(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау районының Кече Солабаш авылында «Хыял бакчасы» паркы ачылды. Дөбъяз авыл җирлегенең барлык авылларында яшәүчеләр яңа паркны күрергә килде. Кунакларны трансформерлар каршы алды, чөнки паркка балалар күп килә. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» яза. «Кызганычка, безнең авылда мондый парк юк. Шуңа күрә без балалар белән һәр ял саен Кече Солабашка киләбез», — диде күрше авылда яшәүче Лилия Сабитова. Паркта вак-төяккә кадәр уйланылган, монда актив ял итү өчен барысы да бар. Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Татарстан Президентын сайлау, Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлау һәм муниципаль сайлаулар белән беррәттән, 34 нче микрорайонда тагын бер гадәти булмаган тавыш бирү узды. Микрорайонда яшәүчеләр булачак мәктәп һәм яңа балалар бакчасы өчен исемнәр сайлады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Балалар бакчасы өчен «Балачак», «Умка», «Эврика», «Киләчәк» һәм «Карандаши» исемнәре тәкъдим ителде, ә балалар бакчасына — «Платформа 38»... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефонына 537 шалтырату килгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Ул бу шалтыратулар журналда теркәлеп барганын әйтте. «352 шалтырату гомуми мәгълүмати характерда. Кешеләр участокларын эзләп йөргән, прививкалар, транспорт, сайлау комиссияләренең эш сәгатьләре турында кызыксынган. Безгә киләчәктә кешеләргә участок комиссияләре... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин халык алдына сайлаулар көне уңаеннан оештырылган "Мин тавыш бирдем" концерты вакытында чыктылар. "Гражданлык позициягез өчен рәхмәт. Безнең республикабыз гөрләп торсын! Матур вакыйгалар белән генә очрашырга туры килсен", - диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Гамалея исемендәге үзәктә һәм Россиянең туры инвестицияләр фонды эшләгән коронавируска каршы вакцинаны сату турында 50 ил белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта фондның башлыгы Кирилл Дмитриев Беренче каналдан әйтте, дип хәбәр итә «РИА Новости». Ул Россия әлегә препаратны чикле күләмдә генә җитештерә алуы турында әйтте. Шуңа да Россиянең туры инвестицияләр фонды хезмәттәшлек иткән илләр дә санаулы. «Без 50 ил белән эшлибез. Хәзерге вакытта шуларның 20се белән аеруча тыгыз элемтәдә торабыз»... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 18.00га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 2 млн 169 мең 236 кеше тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 73,66 процентын тәшкил итә. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Ул бүген кичке 18.00дән соң яңа мәгълүматларны җиткерде. Алар белән иртәгә уртаклашачагын әйтте. Тавышларны санау иртәгә кичке 4-5ләргә кадәр дәвам итәргә мөмкин булуын әйтте. Татарстанда сайлаучыларның югары активлыгы Апас... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 сентябрьдә, циклон һәм аның атмосфера фронтлары Татарстанга янә дымлы һәм болытлы һава торышы алып киләчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Вакыты белән җил көчәячәк. Төнлә һава температурасы 7-12 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең авыруга зарланган бер очрагы да теркәлмәгән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлау системасы вируска каршы хәлдә кабаттан сыналды. Бөтен эпидемиологиягә каршы чаралар кисәтүсез үтәлде. Мин бик борчылган идем, ләкин әле генә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән сөйләштем. Ул барлык участок комиссияләрендә хәлне даими күзәтеп торды. Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия мәктәпләре илдәге эпидемиологик хәл яхшырганчы махсус шартларда эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның санитар күзәтчелек идарәсе башлыгы Ирина Шевкун «Российская газета» укучыларының сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте. «Мәктәпләрнең эше махсус шартларда илдә эпидемиологик вазгыять тотрыкланганчы дәвам итәчәк. СанПиН 2021 елның 1 гыйнварына кадәр эшли. Әмма бу яңа елдан барысы да бетә һәм санитар кагыйдәләрне үтәргә кирәк булмый дигән сүз түгел», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Экзит-полл нәтиҗәләре буенча Татарстан Президентына кандидатларга күпме тавыш бирелгәне мәгълүм. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының җаваплы секретаре Андрей Большаков хәбәр итте. Ул сайлау участокларында сораштырулар үткәрелгәнен әйтте. Участокларның 34 проценты Казанда, 41 проценты республиканың башка шәһәрләрендә, 25 проценты авылларда урнашкан иде. Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда сайлау кампаниясе лаеклы дәрәҗәдә һәм югары күрсәткечләр белән оештырылган иде. Узган сайлауларны оештырганда республика Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кулланыла торган яңалыклар федераль дәрәҗәдә кулланылачак. Бу хакта журналистларга туры эфир вакытында Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев хәбәр итте. Ул республика сайлау системасында эшләүчеләргә зур эш башкарулары өчен рәхмәт белдерде һәм төбәктәге югары күрсәткечләргә игътибарны юнәлтте. Читать дальше...
