уза. Читать дальше...
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең 1 нче урын алган җиңүчеләре — Свердловск өлкәсенең Манчаж Тамак төп белем бирү мәктәбе укытучысы Данир Каюмов һәм Казан шәһәренең 18 нче урта гомуми мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина. 2 нче урынны... Читать дальше...
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Бөтенроссия урам уеннарын ачу тантанасында катнашты. «Безнең илдә мондый комплекслы ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Бу спорт ярышлары да, яшьләр өчен бәйрәм дә. Казанда «Урам» мәйданчыгы ачылгач мондый мөмкинлек барлыкка килде. Төзүчеләр кыска вакытта сыйфатлы итеп инфраструктура ясаган. Яшьләр арасында парк популяр. Ничә яшь булуы мөһим түгел, иң мөһиме, күңел яшь булсын», — диде Алексей Песошин. Читать дальше...
(Казан, «Татар-информ», 19 сентябрь, Рузилә Мөхәммәтова). Татар телендә тәрбия алып бара торган 81 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Мәхмүтова «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан этабында 3 нче урын алды. Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала. Конкурста 2 нче урынны 29 нчы Балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Поморцева алды. Пермьдә узачак «Ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында Татарстан данын балалар... Читать дальше...
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча, Татарстан Россия субъектлары арасында 83нче урында, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында - 14 нче урында. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы, Татарстан буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә... Читать дальше...
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында бер йөк машинасы Чувашиядән килгән җиңел автомобильне бәрдергән. Аның йөртүчесе үлгән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан — Малмыж юлында булган. «КАМАЗ» белән Чувашиядән килгән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән, җиңел машина яньчелгән. «Тайота» автомобиле йөртүчесе шунда ук үлгән. Ашыгыч ярдәм килде, әмма ярдәм итә алмады», — диде шаһитлар.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 15 мең гектар мәйданнан шикәр чөгендере, ягъни уңышның өчтән бер өлешен җыеп алганнар. 620 мең тонна тамыразык казыганнар, гектардан уртача уңыш 413,4 ц тәшкил итә. Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш районнары чөгендер уңышын алу буенча алда бара. Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Заводлар тәүлеккә 13,8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртә... Читать дальше...
иКонсультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территорииНурлатского района Республики Татарстан на 20 сентября.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда җәмәгать урыннарында өслекләр, азык-төлек продукты һәм чистарту корылмалары суы яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Без азык-төлек продуктларында коронавирусны тикшерү буенча Россия Федерациясенең башка субъектларыннан сынау проектлары исәбендә булдык. Читать дальше...