(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада башкорт телендәге «Урал батыр» анимацион фильмын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза. Аны 30 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә – Уфаның Ф.Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясендә һәм 15.00 сәгатьтә Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика интернат-гимназиясендә күрсәтәчәкләр. Фильмны тәкъдим итү Республика көненә һәм Башкортстан Республикасында Башкорт теле елына багышлап үткәрелә. Аның кысаларында шулай ук Шәехзадә Бабичка багышланган видеобәйге җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. Викторина «Акбүзат» башкорт балалар журналы тарихына багышланачак. 2018 елда «Акбүзат» балалар журналы «Урал батыр» башкорт эпосы мотивлары нигезендә балалар комикслары һәм анимацион фильм әзерләүгә дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау, үстерү буенча республика Башлыгы грантын отты. Комикслар ике ел дәвамында «Акбүзат» журналында дөнья күрде һәм аерым китап булып чыкты.