(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Зәйгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Александр Новак Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан энергетикасы ветераны Леонид Мачтаков белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Леонид Яковлевич Мачтаков 1923 елда ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка алына. Мәскәү оборонасында, Сталинградтагы контрһөҗүмдә, Курск дугасы сугышында катнаша. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146 нчы мәктәптә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган Батырлык почмагы һәм Хәтер стенды барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова белән бергәләп Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына махсус проект әзерләгән. Яшь буынны... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Быел ел башыннан бирде 440 мең татарстанлы әҗәтләре турында онлайн хезмәт аша белгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева сөйләде. Ведомство вәкиле үз бурычларын ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе сайтында да, Федераль суд приставлары хезмәтенең мобиль кушымтасы аша да вакытында тикшерү һәм түләү мөмкинлеген искә төшерде. «Моның өчен үз мәгълүматыңны (ФИО һәм туу датасын) кертү җитә. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Күптелле белем бирү комплексларын булдыру өлкәсендә Татарстанның уңай тәҗрибәсе турында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова илнең башка омбудсманнарына сөйләячәк. Бу хакта ул бүген Казанда «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексына сәфәре нәтиҗәләре буенча хәбәр итте. «Республика башлыклары, башка төбәкләрдә булганда, идарә, икътисад, әхлакый-мәдәни киңлек өлкәсендә үзләре өчен ниндидер яңалык таба. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстанда пилот проекты сыйфатында «Мин укучы» дип аталган суперсервис эшли башлавын һәм аның ярдәмендә һәр укучы белем бирү сыйфатына бәя бирә алачагын әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде. «Укучыга төшке аш ошаганмы? Контроль эше никадәр авыр булган? Укучы стресс кичермәгәнме? Бу сорауларга 447 мең мәктәп укучысының һәрберсеннән җавап алып булачак. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бу эпидемиологик сезонда Татарстанда грипп белән зарарлану очраклары теркәлмәде. Бу вакциналаштыру өчен уңайлы шартлар тудыра. Шул хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Сезонлы грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны мониторингы күрсәткечләре буенча, әлегә грипп белән авыручыларны күрмибез. Бу прививка ясау өчен хәзер максималь уңай вакыт булуы турында сөйли», - диде спикер.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы территориясендә боз, яңгыр явуы һәм көчле җил булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә. «Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр булуы көтелә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Һава торышы бозылып, җил көчәячәк, аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин. Моннан тыш, урыны белән яшен булуы ихтимал, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә көчле яңгыр фаразлана.
Завтра, 9 сентября 2020 года будут проводиться тренировочные пожарно-тактические учения по тушению условного пожара в ГАУСО «Нурлатский дом-интернат для престарелых и инвалидов», по адресу г. Нурлат ул. Нурлатская д.1.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев республика блогерлары белән очрашты, алар ТР Президенты һәм җирле совет депутатларын сайлауларда мобиль күзәтүчеләр булачак. Әңгәмә барышында Кондратьев сайлауларның нинди шартларда узачагы турында сөйләде. «Бүген истәлекле көн, тавыш бирү башланганчы ике көн калды, бу Татарстан Республикасы өчен иң җаваплы һәм мөһим сайлау кампаниясе», — дип искәртте Кондратьев. Ул «мобиль сайлау» программасы... Читать дальше...
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 21 час. 8 сентября до 18 час. 9 сентября 2020 г.
С 11 по 13 сентября в Татарстане объявляется челлендж «Мой Татарстан». Среди участников челленджа проведут розыгрыш 36 смартфонов.
