(Чүпрәле, 28 гыйнвар, «Татар-информ», « Туган» як », Гөлия Фәизова). Кичә, 27 гыйнварда, Ленинград блокадасын өзүгә 77 ел тулу уңаеннан Чүпрәле районында истәлекле митинг булды. Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсен искә алырга район җитәкчеләре, ветеран-әфганчыларчылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, укучылар җыелды. Бу хакта район газетасы яза. Чүпрәле районыннан фронтка киткән сугышчыларны да әлеге блокада читләтеп үтми. Йөзләгән чүпрәлеле солдаты шәһәрне фашистлардан азат итүдә катнаша, һәлак була. Читать дальше...
(Актаныш, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин эшлекле сәфәре барышында Актаныш мәктәпләрендәге белем алучы балаларның туклануы белән кызыксынды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Тикшерү барышында мәктәп ашханәләрендә булган проблемаларда күзәтелде. Аларның берсе поварларның һәм кухня эшчеләренең хезмәт хакы түбән булу. Икенче җитди проблема ашханәләрдә укучыларга урыннар җитмәү. Альберт Галимҗан улы мәктәп җитәкчелеге... Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова россиялеләрнең быел ук саклагыч битлекләрне киюдән баш тарта алачагына өметен белдерде. «Өмет, һичшиксез, бар, һәм бу өмет, беренчедән, без бу вирус белән яшәргә өйрәнгәнебезне күрсәткәнгә нигезләнә. Һәм, икенчедән, без прививка ясатабыз», — диде Попова Беренче каналга биргән интервьюсында. Аның сүзләренчә, авыруны контрольгә алу өчен, өлкән яшьтәге россиялеләрнең... Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 23 гыйнварда митингта катнашкан яшьләр белән ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов очрашуы матбугат вәкилләреннән башка узачак. Яшьләр чарада журналистларның булмавы турында сорады, диделәр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә. «Кайбер катнашучылар безгә очрашуда ачыктан-ачык, әмма журналистлардан башка чыгыш ясарга әзер икәнлекләрен язды»,-дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә. Ведомствода аңлатуларынча, мондый форматта сөйләшү мөмкин кадәр ачык булырга тиеш.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда узган ел омбудсменга килгән мөрәҗәгатьләр саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 1146га арткан. «Узган ел республика халкы кеше хокуклары буенча вәкилгә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча 5859 тапкыр мөрәҗәгать итте, бу 2019 ел белән чагыштырганда күбрәк. Гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары турында мәгълүмат телдән һәм язма мөрәҗәгать рәвешендә 3996 [тапкыр], шулай ук 1863 мөрәҗәгать ГЛОНАСС+112 системасы аша килде», - дип сөйләде докладчы. Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанлыларны «Ана теле» онлайн-мәктәбендә укырга чакыралар. Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, укулар фонетика, лексика һәм грамматика буенча дәресләр, фильмнар һәм аудиороликлар нигезендә үткәрелә. Проект 72 бүлектән тора. Түләүсез онлайн-мәктәп 2013 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды. Бу вакыт эчендә 142 илдән 150 меңнән артык укучы белем алды. Проектка теләгән һәркем кушыла ала, сайтта алдан теркәлү узарга кирәк.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда халык ихтыяҗы буенча «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар. «Без шушы көннәрдә җитәрлек күләмдә яңа партия алачакбыз — 70 меңгә якын доза, һәм акрынлап кайтарыла торган препаратлар санын арттырачакбыз. Февраль аенда 190 меңгә якын доза планлаштырыла», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта. Галимова сүзләренә караганда, ил җитәкчелеге бу вакцинаны җитештерү темпларын арттыру буенча бурычлар куйган... Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Сөембикә» операсы Шаляпин фестивале программасына кергән. Спектакль 22 февральгә билгеләнгән. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә 1 — 27 февраль көннәрендә үтә. Афишада 9 спектакль һәм 2 гала-концерт. Программада — «Пиковая дама», «Турандот», «Травиата», «Трубадур» һәм башка спектакльләр. «Сөембикә» операсының премьерасы 2018 елның сентябрендә булды. Ул 2019 елда Ф.Шаляпин исемендәге... Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның тагын дүрт кешесе Covid-19 корбаны булды. «1944 елда туган ике хатын- кыз һәм 1953 һәм 1961 елда туган ике ир-ат вафат булды», - дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Үлемнең сәбәбе патолог-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән. SARS-CoV-2 вирусы идентификацияләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада инфекциядән 256 кеше үлгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, Covid-19 йогышыннан барлыгы 15 790 татарстанлы чирләгән... Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Революциядән соң ун мең гарәп-фарсы алынмасы татар теленнән төшеп калган, дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. «Зур галимебез Мирза Мәхмүтовның „Революциядән соң татар теленнән 10 мең гарәп-фарсы алынмасы төшеп калган“, дип әйткән сүзе бар иде. Моны соңыннан тел галимнәре раслады. Мин дә кызыксынып карадым. Дини фәлсәфә төшенчәләре төшереп калдырылган. Шуннан соң татарларда фәлсәфә бетте. Дини фәлсәфәне без бүген дә формалаштыра алмыйбыз. Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 415нче татар балалар бакчасы мөдире Рузалия Кадыйрова электрон чират аркасында татарча белмәгән балалар килә дип әйтте. Бүген журналистлар балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты. «Мин бу бакчада 13 ел эшлим. 2000нче еллар башында монда бөтенләй русча белмәгән балалар килә иде. Унөч ел эчендә дөнья үзгәрде, хәзер безгә килүче балаларның яртысы татарча аңламый. Бу электрон чиратның нәтиҗәсе. Ата-ана безне сайлаган икән... Читать дальше...
