(Алабуга, 1 гыйнвар, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга районында Яңа ел алдыннан Малореченский бистәсендә яңа кибет ачылды. Ул «Авыл кибете» республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Кибет зур булмаса да, бик пөхтә һәм якты. Ассортимент төрле: җиләк-җимеш тә, төрле тәм-томнар да, көнкүреш химиясе дә бар. Сатып алучылар банк карталары белән түли алсын өчен, Интернет тоташтырылган. «Бу кибет безгә бик ошады. Көн саен шәһәргә азык-төлек өчен бармыйсың бит инде. Читать дальше...
(Кукмара, 1 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны »). Кукмарада декабрь аенда ике тарихи вакыйга булды: яңа салыначак «Фатиха» мәчете территориясенә истәлек ташы урнаштырылды һәм изге Иоасаф Чистопольский храмы төзеләчәк территория аруландырылды. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге чараларда кукмаралылар гына түгел, башка мәхәлләләрдән килгән кунаклар да катнашты. Халыкны изге эшләргә нигез салыну белән район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың Архив... Читать дальше...
(Балтач, 1 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт », Гөлзидә Газизуллина). 25-28 декабрь көннәрендә узган каратэ буенча Бөтенроссия турнирында Балтач каратистлары җиңеп кайтты. Бу хакта район газетасы яза. «Кумите» буенча Сөләйман Булатов — 1нче, Айгизә Хәмидуллина — 2нче, Наил Нәбиев — 3нче, Илья Харланов һәм Разил Хәмидуллин 4нче урыннарны яулады. «Ката соло» буенча Сөләйман Булатов — 3нче, ә Вәсилә Газизова 4нче урыннарга лаек булган.
Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ). Танылган язучы Әхәт Гаффар вафат. Бу хакта туганнары хәбәр итте. Язучы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарга 23 декабрьдә 72 яшь тулган иде.
(Әлмәт, 1 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). «Кышкы каникуллар» операциясе кысаларында Әлмәт шәһәренең 22нче балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәтүгә багышланган чара уздырылган. Бу хакта район газетасы яза. Балалар төрле биремнәрне үтәп, светофор сигналлары, җәяүлеләр юлы, автомобильләр һәм юл билгеләре турында белемнәрен ныгыткан. Аннан соң алар өчен автотранспорт ясау буенча мастер-класс уздырылган.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә ана капиталы күләме 3,7 процентка индексацияләнә. Быел ул беренче балага — 483,8 мең һәм икенче балага 639,4 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр моңа кадәр гаилә беренче бала туганда ана капиталын алган булса, икенчесенә өстәмә 155,6 мең сум түләнәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза. Моннан тыш, сертификат буенча акча белән эш итү җиңелрәк һәм тизрәк булачак. Документ үзе 5 көн эчендә биреләчәк, ә Пенсия фонды акчалар белән эш итү... Читать дальше...
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә янә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә штрафлар һәм пенялар исәпләнә башлаячак. Шулай итеп, коронавирус пандемиясе чорында халыкның финанс хәлен катлауландырмас өчен вакытлыча кертелгән мораторий гамәлдән чыкты. Бу хактта ТАСС хәбәр итә. Закон нигезендә, торак-коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен пеня 31 көннән соң исәпләнә башлый. Ә 91 көннән соң аның күләме тагын да арттырыла. Әйтик, кулланучы май-декабрь айлары өчен квитанцияләрне түләмәсә... Читать дальше...
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Хастаханәләр, югары уку йортлары, көллиятләр, техникумнар, мәктәпләр, шулай ук башка объектларның вазифаи затлары тиешле булмаган урында тәмәке тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылачак. Бу хакта ТАССка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш департаменты директоры Ринат Еникеев хәбәр итте. Россиядә 1 гыйнвардан янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре үз көченә керде, алар сәламәтлек саклау, мәгариф һәм транспорт объектларында тәмәке тартуны тыя. Читать дальше...
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның беренче яртыеллыгында Россиядә кече бизнесны исәпкә алу оештырыла. Бу уңайдан 1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләре Россиянең Дәүләт статистика федераль хезмәте сайтыннан яки дәүләт хезмәтләре порталыннан анкета үрнәген алып, аны тутырырга һәм статистика хезмәтенә илтеп бирергә яки электрон почтасына җибәрергә тиеш. «Россиядә кече бизнес вәкилләре биш ел саен исәпкә алына. Бу аларның ихтыяҗларын белү, кече бизнесны үстерү өчен чаралар күрү өчен эшләнә. Читать дальше...
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 3, 4 һәм 5 гыйнварда Казандагы «Туган авылым» милли комплексында «Татарстан байлыгы» TATARFair беренче хәйрия-ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чараның максаты — Татарстанда җитештерелә торган продукцияне популярлаштыру. Күргәзмә-ярминкәдә милли аш-су, традицион милли киемнәр, җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим ителәчәк. Тәкъдим ителгән продукция хәләл стандартларына каршы килми. «Кешеләргә ярдәм итү ... Читать дальше...
