(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районы Антоновка авылыннан «Бездненские зори» фольклор ансамбле җитәкчесе Татьяна Королевага «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесен тапшырдылар. Бүләкне муниципалитет башлыгы Фәргать Мөхәммәтов тапшырды. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза. Район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова сөйләвенчә, Татьяна Степановна озак вакытлар Антонов урта мәктәбе директоры булган. Мәгариф учреждениесе иң яхшылардан санала иде. Бурумова сүзләренчә, мәктәпнең... Читать дальше...
(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районының Зур Сәрдек җирлегендә Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннарының йортларына элмә такта куелды. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасына Адай авылының клуб мөдире Фәния Хәбибуллина хәбәр итте. «15 февраль — Россиядә Интернациалист сугышчыларны искә алу көне. Шул уңайдан Зур Сәрдек авыл җирлегендә әфганчы егетләребезнең һәм сугыш ветераннарының туган нигезенә элмә такта куелды. Алар төрле тармакларда үзләренең тырыш... Читать дальше...
Всего за период пандемии коронавируса в республике зарегистрировано 240 случаев смерти.
Во время пандемии коронавируса социальные работники наравне с врачами оказались на передовой. Нелегко пришлось в этот ответственный период и коллективу Нурлатского дома-интерната для престарелых и инвалидов.
В ближайшее время ожидается очередное поступление вакцины.
На сегодняшний день ни у одного нурлатца не обнаружили новую коронавирусную инфекцию.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Кама Аланында тренерлар Александр Нестеров һәм Финист Зарипов башлап җибәргән эш бүгенге көндә уңай нәтиҗәләрен бирә. Башта алар ишегалды клубы оештыра. Аннары беренче штаб булдырыла. Гадәти төзелеш вагонында оешкан бу штабта яшь спортчылар җыелышып фикер алышалар, планнар билгелиләр. Форма һәм спорт инвентаре дә шунда саклана. Тиздән бистә хакимияте дә ярдәмгә килә. Яктыртылган, агач бортлар, җанатарлар өчен эскәмияләр, командалар өчен урыннар булган чын ачык шугалак ясала. Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Һәр мөселман кешесенең йортында Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш, дип саный Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев. «Коръән аятьләренең иң хәерлесе, иң бөеге — Аятел-Көрси. Ул төрле шайтаннардан, зарарлардан киртә булып тора. Әлбәттә, безне Аллаһы Тәгалә саклый, әмма бу сәбәпче булып тора. Мөселманның өендә Коръән аятьләре эленеп торырга тиеш», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га биргән интервьюда . Тимергали хәзрәт әйтүенчә, догаларның чиста урында булуы мөһим. Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Саләх» мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев мөселманнарның ярымай тагып йөрүе турында үз фикерен әйтте. «Ярымай тагу төрекләрдән килгән. Шәригатьтә ярымай тагарга кирәк, дигән әйбер юк. Ислам динен кабул иткән кеше „Лә иләһә иллә алла, мухаммадур-расулуллаһ“ сүзләре белән мөселман була. Мөселман хатын-кыз яулыктан, ир-ат түбәтәйдән булырга тиеш. Төп атрибутика шушы. Тагын нәрсәдер тагып йөрү мөһим түгел», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда . Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан икмәк пешерүчеләренә һәм он тартучыларга ярдәм итеп 114 млн сумнан артык акча бүлеп бирәләр. Россия төбәкләре буенча Хөкүмәт 4,7 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу күрсәтмәне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Субсидияләр бирүнең максаты — икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрне тотрыкландыру. Документ Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Министрлар Кабинеты башлыгы кабул иткән азык-төлеккә бәяләрне киметү чаралары комплексына керә.... Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан фатирдан исерек хуҗаны коткарганнар. Бүген 10.53 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Димитров урамындагы торак йорттагы фатирларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. 2 кв. метрлы аш бүлмәсендә йорт җиһазлары һәм шәхси әйберләр янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр берничә минутта янгынны сүндергәннәр. Кунаклар бүлмәсендә исерек фатир хуҗасын тапканнар. Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус кеше организмының барлык системаларына да диярлек йогынты ясарга мөмкин. Аның нәтиҗәләре шул исәптән тән тиресендә дә күренергә мөмкин. Бу хакта табиб-дерматолог, косметолог Станислав Арканниковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә. Табиб сүзләренчә, косметологлар еш кына коронавирус инфекциясе белән авыручыларда тире торышының начараюын билгеләп үтә. «Әлбәттә, теләсә нинди вируслы авырудан кебек үк иммун системасы Covid-19 инфекциясеннән дә зыян күрә. Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйган. Илдар Кыямов Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. «Кара чишмә карьясы», «Моңлы „Саз“, моңлы гомер», «Мин сәхнәдә — рухани» китаплары авторы. Быел Татарстан китап нәшриятында «Җырларымда ... Читать дальше...
