(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якын елларда республикада 6,5 меңнән артык ишегаллары тәртипкә китереләчәген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә сөйләде. «Быел 49 яңа мәктәп, 117 яңа балалар бакчасы, 68 мәдәни объект, 131 спорт корылмасы һәм башкалар ачылды. Объектларны төзү генә җитми, тормыш кайнарга тиеш. Халык белән бергә хезмәттәшлек иткәндә генә проектлар уңышлы булып чыга, тәҗрибәбез шуны күрсәтте. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Медицина тармагын кадрлар белән тәэмин итү — элеккечә актуаль бурыч. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында билгеләп узды. «Киләсе елга Сәламәтлек саклау министрлыгына 400 гә якын табиб җәлеп итү кирәк. Барлыгы 2 меңнән артык хезмәткәр кирәк», — диде Президент. «Соңгы елларда республикада сәламәтлек саклауны модернизацияләү буенча зур эш башкарылды. Сигез елда беренчел звенода барлык сырхауханәләр тәртипкә китерелде. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Камал театрына ремонт ясалачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте. «Республика мәдәният һәм аның инфраструктурасын яңартуга зур игътибар бирелә», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм төзекләндерү үткәрелгән объектларны санап үтте. Алар арасында Сәйдәш мәдәният үзәге, Алафузов театры һәм башкалар. «Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына да ремонт ясар вакыт җитте»... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте. «Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде Фазлыева. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебезнең көчле булуына, гореф-гадәтләрдәге кыйммәтләрне саклауга һәм гарантияләүгә юнәлдерелгәнлеген әйтте. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә сөйләде. «Россия Конституциясендәге төзәтмәләр өчен күпчелек татарстанлылар тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре халыкның Россия Президенты Владимир Путинга ышанычын тагын бер кат дәлилләде», — диде ул. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе булып санала. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте. «2020 ел мөһим даталарга, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды. Республика стабиль рәвештә үсүен дәвам итә. Татарстан яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе санала. Бу безнең горурлыгыбыз һәм киләчәккә ышанычыбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республика... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. «Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Бу мәсьәләгә зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм», — диде Президент. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов пандемия аркасында гражданнарның керемнәре кимеде дип саный. Ул Татарстанның бу мәсьәләне хәл итәчәгенә ышануын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Президентының Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгате алдыннан сөйләде. «Вазгыять җиңел түгел. Юлламаны без ышаныч белән дә, дулкынлану белән дә кабул итәргә тиеш, чөнки бурычлар күп куелды. Читать дальше...
Шулай ук ел алдагы елның мөһим вакыйгасы буларак халык җанисәбен дә телгә алды.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Голос» проекты җиңүчесе, җырчы Динә Гарипованың шәхси әйберләре Татарстан Республикасының Милли музеенда урын алган. Биредә «Татарстан тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән күргәзмәгә ачылды. Бу хакта Динә Гарипова үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. Күргәзмә республикабыз тарихын һәм аның үсешен күренекле вакыйгалар һәм кешеләр язмышлары аша күрсәтә. Биредә мөһим дата — ТАССРның 100 еллык юбилеена багышланган экспонатлар да бар. Читать дальше...
(Мәскәү, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов), Мәскәү татарлары Валерия Порохованың вафатына бер ел булу уңаеннан кичә уздырды. Анда җыелган кунакларга Коръәнне тәрҗемә иткән ханым турында фильм чыгуы хакында хәбәр ителде. «Ике атна ел элек аның өендә, эш кабинетында булып, Валерия Порохованың гадәти тормышта нинди булуы турында фильм төшердек. Без аны бөек кеше дип беләбез, әмма ире белән ничек танышканнар, ничек яшәгәннәр, шул хакта җиткерәсебез килде», — дип сөйләде Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев. Читать дальше...
АКШ һәм Европаның тугыз дәүләте Беларус президенты Александр Лукашенка инаугурациясеннән соң аның легитимлыгын танымавын белдерде
Вчера, 23 сентября, в Чистополе состоялся зональный этап республиканской Спартакиады среди отрядов профилактики правонарушений «Форпост».