С сегодняшнего дня, 1 января, вступил в силу новый закон, касающийся налогообложения процентов россиян по вкладам, превышающим 1 млн рублей.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче блогер кыз Илүсә Фәлахова «Беренче канал»да чыга торган «Давай поженимся» программасында катнашты. Бу тапшыруның Яңа елга багышланган бәйрәм чыгарылышы 28 декабрьдә булды. Мәскәүне «яуларга» Илүсә әнисе белән барган иде, дип яза Мамадыш районының «Нократ» газетасы. Бу юлы тапшыруда Глеб исемле кияү егетенең йөрәге өчен өч кыз «көрәшә». Кияү ролендәге 38 яшьлек ир үзенең хатыны белән аерылышкач, иске генә «сигезле» машинасында сәяхәт итә башлаган икән. Читать дальше...
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 1 гыйнварда Казанның Нагорный бистәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, радиожурналист Эльвира Кудрецкая белән хушлашу мәрасиме үтте. Эльвира Кудрецкаяны соңгы юлга озатырга «Татарстан» радиосыннан хезмәттәшләре, иҗат әһелләре һәм якыннары җыелган иде. Тарихчы галим Айдар Хәбетдинов әнисенең эшчәнлегендә олы һәм яшь буын кешеләренең терәк-таяныч булганын әйтте. «Әнием Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләр белән дус иде. Читать дальше...
Вакцина от Covid-19 безопасна, она повышает иммунитет и помогает победить коронавирус.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте карамагында нәшер ителүче газета һәм журналлар 2020 елда Интернетта лидер дип табылды. Һәр редакциянең сайты эшли, статистика буенча, аларга ел дәвамында 138 миллион кеше кергән. Редакцияләр сайтлардагы хәбәрләрне сыйфатлы итеп әзерләү буенча зур эш башкарган. «ТАТМЕДИА» редакцияләренең социаль челтәрләрдәге битләрендә 2,5 миллион кеше теркәлгән. Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә аудиторияне кызыксындыруны арттыру буенча актив эш алып барыла. Читать дальше...
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме арта — ул 12 792 сум тәшкил итәчәк. Бу хактагы документны РФ дәүләт башлыгы Владимир Путин берничә көн элек имзалаган иде. Шулай ук бүгенге көннән илдә яшәү минимумы күләме арта — 11 653 сум була.
Чулпановское сельское поселение в этом году приняло участие на соискание гранта «Татнефти» с проектом «Парк Победы» – территория чистоты и красоты» и выиграло 200 тысяч рублей.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Лондонда «Нить» дип аталган Евразия әдәби җыентыгының дүртенче томы чыккан. Әлеге китап Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) тарафыннан «БелБренд» интеллектуаль милекне саклау ассоциациясе белән берлектә 3 мең данәдә нәшер ителгән. Китапта татар шагыйре, язучы Ленар Шәехнең дә өч әсәре урын алган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «2015 елдан Евразия иҗат гильдиясе белән хезмәттәшлек итәм, ел саен „Ачык Евразия“ конкурсында, эксперт советларында катнашам. Читать дальше...
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел төнендә Түбән Камада күп катлы йортта яшәүче 14 кешене янгыннан коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Төнлә 3.42 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Түбән Каманың Фикрәт Табиев урамындагы күп катлы фатирларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Беренче катта кухня янганлыгы ачыклана, 20 квадрат метр мәйданга зыян килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә фатир тәрәзәләреннән кара төтен чыга торган булган. Читать дальше...
Консультация-предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 час. 1 января до 09 час. 2 января 2021 г.
Сербия президенты Вучичи сүзләренчә, газ үткәргеченең яңа өлеше Сербия сәнәгате һәм икътисади үсеше өчен зур әһәмияткә ия.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына россиялеләрнең паспортына прививкалар турында да мәгълүмат кертергә тәкъдим ителде. Бу тәкъдим белән беренче булып Ленинград өлкәсе Иҗтимагый палатасы башлыгы урынбасары Владимир Петров мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА «Новости». Бүген дөньяда Covid-19 коронавирусыннан прививка ясау фактын документаль теркәү мәсьәләсе тикшерелә. Бу уңайдан, «паспортта прививкалар турында мәгълүмат язылган „медицина“ бите булдыру идеясе бар... Читать дальше...
Руководитель Нурлатского отделения Всемирного конгресса татар, депутат городского Совета Альфия Галаутдинова приняла участие в праздничном мероприятии в Нижнем Нурлате, который прошел в новом Центре татарской культуры «Нур».
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ут капкан җиңел машинаны кар сибеп сүндергәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген иртән янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Апас районы Свияжск бистәсендәге Яшьләр урамында машина януы турында хәбәр килә. Фотодан күренгәнчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче машинаны кар сибеп сүндерергә тырышканнар. Машина тулысынча янып беткән. Янгын сүндерүчеләр утны тулысынча юк иткән.