Каршылык чарасын оештыру турында канунны бозган өчен уртача 10 мең сум штраф салына.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Идел буе федераль округ территориясендә, шулай ук Татарстанда явым-төшем көтелә. Белгеч сүзләренчә, Көньяк һәм Урал федераль округында да һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Якындагы көннәрдә Идел буе федераль округында җепшек кар һәм бозлавык көтелә. Бигрәк тә Башкортстанда көчле явым-төшем — карлы яңгыр, буран, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә. Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Большереченск районы Үләнкүл авыл җирлегендә өлкә территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннары булдыру буенча проектны чынга ашыру кысаларында туристлык маршрутын тәкъдим иттеләр. Каракүл авылында Себер татарлары күптән инде биредәге күлдән ризык әзерләргә су алу өчен бозны файдалана. Күлгә барып, эчәр өчен боз ватып алу туристик маршрутка кергән. Авылда кое һәм суүткәргеч юк, җәй көне дә эчәргә яраклы су юк, шуңа күрә боздан эчә торган су алу традициясе һәм ысулы булып калган. Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры «Тыпырдык» спектаклен франшиза буларак һәрбер татар театрына бүләк итәргә әзерлеген белдерде. Курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм әлеге спектакльнең авторы Илгиз Зәйниев ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә телне саклауда театрның роле турында ясалган чыгышында әлеге спектакльгә дә тукталды. «Спектакльне куяр өчен композитор Эльмир Низамов, хореограф, „Алтын битлек“ театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла... Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, яшь бала үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Чаллыдан үз хәбәрчесе сөйләде. Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган. Беренчел мәгълүмат буенча, «Дэу Нексия» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике машина да җимерелгән. Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Нексия» автомобилендәге ир белән хатын һәм «Лада Гранта»... Читать дальше...
Нешуточные снегопады, позабытые за последние годы морозы и радуют, и немного напрягают многих нурлатцев.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
Чанышева шимбә көнне тоткарланган иде.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Идел» ). Җырлый-җырлый теш дәвалаучы табиб күргәнегез бармы? «Идел» редакциясенә шундый егетне чакырдык бит әле. Интернет киңлекләрендә үзен «Җырлаучы стоматолог» буларак танытучы Илшат Мөхәммәтҗанов Чаллыдан Казанга күченде. Кыскасы, Казанны ул җырлый-җырлый яуларга җыена. Казанны яулау Түбән Кама егете Илшат Мөхәммәтҗанов бала чагыннан ук табиб булырга теләгән. Ижау дәүләт медицина академиясе, Самара дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Хыялы — үзенең теш дәвалау клиникасын булдыру. Читать дальше...
(Казань, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 86 яңа очрагы ачыкланды. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 82 кеше авырулар белән элемтәдә булган. 29 кеше хастаханәдә, 57 кеше өйләрендә дәвалана. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иң күп ковид йоктыручылар (29 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Шулай ук 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керә торган 18 кеше бу чирне йоктырган. Өченче... Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварыннан Россиядә автомобильчеләр өчен берничә яңа штраф гамәлгә керде. «Позиция права» компаниясенең идарә итүче партнеры Егор Редин шул хакта сөйләде. Белгеч сүзләренчә, Административ хокук бозулар кодексына автомобильчегә сүтелгән яки ташлап калдырылган машина өчен кисәтү яки 1-3 мең сум күләмендә штраф салу нормасын керткәннәр. Әлеге норма «автохлам өчен штраф» дигән рәсми булмаган исем алды. Бу турыда «Прайм» агентлыгы хәбәр итә. Моннан тыш... Читать дальше...