(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевск шәһәренең «Ушков утраулары» паркында өченче тапкыр рәттән Раштуа күңел ачулары узды. Бәйрәмнең кульминациясе иң яхшы Раштуа чанасына конкурс булды. Бу хакта «Менделеевские новости» яза. Барысы Менделеевск районы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләреннән ун эш тәкъдим ителде. Беренче урынны Балалар иҗат үзәге вәкилләре алды. Моннан тыш, Раштуа ярминкәсендә төп капкаларны, хуҗалыклар өчен мәйданчыкларын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сафларын бертөрле стильдә бизәделәр. Читать дальше...
(Әгерҗе, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Бүген Әгерҗе районына эшлекле визит белән Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов килде. Очрашу барышында Әгерҗедә транспорт-логистика һәм индустриаль парк төзү планнары турында да сүз барды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Фәрит Мөдәрис улы Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев һәм Горький тимер юлы башлыгының территориаль идарә буенча урынбасары Александр Лапшин белән берлектә Әгерҗе станциясенең эксплуатация локомотив депосында һәм сортировкалау тавында булдылар.
8 гыйнвар шагыйрь һәм мәгърифәтче Гали Чокрыйның тууына 195 ел тулды. Башкортстанда аны ел буе зурлап билгеләячәкләр.
(Азнакай, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк» , Таңсылу Саниева). Бүген Р.Ишкәев ял паркында «Санифест» креатив чаналар бәйгесе узды. Традициягә әйләнгән, инде күпләр көтеп алган әлеге фестивальдә быел авыл җирлекләреннән, мәдәният йортларыннан, төрле оешма-предприятиеләрдән 54 команда катнашып, һәркайсы кабатланмас чаналар әзерләгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Фестивальдә катнашучыларга төп таләп — чана белән мөмкин кадәр озынрак юл узу һәм чананы гадәти булмаган итеп бизәү. «Санифест»... Читать дальше...
(Актаныш, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). 6-7 гыйнварда Актанышның «Батыр» спорт комплексы татарча көрәш мәйданына әверелде. Районның 27 мәктәбеннән килгән команда көрәшчеләре шәхси беренчелектә бил алышты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Егетләргә Россия һәм Татарстан чемпионнары Искәндәр Мортазин, Раббани Нургалиев, Фарис Хуҗин да үрнәк күрсәтте. Кыш Бабай призына узган татарча көрәш турнирында алар зурлар төркемендә бил алышты. Аларның көрәш... Читать дальше...
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда БДБ илләре уеннарын бу елның август–сентябрь айларына якынрак уздырырга планлаштыралар. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Россия спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров сөйләде. «Уеннар елның икенче яртысына планлаштырылган, без аларны Токиодагы Олимпия уеннарыннан һәм Кытайдагы җәйге Универсиададан соң үткәрергә планлаштырган идек. Ягъни августта яки сентябрьдә. Мартта БДБ илләре министрлары белән чираттагы сөйләшүләрдән соң... Читать дальше...
Вашингтонда мәхкәмәдә 15 кешегә Капитолийга һөҗүм итүдә гаепләү белдерелгән.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл кырыена төшеп киткән машинадагы ике бала зыян күргән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары сөйләде. Юл-транспорт һәлакәте бүген 14.30 сәгать тирәсендә Казан-Шәмәрдән юлында булган. Шаһитлар сүзләренчә, «Рено» автомобиле йөртүчесе бозлавык юлда идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. «Машинадагы биш һәм өч яшьләр тирәсендәге ике малай да зыян күргән», — дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Шимбә, 9 гыйнварда Татарстанда буран чыгарга, бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтте. «2021 елның 9 гыйнварында Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән бурын чыгарга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә. Моннан тыш, төнлә һәм көндез бозлавык һәм кар көртләре фаразлана.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшь егет сөйгәнен һәм аның ата-анасын суеп үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Фаҗига кичә Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган. 22 яшьлек егет 18 яшьлек сөйгәненә кунакка килгән. Анда кызның әти-әнисе белән егет арасында низаг чыккан. Егет пычак алып, 59 яшьлек хатын-кызны, аның 62 яшьлек ирен һәм сөйгән кызын суеп үтергән. Читать дальше...
