(Саба, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Саба таңнары», Рөстәм Исмәгыйлев). Саба районының Түбән Симет авылында яшәүче Сәид Талиповнын теләге чынга ашты. Сәиднең хыялын «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский чынга ашырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Беренче сыйныфта укучы малай югары тизлекле яхшы велосипед турында хыялланган булган. Аны Кыш бабайдан хат язып та сорый. Велосипедны Сәидкә район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов... Читать дальше...
(Балык Бистәсе, 3 гыйнвар, «Татар-информ», « Авыл офыклары »). Казанда XI россиякүләм «Туым Жондозы» — «Рождественская звезда» бәйгесе җиңүчеләре 2 февраль көнне билгеле булды. Балык Бистәсе районының «Йолдызчык» ансамбле җиңү белән кайтты. «Бу безнең генә җиңү түгел, бу авылдашларның да зур җиңүе», — дип белдерде Казаклар Чаллысының фольклор коллективы җитәкчесе Сергей Новиков. Керәшен җырларын башкаручылар арасында Мамадыш районы Колышчы авылыннан Ангелина Солганова гран-прига лаек дип табылды. Читать дальше...
(Чирмешән, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында яшәүче Сәгыйть Каюмов, быел да кар сыннары ясап, Яңа ел кәефе булдырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Быел ул Кыш бабай, Кар кызы, үтеп баучы ел символы — күсе һәм киләсе ел символы — үгез сыннарын ишегалдында ук ясаган, монда үзенә күрә бер әкияти мәйданчык барлыкка килгән. Кич белән Каюмовларның өйләре дә ерактан балкып тора, аны гирляндалар белән бизәгәннәр.
Хатны татар, башкорт, осетин, бурят, якут һәм башка милләт вәкилләре имзалаган.
Электр поезд аша Арча районына Кыш Бабай резиденциясенә барып булачак.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Туристлар Яңа елда чит илгә оештырылган сәфәрләрнең вакытын сизелерлек киметкән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Biletix компаниясенә сылтама белән хәбәр итә. Компания белгечләре 2021 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварга кадәр кулланучыларның кунакханәдән урын белешеп кую турындагы мәгълүматларын анализлаган. Нәтиҗәдә, узган елның шул чоры белән чагыштырганда чит илгә сәяхәтләрнең 13 көннән 9 көнгә кадәр кимүе ачыкланган. Туристлар Россия буйлап сәяхәттә, 2020 елдагы кебек үк, уртача җиде көн вакытын үткәргән.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Революциягә кадәр Җәмигъ мәчете булган Карсноармейская урамындагы элеккеге армия клубы бинасын Ким Назаретов исемендәге джаз мәктәбенә биргәннәр. Бу хакта Ростов-на-Дону шәһәре администрациясенә сылтама белән donnews.ru порталы хәбәр итә. Әлеге портал мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бина муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Ким Назаретов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә беркетелгән. Джаз мәктәбенә башка бина кирәклеге турында Ростов хакимияте беренче ел гына әйтми. Читать дальше...
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәре төгәлләнгәннән соң Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны янә арта башлаячак. Йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Бер атнадан соң, бәйрәмнәрнең беренче биш көне үткәч, кешеләр бер-берсе белән контактка керү сәбәпле, авыручылар саны артачак», - дип ачыклык кертте белгеч. Эксперт сүзләренчә, хәзерге вакытта илдә коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, әмма киеренке булып кала. Читать дальше...
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 марттан яңа торак йортлардагы барлык фатирларда автоном янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырачаклар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Күзәтчелек һәм профилактика эшчәнлеге департаменты директоры Ринат Еникеев шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «Хәзерге вакытта кагыйдәләр җыелмасына яңа төзелгән йортларда янгын сигнализациясе һәм махсус датчиклар урнаштыруга бәйле таләпләр кертелгән», - дип ачыклык кертте ул. Шул ук вакытта... Читать дальше...
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы саклана, кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада бераз кар, шулай ук җепшек кар явуы көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык хасил булачак. Моннан тыш, «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар бозлавык һәм томан турында кисәтә. Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.
