(Чирмешән, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Михаил Наратов). Күптән түгел Чирмешән районының Әккәрәй авылы уртасыннан агучы елга өстендә моржлар бәйрәме үтте. Анда авылдашлар, Чирмешәннән, Нурлаттан, күрше авыллардан кунаклар, Әлмәт шәһәрендәге моржлар клубы вәкилләре җыелган иде. Моржлар коенуы — Хач ману (Крещение) бәйрәмендә иорданда-бәкедә коенып чыгу гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше дә. Ул организмны ныгыту системасы, хәтта спортның бер төре. Авылда әлеге хәрәкәтнең инициаторлары Кваковлар гаиләсе. Читать дальше...
(Чистай, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре» , Гөлгенә Сафиуллина). Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Чистай поликлиникасында коронавирустан прививка ясатты. 21 көннән соң аны кабат вакцинация көтә. «Прививка ясарга кирәк дип саныйм, чөнки без барыбыз бергә бу вирусны туктатырга тиеш. Үз-үзеңне, якыннарыңны, бигрәк тә өлкән буынны сакларга кирәк. Препаратка тулы ышаныч бар. Вакцинацияләү процедурасы җиңел һәм гади. Поликлиникада прививка ясар алдыннан анкеталаштыру үткәрелә, табиб карый», — диде Дмитрий Алексеевич. Читать дальше...
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике җиңел машина бәрелешкәннән соң, бер кеше зыян күргән. Машиналарның берсе Мәскәүдән килгән булган. «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген көндез Горький шоссесында автозаправкадан ерак түгел «Лада» һәм Мәскәү өлкәсе номерлары куелган «Мицубиси» бәрелешкән. «Лада» юл киртәсенә барып төртелгән, ә «Мицубиси» борылып, юлга аркылы баскан. Шаһитлар сүзләренә караганда, «Лада» машинасында баручы пассажир ир-ат зыян күргән.
Мөфтигә коронавируслы үпкә ялкынсынуы диагнозы куйганнар.
Любимый город может спать спокойно!
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә 1 гыйнвардан үз көченә кергән яңа санитар кагыйдәләр буенча, мәктәптә укыту өчен кесә телефоны куллану тыела. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.шул хакта хәбәр итә. «Балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү, укыту, ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларына карата яңа санитар-эпидемиологик таләпләр"дә күрсәтелгәнчә, белем бирү максатларында мобиль элемтә чаралары кулланылмый», - дип аңлатты Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль... Читать дальше...
С нарастающим итогом зарегистрировано 237 случаев.
Татарстан президенты идарәсе Ленар Мифтаховка Русия прокуратурасының үзенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Росси мөселманнары Диния нәзарәте пленумы әгъзасы Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус авыруы белән хастаханәдә ята. «Ул биш көн инде хастаханәдә. Анализлар коронавирус булуын күрсәтте. Биш көн элек КТ ясаганнар иде — ике яклы пневмония. Үпкәләре 50 процентка зарарланган. Бүген тагын КТ ясадылар, мәгълүмат юк әле. Аны дәвалыйлар, әлегә үзгәрешләр юк», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә хәзрәтнең улы Юныс Аширов. Читать дальше...
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртәгә, 24 гыйнварда, Татарстанда территориясендә томан төшәчәк. Шимбә, 23 гыйнварда, кичке алтыдан якшәмбе киченә кадәр Казанда һәм республикада урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларында. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә томан һәм бозлавыкның бик куркыныч булырга мөмкин булуын искәртәләр. Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска киңәш ителә. Читать дальше...
23 гыйнвар оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны яклау чаралары Русия шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә дә узды.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы Алия Ихсанова бүген Финляндиянең Лахти шәһәрендә башланган чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогының алтынчы этабында катнашты. 15 километрга (скиатлон 2×7,5 км) узышта Ихсанова 28нче нәтиҗә күрсәтте, җиңүчедән ул 3 минут 48,5 секундка калышты. Беренче урынны Норвегия чаңгычысы Терезе Йохауг яулады, ул 37 минут 45,1 секундта 15 километр араны узды. Икенче һәм өченче урыннар шулай ук норвегиялеләр - Хелене Марание Фоссесхолм һәм Хейди Венг яулады. Читать дальше...
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда бүген шәһәр үзәгендә федераль протест акциясе кысаларында узган чара ахырына якынлаша. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә акциядә катнашучылар шәһәр үзәгенә җыелды, аннары Бауман, Кремль урамнары һәм Черек күл яныннан узды. Сәгать өчләр тирәсендә акциядә катнашучыларның бер өлеше Ирек мәйданына килде. Күпләр бу хәлләрне телефоннарына төшерде. Мәйданга полицейскийлар килгәч, кешеләрнең төп өлеше таралды. Агентлык элек хәбәр иткәнчә, акция башында чараларны... Читать дальше...
