(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Лилия Локманова). Узган 2020 Күсе елы унике еллык циклны башлап җибәрде. Бу елны бик күп вакыйгаларга нигез салынды, ди Алсу. Аның фаразларын сезгә дә җиткезәбез. Сәясәт Сәясәткә килгәндә, кешеләр үзләрен бик күр өлкәләрдә күрсәтте. Күп әйбер үзгәрде. Бу бер елны гына булган вакыйгалар түгел. Тик нигез инде “селкенә” башлады. Киләсе ел — Үгез елы. Астрология буенча ул бик тыныч санала. Күсе турында да акыллы, зирәк хайван дип сөйләделәр. Әмма минем күзаллауда ул эпидемия таратучы иде. Читать дальше...
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә Covid-19 вазгыяте ике сценарий буенча кискенләшергә мөмкин. Ул вирусның мутацияләнүенә бәйле. Бу хакта РИА Новости яза. Медицина фәннәре кандидаты Сергей Вознесенский сөйләвенчә, вакцинациядән соң яки авыру нәтиҗәсендә формалашкан иммунитет проблемадан котылырга мөмкинлек бирәчәк. «Икенче вариант: вирус үзгәрәчәк, һәм ул безнең кулланышка грипп кебек үк керәчәк, һәм, мөгаен, вирусның үзгәрүен исәпкә алып, яңадан вакцинация ясатырга кирәк булыр», — диде галим. Читать дальше...
Завтра, с 17.00 до 19.00 ч. в сквере "Театральном" (открытая сцена вблизи Городского Дворца культуры Центральной площади) для всех жителей и гостей города проводится праздничная концертная программа и рождественские игры.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр 2021 елда 158 мең сум хезмәт хакы алырга тели. Ә Мәскәү һәм Санкт-Птербургта яшәүчеләрнең тагын да күбрәк аласы килә. Тикшеренүләрне « Работа.ру » сервисы үткәргән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүчеләр һәр ай саен уртача 158 мең сум хезмәт хакы алырга тели. Шул ук вакытта керем күләме төбәккә карап аерыла. Мисал өчен, Мәскәүдә яшәүчеләр бер айда уртача 175 мең сум, Санкт-Петербург кешеләр 164 мең сум акча эшләргә тели. Читать дальше...
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин гомеренә куркыныч яный торган һәм хроник авырулары булган балаларга ярдәм итү фондын булдыру турындагы боерыкны имзалады. Бу турыда Кремль сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Фонд башлыгы итеп иҗтимагый палата әгъзасы, беренче балалар хосписына нигез салучы Александр Ткаченко билгеләнде. Ткаченко аңлатканча, фонд кыйммәтле һәм Россиядә теркәлмәгән даруларны сатып алу белән шөгыльләнәчәк. Анда 45 кеше эшләячәк. Беренче чиратта... Читать дальше...
Республикага коронавирустан барлыгы 5 900 доза вакцина килгән.
На татарстанских дорогах - гололедица, местами - снежные заносы.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Сыер ите ир-атларның гомерен кыскарта. Бу турыда Америка тикшеренүчеләренә сылтама белән Express басмасы хәбәр итә. Белгечләр уртача 53 яшьтәге 43 272 ир-атны тикшергән. Тикшерү башланганда ир-атлар йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология белән авырмаган. Сыер ите ашаучы ир-атларда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үсеше ихтималы булуы ачыкланган. Белгечләр рационнан бу ризыкны алу гомер озынлыгын сизелерлек арттырырга мөмкин дигән нәтиҗә ясаган.
Новогодний мюзикл - сказки -Главная елка страны станет доступна к показу для татарстанцев, в том числе и нурлатцев на одном из российских каналов.
Экспертлар юлга чыкканнан соң аларның эшләре өчен бөтен рөхсәтләр дә бирелеп бетмәгәне ачыклана.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Super Tatar төркеме Милли китапханәдә узачак бәйрәм концертына чакыра. Бу хакта танылган продюсер һәм музыкант Ильяс Гафаров хәбәр итә. Әлеге концерт программасы Super Tatar һәм KGB (Kazan Gruppasi Bedretdin) төркемнәре репертуарыннан тора. Концерт 9 гыйнвар 18:00 Милли китапханәдә узачак (Пушкин урамы, 86). Super Tatar төркеменең нигезен Финляндиянең татар-мөселман җәмгыяте вәкиле, музыкант һәм эшмәкәр Дениз Бәдретдин тәшкил итә. Аны татар рокының атасы дип атыйлар. Читать дальше...
