(Азнакай, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк» , Гүзәл Корбанова). Азнакай район үзәк китапханәсендә ТАССРның атказанган артисты, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская белән җылы очрашу булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ул үзенең әти-әнисе — күренекле татар композиторы Сара Садыкова һәм Газиз Айдарскийларның иҗатын бүгенге көндә дә армый-талмый пропагандалый. Әлфия Айдарская «Сара Садыкова. Ил кызы», «Бибисара моңнары», «Лавой звуков плотины прорвав», «Балет ... Читать дальше...
(Әлмәт, 5 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Татарстанның иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.Конкурс 2007 елдан башлап ел саен җиде категориядә үткәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров ТР Хөкүмәтенең Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай итеп, конкурс комиссиясе әгъзалары карары белән... Читать дальше...
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Пульсның ешаюы кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруына дәлил булырга мөмкин. Бу хакта Express басмасы COVID Symptom Study мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. Мобиль кушымта ярдәмендә үткәрелгән тикшеренү кысаларында дөньяның барлык төбәкләрендә дүрт миллионнан артык кешенең мәгълүматлары анализланган. Белгечләр билгеләп үткәнчә, йөрәк мускуллары кыскаруның даими булмаган яки югары ешлыгы күп тапкырлар ачыкланган, йөрәк белән бәйле ниндидер патологияләр моңарчы... Читать дальше...
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Кукмараның Комсомол мәйданында «Кукмара итекләре — 2021» фестивале узды. Фестивальдә Саба районы командасы беренче урынны яулады. Киров өлкәсе, Мамадыш, Әлмәт, Саба, Кукмара районнары командалары һәм Кукмара аграр колледжы командасы өч этапта көч сынашты. Беренче этапта алар үзләре ясаган зур итек сыннарын тәкъдим иттеләр. Икенче этап — иҗади, ә өченчесе спорт бәйгесе иде. Саба районы командасы Гран при иясе булды. Кукмара районы командасы ... Читать дальше...
Городские улицы Нурлата в вечерних огнях.
(Чаллы, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Идел буе экологик компаниясе бәйрәмнәрдән соң Чаллыда Яңа ел чыршыларын җыя башлаячак. Бу хакта бизнес-структура вәкиле хәбәр итте. Чыршыларны 11-24 гыйнвар көннәрендә тапшырырга мөмкин. Шушы вакыт эчендә теләгән һәркем агачларны кабул итү пунктына китерә ала. Адресы: Автосборочный проезд 29/63, предприятиенең административ-көнкүреш корпусы янында. Чыршыларны эшкәртеп, алардан витаминлы өстәмәләр һәм терлекләр өчен аслыклар ясарга ниятлиләр.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге оешуга 30 ел булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Көнчыгыш-Казахстан өлкә Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган фильм төшергәннәр. Фильмда үзәкнең оешу тарихы, 30 ел эчендә башкарган эшчәнлеге, татар халкының мәдәниятен, традицияләрен, телен саклау һәм үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр хакында сүз бара, диелә хәбәрдә.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Казан – Оренбург автомобиль юлының 32нче чакрымында, Бимә һәм Тургай коттедж бистәләре янында, шулай ук Чистайны әйләнеп үтә торган юлда – әлеге трассаның 117нче чакрымында яңа светофорлар куелачак. Бу хакта «Волга-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте. «Быел машина күп йөри торган юл чатларында светофор урнаштыру эшен дәвам итәчәкбез. Без җәяүлеләрнең үзләрен имин хис итүен телибез», - диде ведомство башлыгы. Минһаҗев искәрткәнчә... Читать дальше...
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 гыйнварда, Татарстанда көн бераз суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә кар явачак, көндез Татарстанның төньягы һәм көнчыгышында шулай ук бераз кар яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Моннан тыш, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, урыны белән карт көртләре хасил булырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Гиперхолестеринемияне дәвалаганда кулланыла торган флувастатиннар коронавируска җимергеч йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. MedRxiv порталында немец һәм швед галимнәренең шул хактагы тикшеренүләре дөнья күргән. Белгечләр ачыклаганча, SARS-CoV-2 вирусының трансляциясен һәм репликациясен «томалап», флувастатин зарарланган күзәнәкләргә йогынты ясый. Моннан тыш, статиннар ярдәмендә терапия алган ковид-пациентларда күпкә уңайрак клиник нәтиҗә теркәлгән. Читать дальше...