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә бүгеннән счетчикларны яңа кагыйдәләр буенча тикшерз башлыйлар. Хәзер «Аршин» электрон теркәү хезмәте бердәнбер юридик яктан әһәмияткә ия дәлил булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Үлчәүләр бердәмлеген тәэмин итү буенча федераль мәгълүмат фондына („Аршин“ электрон теркәү хезмәте) күрсәткечләрне тапшырмыйча, метрологик эшләрнең нәтиҗәсе гамәлдә булмаячак», — дип аңлаткан Росстандарт җитәкчесе Алексей Абрамов. Приборны тикшергәннән соң алынган мәгълүматны... Читать дальше...
Отдыхавшие заграницей граждане Российской Федерации после прилета должны соблюдать дома режим самоизоляции до получения теста по коронавирусу.
Татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәтеп чыгару курслары өчен 2500 данә дәреслек бастырылган.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан Профсоюзлар көне белән котлап мөрәҗәгать итте. Ул мондый бәйрәм гражданнар җәмгыятенең иң актив өлеше буларак, профсоюзларның әһәмиятен һәм абруен күрсәтүен әйтте. Бу турыда Татарстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Профсоюзлар — чыннан да дәүләтнең көчле, ышанычлы, җаваплы һәм принципиаль партнерлары. Профсоюзлар республикабызның хезмәт өлкәсендә тотрыклылыкны тәэмин итүдә, хезмәткәрләр... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 26 сентябрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда «Бәрәңгефест» бәйрәме узачак. Икенче икмәк — бәрәңгегә багышланган чара икенче тапкыр оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте. «Бәйрәм Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп әзерләнгән. Шагыйрьнең бәрәңгене телгә алган әсәрләре бар. Биш шигырендә, ике әсәрендә Тукай бәрәңгене искә ала һәм аның авыл көнкүрешендәге ролен тасвирлый. Габдулла Тукай өчен бәрәңге бер үк вакытта ачлык һәм туклык билгесе... Читать дальше...
Сегодня в Казани пройдут два заседания Государственного Совета Татарстана VI созыва.
(Мәскәү, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россия Диния нәзарәте Ислам кабул итүгә 1100 еллык юбилейны федераль күләмдә бәйрәм итәргә әзерләнү зарур һәм чаралар инде киләсе елның икенче яртысында башланырга тиеш дип белдерде. Бу хакта нәзарәтнең пленумында рәис Равил Гайнетдин һәм аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов берничә тапкыр телгә алды. «Безнең төп игътибар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланырга тиеш. Юбилей чаралары 2021 елның икенче яртысында башланачак»... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Алабугада Өлкәннәр ункөнлеге узачак. Декада, гадәттәгечә, мәгариф учреждениеләрендә бәйрәм концертлары белән башлана, аларга бюджет өлкәсе пенсионерлары, микрорайонның өлкән яшьтәге кешеләре чакырыла. Аларның барысы да котлаулар һәм азык-төлек җыелмалары алачак. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһүдина сүзләренчә, бүгенге көндә Алабуга районында 19 770 пенсионер яши. Читать дальше...
Татар ата-аналары Волынецның татар теленә каршы көрәшкәнен һәм аның әхлак номаларына сыймый торган гамәлләре булганын искәртә.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Җырчы Айгөл Бариева мәрхүм әтисе, артист Шамил Бариевны искә алу кичәсенә чакыра. Чара Саба районы мәдәният йортында була. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте. «Сезнең өчен бер яңалыгым бар. Быел әтиемә, Шамил Бариевка, 14 ноябрьдә, исән булса 70 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, Аллаһы боерса, аның туган ягында, Сабада, матур гына искә алу кичәсен үткәрәбез. Әтием белән бергә үскән, укыган, эшләгән, укыткан шәкертләре, гомүмән якын булган кешеләрне чакырып калам», — дип яза ул. Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советыныңың берьюлы ике утырышы була. Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый. «14 нче утырышта бердәнбер мәсьәлә — Татарстан Президентнының республикадагы эчке һәм тышкы вәзгыять турында Дәүләт Советына Юлламасы», — дип әйтте 16 сентябрьдә республика парламенты президиумы утырышында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина. ... Читать дальше...
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп фильм төшерә башлаганнар. Бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә «Татаркино» оешмасы директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итте. «Бу фильм — Казахстан белән уртак проектыбыз. Минем өчен бу бик мөһим вакыйга. Киләсе елга премьерада күрешербез. Сценарийны Казахстанның мәшһүр язучысы Бекбулат Шекеров язды. Фильмның режиссеры — Юлия Захарова, костюмнар буенча рәссамы — Ләйсән Хаҗиева», — ди ул. Читать дальше...