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 һәм 13 гыйнварда Гомумроссия Кремль чыршысын — «Пятое время года, или Кто придумал Новый год» яңа ел мюзиклын трансляциясе кабат күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Кремль сарае сәхнәсендә төп чыршы бәйрәме тамашачыларсыз узды. Яңа ел тамашасы Мәскәү Профсоюзлар федерациясе тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте һәм Россия Президентының Эшләр белән идарә итү бүлеге белән берлектә оештырылды. Әкиятнең төп геройлары — Бәйрәм традицияләрен саклаучы һәм Гаджет. Читать дальше...
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Яңа коронавирусның өч очрагы читтән кергән һәм 87 очракта авыру кешедән йоккан. 34 кеше хастаханәгә китерелгән, 56 кеше өйләрендә дәвалана. Иң күп авыручылар Казанда (42 очрак) теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөекбританиядән чыккан коронавирусның яңа төрен 41 илдә һәм аның территориясендә ачыклаганнар. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «5 гыйнварга булган мәгълүмат буенча коронавирусның VOC-202012/01 төре беренче булып Берләшкән Корольлектә табылган иде. Хәзер яңа төр коронавирус тагын 40 дәүләттә (территория, район) ачыкланган», диелгән хәбәрдә. Инфекциянең яңа төре, гадәтиенә караганда, 70 процентка йогышлырак. Әлегә авыруның... Читать дальше...
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда юл аша йөгереп чыккан әбине машина таптаткан. Бу турыда шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке тугызларда Очкын урамында булган. Якынча ачыкланганча, 14нче модельле «Лада» машинасының 50 яшьлек йөртүчесе иминлек тизлеген сакламаган һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыккан 87 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Әбинең баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр.
Галимгә 20 гыйнварда 85 яшь тулыр иде.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясе яз башында кими башлаячак. Бу турыда иммунолог Владимир Болибок сүзләренә сылтама белән Ura.Ru басмасы хәбәр итә. «Без пандемиянең үсеш процессында иң югары дәрәҗәгә чыктык. Февраль азагында, март башында авыручылар кими башлаячак», — диде табиб. Белозерский исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физик-химик биология фәнни-тикшеренү институтының вирусология кафедрасы ппрофессоры Алексей Аграновский табиб белән килеште. Читать дальше...
В 23-х районах РТ зафиксировано 90 новых случаев заболеваний коронавирусной инфекцией.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке белән диванда йоклап киткән ир-ат янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 6.10 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына республиканың Яшел Үзән районы Норлат авылында йорт януы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр йорт эчендә төтен булуын, әмма ялкынланып яну булмавын ачыклаган. Алар йорт эчен тикшергәч, диванда ир-ат мәетен тапкан. Читать дальше...
Это трое мужчин 1936, 1937, 1988 годов рождения.
(Истанбул, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар галимнәренең гыйльми мәкаләләре Төркиянең «Идел –Урал тикшеренүләр» фәнни журналында басылды. Бу хакта басманың баш мөхәррире, тюрколог галим Бүләнт Бәйрәм хәбәр итә. Әлеге журналның соңгы саны төрек галиме, беренче татар-төрек сүзлегенең фәнни мөхәррире мәрхүм Хәлил Ачыкгөз истәлегенә багышланган, шул нисбәттән аны танучы татар галимнәренең хезмәтләренә урын бирелгән. Басманың беренче өлешендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм... Читать дальше...
Ставший уже традиционным конкурс детского творчества "Лучшее всех" в этом году прошёл в третий раз. Попытать свои силы в нем и удивить своим талантом решили 19 юных нурлатцев.
В Миндортрансе РТ появился телефон оперативной службы по вопросу реагирования на случаи завышения тарифов и некорректного обращения с пассажирами такси.
Адвокатлар Шәмсетдинов өчен акча җыю булмады дип белдерә.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә пенсияне 6,3 процентка индексацияләделәр. Бу турыда социаль мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә. «Картлык буенча уртача иминият пенсиясе 1039 сумга арттырылган һәм индексация белән 17541 сум булачак», — диде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры. Аның сүзләренчә, 32 миллион кешенең пенсиясе арткан. Бу максатка 374 миллиард сум акча тотылган. Россиядә... Читать дальше...