Икенче урында 6,5% белән “Русия коммунистлары”ннан Әлфрид Вәлиев бара. Татарстанда сайлау бүлгеләре кичке 8дә ябылды.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 13 сентябрьдә 18.00 сәгатькә Татарстанда 73 процент сайлаучы тавыш биргән. Бу турыда «Россия 24» телеканалына интервьюда республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Сайлаучылар участокларга килде һәм актив тавыш бирде. 18.00 сәгатькә Татарстанда 73,66 процент сайлаучы тавыш биргән», — диде Кондратьев. Эпидемиологик вазгыятьтә республикада сайлау системасы чираттагы сынауны уңышлы узды, диде ул.
13 сентябрьдә Минскида Беларустагы президент сайлавындагы хәрәмләшүгә каршы чираттагы якшәмбе митингында 400дән артык кеше тоткарланган.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан халкы хакимиятнең, сәяси көчнең файдасын тоя. Республикада халыкның сайлаларга килү активлыгы шуның белән бәйле. Бу хакта Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов 2020 елгы сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша сөйләде. «Татарстанда хакимият һәм гражданнар арасында коммуникацион, сыйфатлы үзара элемтә гел күзәтелә. Бу сәясәтнең кирәклеге билгеләре. Коммуникация республикада бик сыйфатлы эшләнгән. Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстандагы әлеге сайлауларны 2021 елда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан сәяси репетиция дип атарга мөмкин. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә КПРФның төбәк бүлекчәсенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов белдерде. «Бүген мин 50нче урта мәктәптә тавыш бирдем. Сайлаулар төгәл, оешкан төстә уза дип әйтер идем, билгеле бер җитешсезлек һәм хокук бозулар бар, аларга бәя биреләчәк. Бу сайлауларны 2021 елда Россия... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшьләргә өч көн тавыш бирү бик уңайлы. Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә шул хакта әйтте. «Өч көн тавыш бирү бик уңайлы. Әйтик, җомга укыйсың да, шимбә көнне әти-әнигә булышырга бәрәңге алырга да кайтырга була. Үзебезгә уңайлы вакытта тавыш биреп булу бик җайлы», — диде. «Яшьләр Хөкүмәте — яшьләр һәм хакимият арасында күпер. Безнең сайлау алды кампаниясендә төп бурыч — яшьләрне хакимият эшенә җәлеп итү. Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нюша тавыш бирүчеләр өчен оештырыла торган концертта татарча «Зәңгәр томан» җырын башкарды. «Ак Барс Арена» стадионында тавыш бирүчеләр өчен традицион концерт бара. Нюша «Зәңгәр томан» җырын Казан тамашачысына бүләк дип атады. Җырның кайбер өлешләре русчага тәрҗемәдә дә яңгырады. Ренат Харис белән Резеда Әхиярова язган «Зәңгәр томан» җыры тамашачыга Винера Ганиева, фин татарларының «Башкарма» төркеме башкаруында яхшы таныш. Алдарак концертта Әнвәр Нургалиев... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Минзәлә », Рөстәм Хәкимҗанов). Минзәлә районының Тауасты Байлар авылында сайлау көнне велосипедта йөреш үткәрделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Өч тәгәрмәчле велосипед хуҗасы Мәсрүрә ханым Шәрипова зур горурлык белән сайлау участогына бара икән. Аңа кушылучы юлдашлар да Фәнилә Ибраһимова белән Мөслимә Гайниева да артта калмыйлар. Менә шулай итеп сайлау көнен дә велосипедта йөреш итеп билгеләргә булган алар, диелә әлеге хәбәрдә. «Бәләкәй чактан ук велосипедта йөргәнем булса да... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Тавыш бирү белән бер үк вакытта әлкилеләр грипп кебек йогышлы авырудан прививка ясата ала. Бу хакта район газетасы яза. Вакцинациянең мобиль пунктлары Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә, Базарлы Матак урта мәктәбендә, «Алина» спорт комплексында, Алексеевск аграр көллияте филиалында, Балалар иҗат йортында урнаштырылган. Район мәдәният йортында урнашкан 715нче сайлау участогында район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Лидия Волостнова кизү тора. Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, авылларда тавыш бирү аерыла. Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бу хакта сайлауларның Бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте. «Авылда, нигездә, иртә торалар, төшкә кадәр киләләр. Төштән соң инде тавыш бирүчеләр калмый диярлек. Шәһәрләрдә әле бакчадан кайтышлый соң гына, участоклар ябылыр алдыннан да киләләр. Өч көн тавыш бирү — уңай күренеш», — диде. Аның сүзләренчә, өч көн дәвамында тавыш бирү бертөрлерәк дәрәҗәдә булган. Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында билбаулы көрәш буенча ике тапкыр Дөнья чемпионы, Дөнья кубогы иясе, күп тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы Фәрхат Фәйзуллин Татарстан Президенты сайлауларында тавыш бирде. Бу турыда «Вперед» газетасы яза. «Сайлауларга һәрвакыт йөрим. Безнең киләчәк шуңа бәйле дип саныйм. Ә читтә калу — бу дөрес түгел», — диде спортчы. Бу көннәрдә Фәйзуллинга «Россия атказанган спорт мастеры» билгесен тапшырганнар. «Бу исемне күптән алырга теләдем һәм моңа ирешүемә шатмын», — диде көрәшче.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән »). 18 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, Чирмешән районында сайлаучыларның 93 проценты, ягъни 13 мең 452се сайлауларда тавыш биргән. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. Туймәт, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Кармыш, Урманасты Үтәмеш, Иске Котыш, Ульяновка, Чумачка сайлау участокларында әлеге күрсәткеч тагын да югары — 97 — 99 процент, диелә әлеге хәбәрдә. «Сайлауларда тыныч, тәртипле уза. Саклык чараларны истә тотып эшлибез», — диде район территориаль... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын 4:0 исәбе белән җиңде. Уен Сочида узды. 11 сентябрь Хельсинкида узасы уен башка вакытка кичектерелде, чөнки «Йокерит» командасы, «Нефтехимик» белән уйнаганнан соң, махсус тикшеренүләр үтәргә тиеш булды. Сәбәбе — «Нефтехимик» командасының 7 уенчысында SARS-CoV-2 вирусы булуына шик туу. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының һәм командаларның официаль сайтларында мәгълүмат бирелде. Шулай ук Түбән Кама командасының рәсми сайтында язылганча... Читать дальше...
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», « Байрак »). Буа районында яшәүче сугыш ветераны, 100 яшьлек Рәүф Төхвәтуллин медицина училищесы бинасында урнашкан 1184 номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Участокка орден-медальләр белән тулы хәрби формасын киеп килгән ул. «Алдагы көндә дә илдә тынычлык булсын өчен сайлау ясадым. Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм бит әле, танкист көне дә», — диде сугыш ветераны. Көн саен хәрәкәттә булган, массакүләм мәгълүмат чаралары... Читать дальше...