(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә шагыйрь Әхмәт Рәшит туган авылы зиратына җирләнәчәк. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә. Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит 85 нче яшендә каты авырудан соң бүген вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме Әхмәт Рәшит яшәгән йорт янында булачак. Адресы: Фатих Әмирхан урамы, 45 нче йорт. Мәрасим 10.00 сәгатьтә башлана.