Мәхкәмә фикеренчә, Урал Байбулатов 23 гыйнвар көнне Уфада узган протестларда халыкны Салават Юлаев һәйкәле янындагы хөкүмәт йортына барырга өндәгән һәм протест чараларын координацияләгән дип санала.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасына каршы уенда җиңде. Матч 1:3 исәбенә төгәлләнде. Беренче периодта голлар булмады. Икенче периодның икенче минутында исәп ачылды. «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллинның көчле бәрүеннән соң алка, көндәш команда уенчысына тиеп, Екатеринбург командасы капкасына керде (0:1). Беренче голдан соң берничә секунд үтүгә, Дмитрий Воронков «Автомобилист» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Читать дальше...
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова Мордовия республикасы фән белгечләренә татар шагыйре Һади Такташ шигырьләренең рус, мокша, эрзя тәрҗемәләрен өйрәнеп, аларны фәнни әйләнешкә кертергә тәкъдим иткән. «Мордовиядәге китапханәчеләр Һади Такташның мордва теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре белән таныштырды. Ләмбрә, Рузаевка, Тарбей районнары мәктәп укучылары татарның бөек шагыйренең шигырьләрен татар, рус, мокша, эрзя телләрендә яңгыратты», —... Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Covid-19 вакцинациясенә җаваплы карарга чакырды, чөнки «чир әле беркая да китмәде һәм йомшарырга ярамый», диде. Бу хакта парламент башлыгы ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советы утырышында белдерде. «Тулаем алганда, илдә бу авыру буенча хәл үзвакытында күрелгән чаралар нәтиҗәсендә тотрыклыланды. Күп кенә предприятиеләр саклагыч битлекләр, перчаткалар, дарулар җитештерүгә кушылды. Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип аталган китапның икенче томын Россиянең башка төбәкләренә тапшыру турында уйлыйлар. «Китапны чыгаруда Мәскәү, Пенза өлкәсеннән ярдәм иттеләр. Аларга рәхмәт йөзеннән басмаларны җибәрдек инде», — диде китапның авторы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Яңа цифрлы эшләнмәләр һәм инновацион алымнар, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итеп, республиканың көндәлек тормышына активрак кертелергә тиеш. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый бурыч куйды. Ул ил җитәкчелегенә цифрлаштыру мәсьәләсенә даими игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Болар барысы да IT-өлкәдә... Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышына багышланган «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» дип аталган китапның икенче томын тәкъдим иттеләр. «Китапта Мөхәммәд пәйгамбәр эшчәнлегенең мәдинә чоры тасвирлана. Бу вакытта ул халыкара масштабтагы ислам эшлеклесе булган. Басма Ислам фәннәре буенча белем бирә торган оешмаларга һәм барлык дин кардәшләребезгә киңәш ителә», — диде китап авторы... Читать дальше...
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан журналистларына законсыз урам акцияләрен яктырту өчен шартлар тудырылачак. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлек җайга салыначак. «Бу журналистлар өчен гадәти булмаган хәл иде. Күрәсең, сезгә шул ноктада эшләргә җыенуыгыз турында исемлеккә кертсеннәр өчен Эчке эшләр министрлыгы белән сөйләшергә яки урында идентификация кирәк иде.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Генераль прокурор Яшел Үзәннең яңа прокурорын билгеләде. Ул - юстиция киңәшчесе Сергей Егоров. «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, Сергей Егоров тумышы белән республиканың Югары Ослан районы Шеланга авылыннан. КДУның юридик факультетын тәмамлаган. Прокуратура органнарында эшен 1990 елда университетны тәмамлаганнан соң ук Казан шәһәренең Мәскәү районы прокуратурасында стажер вазифасында башлый. 1991-1995 елларда Татарстан... Читать дальше...
В связи с проведением работ по очистке города от снега завтра с 03.00 до 07.00 будет временно ограничено движение транспорта на отрезке улицы Карла Маркса от улицы Гагарина до пересечения с улицей Салимжанова.
На выставке нурлатцы смогут увидеть фотоснимки, изображения родовых печатей, а также творческие работы об истории шамаилей.
(Казан, 28 гыйнвар,«Татар-информ»). Татарстанда завод бинасындагы янгыннан ике эшчене коткарганнар, алар бинада ремонт ясый торган булган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 13.45 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына Түбән Камада «Камэнергопромстрой» заводында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бинаның беренче катында пенопластка ут капкан. Адрес буенча килгән янгын сүндерүчеләр бинада көчле төтен күргән. Янгыннан ремонт ясаган ике эшчене коткарганнар. Читать дальше...
2 февраля 2021 года с 15.00 до 17.00 (г.Казань, ул.Карла Маркса, д.61) запланировано проведение совместного приема граждан Уполномоченным по правам человека в Республике Татарстан Сабурской Сарией Харисовной и руководителем Государственной инспекции труда в Республике Татарстан Рустемом Асфановичем Галявовым.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Ул гражданнарның хокукларын яклауга кагыла. Документка ТР омбудсмены Сәрия Сабурская һәм фонд советы рәисе Илдар Баязитов кул куйды. «Татар-информ»га Баязитов сөйләвенчә, мондый килешү «Ярдәм» фонды һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты арасында беренче тапкыр имзаланган... Читать дальше...