(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан юлында ике җиңел автомобиль һәм «КАМАЗ» катнашында авария булган, юл һәлакәтендә ир белән хатын имгәнгән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген Менделеевск районы трассасында ике җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машиналарның икесе дә яньчелгән, ә «КАМАЗ» юл читенә төшеп киткән.
Нәтиҗәдә, бер машинадагы ир белән хатын имгәнгән. Аларның бер яшьлек баласы җәрәхәтләнмәгән.