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Пилот Дмитрий Сотников идарә иткән «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар-2021» раллиеның өченче этабында икенче урынга лаек булды. Чаллы автоузышчысы идарә иткән «КАМАЗ», әлеге этапның җиңүчесе - «МАЗ» автомобилендә Сергей Вязович идарә иткән Беларусь экипажына нибары 18 секундка оттырып, 403 чакрым озынлыгындагы махсус участокны буйсындырды. Сотников экипажы беренче өч билгедә (43, 88 һәм 137 чакрым) лидерлыкны сакласа да, 217нче километрда Вязович алга ыргылды. Читать дальше...
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә, аерым районнарда бозлавык саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук төнлә һәм көндез юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне артык ихтыяҗ булмаганда шәһәрдән чыкмаска чакыра. Юлда куркыныч хәл килеп туса, 8 (843) 5-333-888 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Читать дальше...
Нурлат телевидениесе төшерү төркеме үгезләр күпләп асрала торган “Нурлат сөте” хуҗалыгында булды.
Азат Мифтахов сак астында чагында Русиядә узачак Халыкара математика конгрессында катнашу бөтен математиклар җәмәгатьчелегенә җитди дилемма булачак диелә хатта.
Бүген биредә һәр сыердан 20 килограмм сөт савалар. Максат- савымны 25-30 килограммга җиткерү.
Район башлыгы, Чулпан авылында яшәүче сугыш ветеранына, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган басманы бүләк итте.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт районында өч машина бәрелешкән, зыян күрүчеләр арасында берничә бала да бар. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген Әлмәт районында Кичуй авылы янында «Киа», «Нива» һәм «Фольксваген Тигуан» автомобильләре бәрелешкән. Шаһитлар әйтүенчә, авария нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән, алар арасында дүрт бала да бар.
Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 95 очрагы теркәлгән. Пандемия башыннан барлыгы 13 728 кеше коронавирус йоктырган.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Коронавирустан 1936 елда, 1937 елда һәм 1988 елда туган өч ир-ат вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Бүгенге көндә республикада коронавирустан 201 кеше үлгән.
В Нурлате состоялось награждение по итогам первого в Нурлатском районе фестиваля-соревнования по зимней рыбалке.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Габдулла Тукай әдәби музее кышкы ялларны музейда уздырырга чакыра. «Музей шәһәребезнең кунаклары һәм казанлылар уңайлыгы өчен ялларда эш сәгатьләрен үзгәртте», — дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә музейның директоры Гүзәл Төхвәтова. 2 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр һәркөнне музей 12.00 дан 21.00 га кадәр (касса 20.00 га кадәр) эшли. Шагыйрьнең шәхси әйберләрен күрергә, шигырьләрен тыңларга, тормышы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике чит ил автомобиле катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, 8 яшьлек бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген көндез Аксубай районында ике чит ил автомобиле катнашында авария булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Шевроле» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Тойота» белән бәрелешкән. Ике машинага да җитди зыян килгән. Нәтиҗәдә, өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә... Читать дальше...
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанлылар таксистларның үзләрен әдәпсез тотуы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә шалтыратып әйтә ала. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Министрлыкта Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артуын искәрттеләр. «Тарифларны арттыруга һәм таксистларның үз-үзен әдәпсез тотуына бәйле очраклар бар. Татарстан башкаласында, республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм кунакларның, таксистларның дорфа мөнәсәбәтенә юлыккан очракта... Читать дальше...
В связи с неблагоприятными погодными условиями на дорогах города и района стало больше дорожно-транспортных происшествий.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада пычак белән танышына һөҗүм иткән хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич Росгвардия хезмәткәрләренә Тукай урамындагы күп катлы йортларның берсендә ир-атка пычак белән һөҗүм итүләре хакында хәбәр килгән. Тәртип сакчылары күрсәтелгән фатирга килгәндә, табиблар зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтергә өлгергән була инде. Соңрак ачыкланганча, әлеге фатирда 33 яшьлек хуҗабикә һәм аның 45 яшьлек танышы кәеф-сафа корып утырган. Читать дальше...