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Туры инвестицияләр фонды Төркиянең фармацевтика продукциясе җитештерә торган әйдәп баручы оешмасы белән Төркиядә коронавирустан «Спутник V» вакцинасын җитештерү турында килешүне имзалады һәм технологияләр трансферын башлады. РИА Новости әлеге фондка сылтама белән хәбәр иткәнчә, җитештерүнең потенциаль күләме — елына „Спутник V“ вакцинасының миллионлаган дозасы, шулай ук җитештерүне киләчәктә киңәйтү мөмкинлеге турында да фикер алышалар. "Вакцина Төркия эчке базарына да... Читать дальше...
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында Россиядә беренче компактлы «Кама-1» шәһәр электромобилен сынап карады, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгенең сынау полигонында Татарстан Республикасы Президенты шушы электромобильдә йөреп карады. «Менә дигән машина, бик уңайлы. Яшьләр өчен, шәһәргә чыгу өчен — иң мөһиме», — дип бәяләде ул. Instagram социаль челтәрендәге битендә Рөстәм Миңнеханов сәфәр видеосын тәкъдим итте. Читать дальше...
Президентка язган махсус хатта американ конгресменнары Русия хакимиятенең Азат Европа/Азатлык корпорациясенә һәм аның журналистларына янауларына тиешле җавап бирүне сорады.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 20 февральдә Мөслимдә IV Республика татарча милли көрәш бәйгесе була. Бәйге танылган көрәшче һәм хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә багышлана. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйге сәгать унда Мөслим бистәсенең «Яшьлек» универсаль спорт комплексында башлана. Бәйгегә мөслимлеләр, якташлар, район кунаклары чакырыла, диелә хәбәрдә.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Фейбук социаль челтәренең автомат рәвештә тәрҗемә итә торган системасында татар теле дә барлыкка килде. Әлеге система татар телендәге язманы автоматик рәвештә тәрҗемә итә.
(Казан, 23 гыйнвар,«Татар-информ»). Казан үзәгендә протест акциясе вакытында тоткарланган «Татар-информ» журналистларын җибәргәннәр. Кайбер массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен тоткарлаганнар иде. Билгеле булганча, агентлык журналистларыннан тыш, «Эфир» телеканалы, Progorod, Kazanfirst, «Казанский репортер» хәбәрчеләре һәм операторлары тоткарланган. Хәзерге вакытта «Татар-информ»ның өч хәбәрчесе, фотограф һәм оператор янә Казан үзәгендә эшли. Бауман һәм Кремль урамнарында уза торган акцияләр тыныч характерда бара.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Катнаш көрәш сәнгате (ММА) көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFS лигасы белән контракт төзеде. Ул UFC — катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе булды. «Мин беләм: Россиядә анда көрәшергә миннән дә лаеклырак егетләр күп, әмма кем дә булса ул шанстан баш тарта алыр идеме? ММА дөньясында истә калу өчен барысын да эшләрмен. Кызыл китапка кергән татар егете UFC лигасында! Алга!» — дип яза көрәшче үзенең инстаграм сәхифәсендә. Читать дальше...
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлде, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Мәрхүмнәрнең өчесе ир-ат, берсе хатын-кыз. Ир-атлар 1927, 1930, 1982 елда туган. Хатын-кыз 1932 елгы. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә. Шулай итеп, республикада коронавирус корбаннары саны 237 булды.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы Рауль Мирхәйдәровка Россия Табигый фәннәр академиясе академигы исеме бирелде. Галимне мактаулы исеме белән Татарстан Язучылар берлеге котлады. Рауль Мирхәйдәров – язучы, гомуми тиражы 10 миллион данәдән артык булган утыздан артык китап авторы, СССР Эчке эшләр министрлыгының әдәби премиясе лауреаты (1989 ел), атказанган сәнгать эшлеклесе (1999 ел), заманча рәсем сәнгатенең иң зур коллекционерларының берсе (2000 дән артык картина).
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Югары Ослан районының Бакча-Сарай авылында урнашкан аграр профилле «Матюшино урта гомуми белем бирә торган» аз комплектлы мәктәпнең Татарстанда иң яхшыларның берсе булуын хәбәр итте. Министрлык мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев белән «Российская газета»да чыккан әңгәмәне дә урнаштырган. Хәзерге вакытта 32 бала белем ала торган Бакча-Сарай мәктәбенең ике катлы бинасы, авыл читендә теплицасы, гаражы, су башнясы һәм мәктәп яны территориясе бар. Читать дальше...
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәктәп укучыларының «Медицинаның киләчәге» Идел буе ачык олимпиадасы башланды. Олимпиада «биология» гомуми белем бирү фәне буенча үткәрелә. Катнашу өчен 9-11 сыйныф укучылары чакырыла, диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә. Беренче (читтән торып) этапта укучыларга 8 иҗади бирем чишәргә тәкъдим ителә. Җаваплар 9 февральгә кадәр кабул ителә. Олимпиаданың йомгаклау этабы 21 мартта узачак. Үткәрү форматы соңрак игълан ителәчәк. Икенче этап биремнәре иҗади характердагы биремнәрне... Читать дальше...
Для этого он сегодня пообедал вместе с учениками третьего класса.