(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев эшлекле сәфәр белән Балтач районына барды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайты нда хәбәр ителә. Алар Смәел торак пунктында капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният йорты ачылышында катнашты. Аннары авыл халкы белән аралашты. Аннары кунаклар Шеңшенәр авылында шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң ачылган... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев районга керү юлында фацелия чәчәргә тәкъдим иткән. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, фацелия чәчәкләре уртасына ак барс та ясап куйганнар. Бу турыда Т атарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сокуры авылы янындагы шундый кыр фотосессияләр өчен бик популяр урын булган. «Михаил Павлович монда фацелия кырын чәчәргә тәкъдим итте, бик матур килеп чыкты, аннары бездә биредә ак барс ясау идеясе барлыкка килде. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда җылы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр фаразлана», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Төнлә температура 6-11 градус, республиканың көнбатыш районнарында 16 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава 16-21 градус, Татарстанның көнчыгыш районнарында 25 градуска кадәр җылыначак. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрале төзелеше сәнәгать оешмалары булдыруга китерәчәк, ә бу, үз чиратында, җирле торак пунктларда яшәүчеләрне эш белән тәэмин итәчәк. Бу хакта Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев «Татарстан» журналына биргән интервьюсында.сөйләгән. «Тиз йөрешле магистральнең иң озын участогы Кайбыч районыннан узачак. Бу яктан безгә бәхет елмайды, чөнки теләсә нинди юл — ул үсеш. Бездә сәнәгать оешмалары, завод төзергә теләсәләр, без каршы түгел. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында җиңүчеләр белән очрашты. Үзенең котлау сүзендә ул карьера үсеше һәм хезмәт буенча алга китеш бары тик туган ил хакына тырышып эшләргә әзер кешеләр генә ачык булырга тиешлеген әйтте. Бу хакта «Россия — мөмкинлекләр иле» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Россия лидерлары» конкурсының өченче сезонында Россиянең төрле төбәкләреннән 106 кеше җиңүче булды. Алар арасында Татарстаннан биш кеше ... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Тележурналит Гөлнара Зиннәтуллина белән хушлашу иртәгә, 9 сентябрьдә, Ямашев проспектындагы 52 йортның 38 фатирында булачак. Бу хакта аның хезмәттәше, журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. Гөлнара Зиннәтуллина туган ягында — Лаеш районы Хәерби авылында җирләнәчәк. 9 ел яман шеш авыруыннан интеккән журналист бүген, кисәк хәле авыраеп, үз өендә вафат булды, дип хәбәр иткән иде Илфат Фәйзрахманов .
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Мамадышта «президент» социаль ипотекасы буенча ике яңа күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта проектлау стадиясе бара. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Инзил Сәлахетдинов Ленин урамы, 19 һәм Шәйхи Маннур урамы, 7 адресы буенча 24 фатирлы торак йортлар барлыкка киләчәк, диде. Яңа йортларда фатирларны яшь гаиләләр алачак, шул ук вакытта гаиләдә ир яки хатынының яше 35тән артмаска тиеш. «Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека» программасы ... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының дини оешмасы — «Маһинур» дини һөнәри белем бирү мәдрәсәсе 2020-2021нче уку елына укучылар җыя башлады. Биредә дини оешма хезмәткәрләрен һәм дини персоналны әзерләү программасы буенча укытачаклар. Бу хакта «Nizgar.ru» хәбәр итә. Коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле, документлар дистанцион рәвештә кабул ителә. Mahinur.dzr@mail.ru электрон почтасына «укыйсым килә» сүзе белән гариза юлларга була. Шулай ук 8 929 038 00 51 (Саминә... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет керәчәген әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде. «Авыл җирлегендә күп кенә фельдшер-акушерлык пунктларына элемтә кермәгән. Бернинди телемедицина, бернинди электрон консультация, бернинди электрон чират юк аларда. Киләсе елда 802 социаль мөһим объектка җепселле-оптик элемтә линиясе тоташачак. Читать дальше...
В яблоневом саду Нурлатского дома-интерната для престарелых и инвалидов в эти дни проходят социальные и благотворительные мероприятия, посвященные Осенней неделе добра.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә. Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, «Аударыш» атларында көрәш буенча конкурс... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Буа, Аксубай һәм Яшел Үзәндә гомуми бәясе 438 млн сумлык яңа өч спорт объекты барлыкка киләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Төзү-монтажлау һәм башка эшләр башкару, шул исәптән җиһазларны урнаштыру һәм монтажлау. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 438 млн 306 мең 17 сум тәшкил итә», — дип хәбәр ителә документларда. Буада универсаль спортзалга — 367 млн, Аксубайда футбол кырына — 27 млн чамасы... Читать дальше...
Сельхозтоваропроизводители смогут застраховать риски от 27 природных явлений.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының суперфиналында биш татарстанлы җиңү яулады. Бу хакта конкурсны оештыручылар хәбәр итә. Суперфиналда федерациянең барлык субъектларын тәкъдим итүче 300 конкурсант катнашты, шуларның 106сы җиңүче дип танылды. Республикадан Тимур Кайданный — ICL ГК бүлеге башлыгы, Ирек Садыйков — ВТБ банкында корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директор, Закир Габдрәшитов — «АНП Зенит» ҖЧҖ партнеры, Карен Додонов — Үзәк хәрби... Читать дальше...
