(Кукмара, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмарадагы фатирларның берсендә ир-ат мәете табыла. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частена сылтама белән район газетасы хәбәр итә. 17 гыйнварда 10.48 сәгатьтә янгын-коткару частена хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, Ворошилов урамында урнашкан фатирның ишеген ачарга ярдәм сорый. Урынга коткаручылар, полиция, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре килә. Фатирда 1974 елда туган ир-атның мәете табыла. Үлемнең барлык... Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышта татар шагыйре Шәйхи Маннурның 116 еллыгы уңаеннан митинг үткәрелде. Анда аның иҗат әһелләре һәм иҗатын яратучылар катнашты. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Шигърият бәйрәмендә Шәйхи Маннур исемендәге премиянең яңа лауреатларын игълан иттеләр. 2021 елда мактаулы премиягә язучы, прозаик Камил Кәримов ия булды. Лауреат бу ел аның өчен юбилей елы булуын әйтте. «Мин 70 яшьлегемне һәм яза башлавыма 40 ел тулуны билгеләп үтәм. Шулай ук 35 ел элек мине бу премиягә тәкъдим иткәннәр иде... Читать дальше...
Город Нурлат в завершении первой трудовой недели после новогодних каникул и отдыха.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районы юлларына кар көртләре белән көрәшкә 20 берәмлек махсус техника чыккан. Алар — катнаш юл машиналары һәм «КАМАЗ», төрле трактор, автогрейдер, төягеч. Бу турыда «Алькеевские вести» яза. «Алексеевскдорстрой»ның Әлки участогы башлыгы Рашат Гыйззәтуллин сөйләгәнчә, техника керә алмаган участокларны кардан арындыру өчен тәҗрибәле бригадир Рамил Гайфуллин җитәкчелегендә юл эшчеләре чыккан. Алар җәмәгать транспорты тукталышларын һәм трассаларның... Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо»сы белән көч сынашты. Уен 2:0 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды. Беренче ике периодта голлар булмады. Өченче периодта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста бозга чыкмады, ТНВ каналында хоккей уенын шәрехләүчеләр хәбәр итүенчә, ул әлеге уенда җәрәхәтләнгән. Периодның дүртенче минутында Кирилл Петров, «Торпедо» капкасына беренче алканы кертеп, исәпне ачты (1:0). Читать дальше...
Приложение в пилотном режиме запустят в нескольких регионах страны.
Смерть трех возрастных татарстанцев зафиксировано по состоянию на 17 января 2021 г.
Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәте Навальныйны тоткарлавын раслады. Аның мәхкәмәгә кадәр сак астында булачагы хәбәр ителде.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килә. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин, дип искәртә синоптиклар. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -23.. -28, аязган... Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казанның УНИКС баскетбол командасы ВТБ Бердәм лигасы чемпионатының чираттагы матчында кунакта «Химки» клубын 93:87 исәбенә отты һәм өченче баскычта урнашты. «Химки» (Химки) — УНИКС (Казан) — 87:93 (21:21, 25:24, 17:20, 24:28). Иң нәтиҗәле уенчылар: Швед (33), Мики (13), Макколлум (18) — Смит (22), Канаан (22), Уайт (16), Браун (14). 23 гыйнварда Түбән Новгородта узачак киләсе турда казанлылар шул исемдәге клуб белән очраша. 20 гыйнварда... Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан юлында ике җиңел автомобиль һәм «КАМАЗ» катнашында авария булган, юл һәлакәтендә ир белән хатын имгәнгән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген Менделеевск районы трассасында ике җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машиналарның икесе дә яньчелгән, ә «КАМАЗ» юл читенә төшеп киткән. Нәтиҗәдә, бер машинадагы ир белән хатын имгәнгән. Аларның бер яшьлек баласы җәрәхәтләнмәгән.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татар егете Дамил Шәрәфетдинов бокс буенча «Матч ТВ» Кубогында яхшы чыгыш ясаган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайты хәбәр итә. «Нижгар татары Дамил Шәрәфетдиновны бокс буенча „Матч ТВ“ Кубогында уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм спорт карьерасында яңадан-яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз!» — диелә хәбәрдә. Турнир Сочида уза. Дмитрий Бивол командасы боксчысы Дамил Шәрәфетдинов 91 килограммнан югарырак ... Читать дальше...
