(Әлки, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре») . Әлки районының Салман авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында барлыгы 111 сыер асрала. Әлеге авылда яшәүчеләр 2020 елда 7 миллион сумлык сөт тапшырган. Салман авыл җирлеге составына керүче авылларда яшәүчеләр хезмәт сөючәнлекләре белән дан тота. Халык 244 баш мөгезле эре терлек асрый (шуларның 111е — сыер), 46 дуңгыз, 326 сарык, 50 кәҗә, 10 ат, 1452 кош, 37 йорт куяны һәм 114 умарта оясы тота. Бу хакта гражданнар җыенында авыл җирлеге башлыгы... Читать дальше...
(Аксубай, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Аксубай районы мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көнен ачу уңаеннан күләмле чара узды. Туган як тарихын өйрәнү музее чуаш, татар, рус милли чигүләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте. Музей директоры Әлфия Нурхәмитова районның кул эшләре осталары тәкъдим иткән паннолар буенча бизәкләр тарихы турында сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аксубай үзәк китапханәсе кунакларны «Туган тел — халык байлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән каршы алды. Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Объектив икътисади кыенлыклар булуга карамастан, 2020 елда мәдәният тармагындагы бер генә хезмәткәр дә социаль зыян күрмәгән. «Без хәтта уртача хезмәт хакының фаразланган айлык керемнәрдән якынча 4 процентка артуына да ирештек», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында. Ирада Әюпова авыл җирендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең индивидуаль төзелеш өчен җир кишәрлеген ташлама белән алу мөмкинлеген искәртеп үтте. Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Процедура видеосын ул Instagram аккаунтында куйган. Министр кичә дәүләт хезмәтләре порталы аша вакцинациягә язылганын, ә бүген инде беренче прививканы ясатканын сөйләде. Икенче фазаны ул 21 көннән соң узачак. Министрлык башлыгы «Коронавирустан прививка: әйеме әллә юкмы?» ... Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме 4 856 сум тәшкил итәчәк, ә узган ел ул 4 686 сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева социаль челтәрдәге туры эфирда хәбәр итте. «ТР Президенты ярдәме белән без 2020 елның 1 июненнән өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр бирә башладык. Бу түләү Россия Федерациясе дәрәҗәсендә кертелде, әмма илле процентын республика финанслый. Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә республикада салкын һава торышы саклана: термометр баганасы -19, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязган вакытта -27 градуска кадәр төшәчәк. Көндез төбәк җылы атмосфера фронты зонасында булачак - кар явачак, урыны белән буран, көньяктан секундына 13 метрга кадәр көчле җил көтелә. Һава торышы -7дән алып -12 градуска кадәр... Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда елга суднолары паркын яңартырга кирәк, чөнки бу, барыннан да элек, пассажирлар ташу куркынычсызлыгына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. «Елга судноларын яңартырга кирәк. Безнең суднолар төзү заводының мөмкинлекләрен бәяләргә кирәк. Суднолар йөртү компаниясенең барлык күчмә составына 40-50 ел. Ул инде үз эшен эшләде», - дип искәртте республика җитәкчесе. Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Covid-19 коронавирусыннан массакүләм вакцинация старты пандемия аркасында кертелгән чикләүләрне алу өчен сәбәп түгел. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүген чикләүләрдә бернинди йомшартулар көтелми. Бездә вакцина алганнар бик аз. Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Сәйдәш» мәдәни үзәге холлында оештырылган махсус күргәзмәне карады. Экспозициядә республиканың транспорт комплексы өчен проектлар төзи һәм гамәлгә ашыра торган предприятиеләр һәм компанияләр тәкъдим ителде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводының яңа проектлары турында «Ак Барс... Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары алдында заманча булу бурычы торуын әйтте. «Журнал битлек, программа рәвешендә генә булып кала, ә „тышлык“ артында зур медиадөнья тора. Анда музыкаль, видео, уен форматлары булырга тиеш», — диде ул Г.Тукай әдәби музеенда узган журналларны тәкъдим итү кичәсендә. Аның фикеренчә, тормыш бик үзгәрүчән, һәм бүгенге яшьләрне театр, газета, радио, телевизор белән кызыксындырып булмый. Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эре юл проектларын гамәлгә ашырганда халык мәнфәгатьләрен исәпкә алуны сорады. «Теләсә кайсы эре проект җирле халык мәнфәгатьләренә кагыла. Без бу мәсьәләләргә һәрвакыт игътибар белән карарга тиеш. Карарларны халык белдергән барлык кисәтүләрне дә ишетеп, гражданнар мәнфәгатьләрен үтәп, кабул итү мөһим», - диде ТР Президенты республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында. Рөстәм... Читать дальше...