Масштабный проект автотрассы М-12 планируют завершить к концу 2024 г.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Төркиянең барлык провинцияләрендә дә медицина битлеге киеп йөрү мәҗбүри куелган, кагыйдә бозучыларга коронавирус таралу шартларында җәмәгать урыннарында битлек режимын үтәмәгән өчен административ җаваплылык яный. Бу хакта Gundem Kibris газетасына сылтама белән « Интерфакс » хәбәр итә. Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгының консультатив советы һәм ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган республиканың 81 провинциясенә циркуляр җибәргән. Аның нигезендә ил гражданнары... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», «Мәгариф» ). География — катлаулы, шул ук вакытта кызыклы фән. Татарстаныбызның үзенчәлекле табигатен үзеңә якын һәм таныш булган урыннарын, күренешләрен өйрәнеп, алар белән чагыштырып караганда гына аңлап була. Моның өчен иң элек туган һәм яшәгән төбәгеңне ныклап белү кирәк. Педагогика фәннәре кандидатлары Е. И. Веселова белән Г.Х.Хаҗиев яңа уку елына VIII сыйныф укучылары өчен татар һәм рус телләрендә «Татарстанның физик географиясе» дигән уку ярдәмлеген Татар балалар нәшриятында бастырып чыгарды. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерация мөселманнарының Диния нәзарәте ислам программалары буенча онлайн-лекцияләр трансляциясен башлый. Әлеге трансляцияләрне теләге булган һәркем карый алачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә. Онлайн-лекцияләр эш көннәрендә 10:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә була. Лекциядә Коръән уку кагыйдәләре, Ислам, Пәйгамбәрләр тарихы, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм Исламдагы дини агымнар турында сөйлиләр. Әлеге чыгышлар Россия Мөфтиләр шурасының... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика финансчыларын һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Финансчы хезмәте һәрвакыт һәм Җир шарының теләсә кайсы почмагында хаклы рәвештә мактаулы һәм ихтирамга лаек булды. Бу бәйрәм бөтен Россия профессионалларын — дәүләтнең бюджет һәм салым сәясәтен тормышка ашыруга, җәмәгать финанслары белән идарә итү системасын ныгытуга, илнең социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүгә көн саен өлеш кертүчеләрне берләштерә»... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстаннан җиде меңнән артык сайлаучыга ТР Президентын сайлауда бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәге бинасында сайлау участогына сәфәр вакытында хәбәр итте. «Бу юлы 7404 сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Без аларга почта аша чакыру җибәрдек һәм зур булмаган сувенирлар әзерләдек. Бу көннәрдә 303 сайлаучының туган көннәре булачак, алар өчен дә без аерым сувенирлар әзерләдек», — диде Кондратьев. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат. Мәгълүматны театр җитәкчелеге раслады. «Татарстанның атказанган артисты Фазыл Насыйбуллинның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 44 яшь иде. Өч бала атасы», — диде театрның мәгълүмат үзәге. Фазыл Насыйбуллинның соңгы рольләре — үткән сезон премьералары «Микулай». «Көзге сере» һәм август аенда гына чыгарылган «Кайда минем илем?» спектакльләрендә. Театрдан Татарстанның халык артисты Рамил Минханов киткәч аның... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлау алды кампаниясе интернетта РФ субъектлары башлыклары арасында иң яхшылар бишлегенә керде. Бу хакта «Незыгарь» телеграм-каналы хәбәр итә. 13 сентябрьдәге сайлау алдыннан SMM-кампанияләр рейтингы җиңүчесе дип Пермь крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Махонин танылды, икенче урында — Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, өченчедә — Камчатка крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Солодов. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 2020 ел азагына кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә WI-FI нокталары булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде. «2020 ел азагына кадәр Татарстанда 522 мәктәптә WI-FI нокталары булдырылачак. Бу мәктәпләрдә WI-FI нокталары беркайчан да булмаган», — диде Айрат Хәйруллин. Министр сүзләренә караганда... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат. Бу хакта аның элекке хезмәттәше, журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. Телевидение журналисты озак еллар яман шеш авыруына каршы көрәште. «Ун елга якын авырды, күптән түгел очраштык, тагын очрашасы идек. Очраша алмый калдык. Үлеме хакында яңа гына киленнәре хәбәр итте», — диде Илфат Фәйзрахманов. Илфат Фәйзрахманов әйтүенчә, Гөлнара Зиннәтуллина соңгы көннәренә кадәр көчле рухлы булып калган. Былтыр Казан телестудиясенең юбилеена килгәч тә ул... Читать дальше...
Халыкара оешмалар илдә матбугат чаралары иреге белән вазгыятьнең начараюн билгели, Маҗар хезмәте шул шартларда эшли башлады.