Исследователи сравнили эффективность различных упражнений для улучшения кровоснабжения артерий.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 февральдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановның юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Кичә программасында актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар һәм «Өйләнәм.тат» спектакле, диелә хәбәрдә.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Parler социаль челтәренә нигез салучы Джон Матце үз адресына килгән янаулар аркасында гаиләсен алып качып киткән. Әлеге социаль челтәр АКШның гамәлдәге Президенты Дональд Трамп тарафдарлары арасында популяр. Бу хакта Американың Fox News телеканалы суд документларына сылтама белән хәбәр итә. Компания юристлары әзерләгән документта әйтелгәнчә, Parler социаль челтәренең күп кенә хезмәткәрләре эзәрлекләүләрдән котылу өчен яшәү урыннарыннан качып киткән. Калганнары... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Нурлатского района Республики Татарстан
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген туплы хоккей буенча Россия чемпионатында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы яңа елда читтә тәүге матчын үткәрде һәм Кировта «Родина» клубын 5-3 исәбенә отты. 16 матчтан соң «Ак Барс-Динамо» активында 13 очко бар, команда турнир таблицасында тугызынчы баскычта урнашты. Киләсе турда 20 гыйнвар көнне Казан командасы Сыктывкарда «Строитель» клубы белән очраша. «Родина» (Киров) — «Ак Барс-Динамо» (Казан) — 3:5 (1:3). Гол кертүчеләр: Шицко (29)... Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын QR-кодка алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов Гайдар форумында шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза. «Без Эчке эшләр министрлыгындагы коллегалар белән бергә кушымта эшләдек һәм аны килештердек, анда машина йөртү таныклыгы турында мәгълүмат белән QR-код булачак. Инспекторларны кодны уку өчен махсус җайланма белән тәэмин итәчәкләр»... Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда янган шәхси йортта хәрабәләрне аралаган вакытта ир-ат мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Иртән 6.54 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Чирмешән районы Югары Кәминкә авылының Совет урамында шәхси йортта янгын турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндергәч, кисәүләр арасыннан 63 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар. Янгын сәбәбе әлегә билгеле түгел. Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Россия илчесе Сергей Кузнецов 67 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Әбү-Дабидагы илчелеккә сылтама белән хәбәр итә. «Илчелек Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россиянең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Сергей Кузнецовның вакытсыз үлүенә бәйле рәвештә тирән кайгы кичерә», - диелә дипломатик миссиянең Twitter социаль челтәрендәге хәбәрендә. Үлемнең сәбәбе әлегә хәбәр ителми. Сергей Кузнецов 1953 елда туган. Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава шартларының бозылуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә. Республика территориясендә урыны белән томан көтелә. Казанда ул төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төшәчәк, дип искәртә синоптиклар. Кичә төбәктә көчле буран булды. Һава торышының начараю аркасында республика юллары автобуслар хәрәкәте өчен вакытлыча ябылды. Хәзер исә юлар кабат ачылды. Метеорологларның башлангыч фаразлары нигезендә... Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә 78 яшендә Советлар Союзы Герое, РФ Дәүләт Думасы депутаты, тумышы белән Башкортстаннан булган Николай Антошкинның вафат булган. Федераль гаммәви мәгълүмат чаралары Хәрби җитәкчеләр клубына сылтама белән шулай дип яза. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Николай Антошкин – совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Генерал-полковник, 1нче класслы хәрби очучы, Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы, Чернобль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Читать дальше...
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников үзенең телеграм-каналында коронавирусны өйдә дәвалаудагы төп хатаны атады. Аның ахыры үлем белән тәмамланырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Табиб коронавирус инфекциясенең ОРЗ категориясенә керүен искәртте. «КОВИД-ОРЗ – теләсә нинди ОРЗ кебек үк үзеннән-үзе уза торган авыру. Ул ярдәмче чаралар күрүне генә таләп итә», - дип искәртте ул. Аның сүзләренчә, хәтта коронавирус йоктырган кайбер... Читать дальше...
Башкортстаннан коронавирус сәбәпле үлгән барлыгы 26 медицина хезмәткәренең исеме билгеле.
С 1 января 2021 года список необходимых медицинских препаратов стал короче, но с учетом пандемии в него добавились средства индивидуальной защиты.