23 гыйнварда Русия төбәкләрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны кулга алуга каршы протест чаралары көтелә, Башкортстан мәктәпләре бу көнгә тематик чаралар уйлап тапкан.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музее татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Фатих Әмирхан атналыгы»н башлап җибәрде. Атналык «Фатих Әмирхан ядкярляре» лекциясе белән башланды. Лекцияне 170нче мәктәп укучыларына Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева алып барды. Лекциядә Фатих Әмирханның Габдулла Тукай әдәби музеенда урын алмаган Татарстан Милли музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында сөйләнелде. Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мәгариф» журналының яңа «Милли көй» проекты композитор Эльмир Низамов иҗат иткән әсәрдән башланып китә. «Петр Чайковский „Ел фасыллары“ циклын „Нувеллист“ журналы өчен махсус язган булган. Ул музыка тарихында бик матур әсәр булып калды. Мин дә, аның идеясе белән илһамланып, балалар өчен әсәр яздым», — дип сөйләде ул Г. Тукай әдәби музеенда узган журналларны тәкъдим итү кичәсендә.
Организация горячего питания в школах Нурлатского района производится в соответствии с требованиями Роспотребнадзора.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе бинасында КПССның Казан шәһәр комитетының элеккеге беренче секретаре Геннадий Зерцалов белән хушлашу мәрасиме узды. Хушлашу мәрасимендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Геннадий Зерцалов Татарстан Республикасы башкаласы һәм республиканың... Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда беренче балага айлык түләү күләме 9 713 сумга кадәр арткан. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева социаль челтәрдәге туры эфирда хәбәр итте. «Узган елдан беренче балага айлык түләү тәртибе үзгәрде. Гаиләгә түләү күләме ике яшәү минимумына кадәр арттырылды. 2020 елда өч кешедән торган гаилә 61 674 сум кереме булганда, гаилә балага яшәү минимумы күләмендә ярдәм дәгъва итә ала иде. Читать дальше...
(Чаллы, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстанда Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елына багышланган күкрәк билгесе чыгарачаклар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Халыклары ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Халыклар бердәмлеге һәм туган телләр елында төрле халыкларның мәдәниятләренә багышланган ачык киңлекләрдә узачак чаралар тренд булырга тиеш. Этнотуризмны үстерү буенча планнар да бирегә керә. Читать дальше...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Болгарда егетләр өчен, Казанда кызлар өчен узучы Мөселман яшьләре форумында 120 катнашучы шушы көннәрдә «Нәфес һәм йөрәкнең рухи авырулары» темасына вәгазьләр тыңлый, остазлардан үгет-нәсыйхәтләр ала, хәрәкәтле уеннарда, квестта, төрле мастер-классларда катнаша. Мисал өчен, кичә башкалабызның «Заречье» лагерена килеп, күренекле абыстай Мәрьям ханым Зәбирова гафләт турында сөйләде, кызлар исә үз чиратында командаларга бүленеп, намаз, ураза, Коръән укуга кагылышлы гафләткә мисаллар китереп чыгышлар ясады. Читать дальше...
С начала года в районе произошло 8 пожаров, погибших не имеется. Районная рабочая группа начала подомовой и поквартирный обходы по проверке соблюдения пожарной безопасности.
В круглосуточном режиме работают 12 единиц техники, более 30 человек, а также 11 управляющих компаний и ТСЖ города.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин бүген Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы утырышында чыгыш ясады. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул анда Ростов-Дондагы тарихи мәчет бинасының, мөселманнарның күп еллык сорауларына карамастан, джаз мәктәбенә бирелү проблемасына игътибарны юнәлтте. Мөфти Гайнетдин билгеләп үткәнчә... Читать дальше...
Также она делает цветы из бисера, вяжет и вышивает. Вместе с супругом воспитали троих детей. Глава семьи Хатип ага - заслуженный механизатор Республики Татарстан.
“Об итогах года, планах на текущий год и существующих проблемах”. Сходы проходят с с участием Алмаза Ахметшина.
Нынешняя зима непредсказуема.Нынешняя зима непредсказуема.