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Казанда, Аракчино кичүендә, Татарстанда беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады. Судно хуҗалары ярга чыкмыйча гына ягулык сала алачак. «Без йөзеп йөри торган ягулык салу станциясен ачарга булдык (ПЗС), ул җәен дә, кышын да эшли. Аның уңайлыкларына килгәндә, һава мендәрендә суднога, кар машинасына һәм квадроциклга ягулык салырга мөмкин. Җәен монда яхта, катер да ягулык сала алачак», — дип сөйләде «Аракчино — Югары Ослан» боз кичүе җитәкчесе Илдар Насыйров. Читать дальше...
Ят агент дип танучы кануннар "Русиядә фикер белдерү иреген, матбугат чаралары иреген һәм мәгълүматның ирекле агымын чикли" дип саныйлар ОБСЕда.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Америкадагы фетнәдә Дональд Трамп котыртучы буларак чыгыш ясады. Галим-этнограф, тарихчы Дамир Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте . «Вакыйгалар үзәгендә Дональд Трамп булды. Ул котыртучы көч буларак чыгыш ясады. Чынлыкта ул сайлауларда оттырды, ләкин җиңүчеләр белән җиңелүчеләр арасында аерма бик аз булгач, Трамп үзенең җиңелүен танырга теләмичә, халыкны котыртты. Шуннан конфликт килеп чыкты», — диде ул. Исегезгә төшерәбез... Читать дальше...
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич россиялеләрне коронавирустан бушлай дарулар алу белән кыенлыклар килеп чыккан очракта баш табибка һәм COVID-19 буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә өндәде. Ул колл-үзәк эшен шәхсән үзе тикшергәнен әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Парламентарий аңлатканча, төбәкләргә коронавирус белән авыручылар өчен даруларга 5 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән. Сүз амбулатор шартларда медицина ярдәме алучы пациентлар турында бара... Читать дальше...
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа ел каникулларында Республика балалар клиник хастаханәсенә 200дән артык бала китерелгән. Алар төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире, табиб — травматолог-ортопед Алексей Глушков сөйләде. «Яңа елда безгә 200дән артык мөрәҗәгать булды», — диде табиб. 25 кечкенә пациент хастаханәгә китерелгән, аларга операция ясаганнар. «Имгәнүләрнең бер өлеше — умыртка баганасының зарарлануы, ягъни бу компрессион сынулар. Читать дальше...
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Башкортстанның Тәтешле районында танылган башкорт шагыйре, мәгърифәтчесе, галим, дин эшлеклесе Гали Чокрыйның 195 еллыгы һәм аның улы, әтисенең эшен дәвам итүче Гарифулла Кииковның тууының 160 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларның беренчесе узды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Тәтешле хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Рафит Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, шагыйрьнең туган авылы Иске Чокырда Гали Чокрый музей-йортында мемориаль такта ачылган. Югары Тәтешле... Читать дальше...
Знай наших! Наш земляк из села Курманаево представил Республику Татарстан в новогоднем выпуске игровой популярной программы.
В коллекции жителя Кривого Озера их около 1000. Есть у него и информация о хоккейных играх 50-летней давности. По сей день он ведет записи про все матчи.
Пятиклассники Нурлатской гимназии весело и с интересом провели один день зимних каникул.
В районе проводится ряд мероприятий по популяризации национальных традиций и обычаев татар, развитию родного языка.
Выходные обещают быть снежными.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кышкы күңел ачуларның начар нәтиҗәләрен киметү өчен балалар шугалакта һәм тауда шуганда саклык чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире, табиб — травматолог-ортопед Алексей Глушков сөйләде. «Беренче тапкыр бозга чыккан кечкенә балаларда шлем, терсәкне һәм тезләрне саклау чаралары булырга тиеш. Балалар шугалакларда еш кына кулларын һәм аякларын сындыра», — диде табиб. Читать дальше...
Спортивный праздник открыл Алмаз Ахметшин и после завершения лыжных гонок наградил призеров.