(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 28 сентябрьдә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдиновка өстәмә медицина җиһазлары алырга сертификат тапшырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. 5,7 млн сумлык сертификат республика башкарма хакимият органнары оешуга 100 тулуга һәм Татарстан сәламәтлек саклау системасының бер гасырлык юбилеена багышланган хәйрия акциясе кысаларында тапшырылды. Алексей Песошин билгеләгәнчә, 2020 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә эш шактый артты. «Бу ел бик катлаулы булды. Эшләрнең артуы коронавирус пандемиясенә бәйле. Ышанабыз, мондый табиблар белән без җиңәчәкбез», — дип ассызыклады ул.