В соревнованиях приняли участие юные футболисты 2008 г.р. и младше.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта. Коронавирустан 1938 елгы ир-ат һәм 1946 елгы хатын-кыз дөнья куйган. Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү... Читать дальше...
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан юлында җиңел автомобиль автобус белән бәрелешкән. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген иртән Чистай районында җиңел автомобиль шоферы, идарәсен югалтып, каршы як полосадан хәрәкәт итүче автобуска ышкылып узган. Авария нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Фотодан күренгәнчә, җиңел автомобиль салонында шоферны куркынычсызлык мендәре саклап калган.
Переходящий кубок в этом году завоевала команда Нурлатской гимназии
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда банк бүлеге янында бер ир-атны тукмаганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 31 декабрьдә көндез Чистай урамындагы банк бүлеге янында бер ир-атны кыйнаганнар. Ул әлеге банкта гариза язарга җыенган булган, әмма бина янында танышларын очраткан. Ир-ат сүзләренчә, алар аннан акча таптыра башлаган. Тиздән ир-атлар арасында низаг купкан һәм моның ахыры үзара тукмашу белән тәмамланган. Шуннан соң зыян күргән ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Читать дальше...
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация ясату нәтиҗәсендә ОРВИ симптомнары күзәтелергә һәм хроник авырулар көчәергә мөмкин. Бу хакта РБК белгечләргә сылтама белән хәбәр итә. «Кешедә ОРВИның бернинди симптомнары да (томау, ютәл, температура, хәлсезлек) булмавы шарт. Шулай ук вакцинациягә кадәр бер ай дәвамында хроник авыруларның кискенәюе күзәтелергә тиеш түгел», - дип искәртте «Лидер Медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков. Фундаменталь... Читать дальше...
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстан территориясендә янә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республика территориясендә, Казанны да кертеп, юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә метеорологлар. Моннан тыш, синоптикларның мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшәчәк. Шул ук вакытта, республикада дымлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак.
Перед новогодними праздниками исполнились желания четырех сельских детей.
(Бөгелмә, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бүген Гыйльмурый әби Гафиятуллина үзенең олуг бәйрәмен — 103 яшьлек туган көнен билгели. Шул уңайдан хөрмәт иясен туганнары, якын танышлары котлады. Бөгелмә шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән исә аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова тәбрик итте. Гыйльмурый әби тумышы белән Шөгер (хәзерге Лениногорск) якларыннан. Бөгелмә районының Сугышлы авылына күченеп килгәч, язмыш аны булачак тормыш иптәше Газинур белән очраштыра. Читать дальше...
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 1 мартыннан Россиядә автомобильләрне техник карау процедурасын камерага яздырачаклар. Шуңа бәйле үзгәрешләр «Транспорт чараларын техник карау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль законның яңа редакциясендә урын алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Техник карау операторлары техник карау бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына түбәндәге мәгълүматларны (техник диагностика үткәрелгән... Читать дальше...
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Татарстанда дүрт судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. Владимир Путин указы нигезендә, Рәис Гаязов – Биектау район суды, Станислав Алексеев ТР Арбитраж суды хөкемдары итеп билгеләнде. Моннан тыш, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дә судьялар алышынды. Автокалада бу вазифаны – Әлфинур Гыймазетдинова, Алабугада Лилия Хөснетдинова биләячәк.
Өч элек элек мәчет бинасын сатуга чыгарганнар иде.
1 января страховые пенсии неработающих пенсионеров проиндексированы на 6,3% с 1 января и вырастут в среднем до 17 443 рублей, сообщает ТАСС.
(Чаллы, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллының Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе бинасына 82 млн сумга ремонт ясалган. ТР Мәдәният министрлыгы журналистларга Чаллыда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән биналарны күрсәтте. Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе мәдәният идарәсенә караган биналар арасында иң авыр хәллесе булган. Әлеге бина «Мәдәният» милли проекты программасына кертелгән. Софинаслау кысаларында акча федераль һәм республика чыганакларыннан бүленгән. Читать дальше...