(Зәй, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Зәйдә 850 МВт куәтле пар-газ җайланмасын төзү башланды. Бу вакыйга уңаеннан истәлек билгесен ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Александр Новак катнашты. Торг нәтиҗәләре буенча, бәясе 37,5 млрд сум булган контракт Төркиянең «ЭНКА» компаниясенә эләкте. Проект Америка General Electric җиһазлары базасында тормышка ашырылачак, ул корпорация линейкасында иң көчле һәм нәтиҗәле газ турбинасы, шулай ук пар турбинасы... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Грипп сезоны вакытында урамда спорт белән шөгыльләнү файдалы, чөнки инфекция ачык һавада озак яшәми. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Грипп һәм ОРВИ сезоны башлангач, саф һавада мөмкин кадәр күбрәк булырга кирәк, чөнки грипп вируслары мондый шартларда озак яши алмый», - дип искәртте спикер. Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 11-13 сентябрьдә узачак сайлауларда 36 смартфон уйнату күздә тотыла. Җиңүчеләрне туры эфирда очраклы саннар генераторы ярдәмендә ачыклаячаклар. Татарстан Республикасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә шул хакта хәбәр ителә. Бүләккә дәгъва кылу өчен «Минем Татарстан» челленджында катнашырга кирәк. Татарстанлыларга үзләренең сайлау участогында фотога төшеп, аны #МойТатарстан хештегы белән социаль челтәрләрдә («ВКонтакте» яки «Инстаграм»да, аккаунт ачык булырга тиеш) урнаштыру да җитә. Читать дальше...
Шәһәр көнен бәйрәм итү яшәүчеләр өчен төрле мәйданчыкларда оештырылган кызыклы чаралар белән үрелеп барды.
В Нурлате прием граждан провела заместитель министра труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан Наталья Бутаева.
Быелгы урак батыры- “Сөләйманов” хуҗалыгы комбайнчысы Рәмис Нәмаевка, Владимир Никитин истәлегенә күчмә кубок һәм сертификат тапшырылды.Тантаналы чарада “Шәһәрне яшелләндерү, чәчәкләр белән бизәү” буенча бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучыларының дистанцион белем алуга күчүе турындагы имеш-мимешләрне кире какты. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ул шулай дип белдерде. «Август башында белем бирү процессы башланырга өлгергәнче үк тукталачак дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә көзен барысы да дистанцион белем алуга күчәчәк дигән ялган хәбәрләр тарала. Мин бу сорауга инде күп тапкырлар җавап бирдем ... Читать дальше...
В рамках акции «Осенняя неделя добра – эстафета добрых дел #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН” заместитель директора по спортивной работе и инструктор-методист МБУ «Спортивная школа им. Г.С.Хусаинова» посетила на дому ветерана спорта Валерия Петровича Трофимова.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин яңа уку елына кадәр Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә Интернетының тизлеге смартфонныкыннан өч тапкырга кимрәк булганын әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде. «2020 елга кадәр 1045 мәктәптә Интернетның тизлеге секундына 2-8 Мбит иде. Чагыштыру өчен, 4G Интернет булган смартфонда әлеге күрсәткеч секундына якынча 25 Мбит тәшкил итә. Читать дальше...
Пресненский районный суд Москвы приговорил актера Михаила Ефремова к восьми годам колонии общего режима за смертельное ДТП в районе Смоленской площади.
Как сообщают РИА Новости, цены могут повыситься на 20 процентов.
Сегодня в малом зале городского Дворца культуры с работниками здравоохранения Нурлатского района встретился первый заместитель министра здравоохранения Республики Татарстан Альмир Абашев.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда халыкның ким дигәндә 60 процентына гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла, шулай ук вакцинация мәҗбүри булган төркемнәр дә бар. Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «6 айдан алып 11нче сыйныфка кадәрге балалар, хәрби хезмәткә чакырылучылар, кешеләр белән аеруча еш аралаша торган өлкәләрдә эшләүчеләр... Читать дальше...
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү атналыгы башлана. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашулар онлайн режимында узачак. Бүген Ирек Богуславский көндезге бердән өчкә кадәр гражданнарны борчыган сорауларга җавап бирәчәк. Кабул итүгә 8 (843) 570-42-71 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин. Иртәгә гражданнар белән Марат Бариев, Равил Хөснуллин... Читать дальше...