(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 сентябрьдә, Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, көндез ул вакыт-вакыт көчәячәк.
Төнлә һава температурасы 4-9 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +10, +15 градуска кадәр җылыначак.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда бу атнада җылылык 2 градуска калачагы хакында хәбәр иткән иде.