(Чирмешән, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешәндә күп катлы йортларының ишегалларын төзекләндерәчәкләр. Язга Совет урамының 45, 45а, 47, 49 һәм Дзержинский 39а йортлары ишегалларына төзүчеләр килә. Чирмешәннең күп катлы тагын биш йорты тирәсе төзекләндереләчәк. Бу эшләр «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Еллар үтү белән йортлар утырып, аларның ишегаллары биектә калу сәбәпле, язгы һәм яңгыр сулары подъездларга кереп йөдәтте... Читать дальше...
Хәния Фәрхи Азатлыкка әңгәмәдә үзен татар дип санавын әйткән иде.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләргә күпфатирлы йорт эшчәнлеген алып баруда катнашу мөмкинлеге биреләчәк. Бина милекчеләренең очрашу уздыру, аны үткәрү нәтиҗәләре турында хәбәр итү, читтән торып тавыш бирү, шулай ук гомуми җыелыш, карарлар, тавыш бирү нәтиҗәләре һ.б. турында мәгълүмат урнаштыру өчен, торак-коммуналь хуҗалык белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу турыда Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев сүзләренә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бакуда Халыкара төрки мәдәният һәм мирас фондында Төркиянең танылган шагыйре Кянан Чарбоганнның «Коркутнамә» китабын тәкъдим иттеләр. Китап Төрки дөньяның уртак мирасы булган «Китаби-Деде Коркут» эпосы нигезендә язылган. Бу турыда «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. Төрки фольклор тарихын белдерү формасы нәкъ менә эпос булуы очраклы түгел. Кенан Чарбоганның «Коркутнамә» китабы соңгы ун елда иң мөһим әсәрләрнең берсе булып тора. «Китаби-Деде Коркут» эпосы ... Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган 2020 елда, 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстанда яман шешләрдән үлүчеләр саны кимегән. «Онкология авырулары белән көрәш» проекты нигезендә, шешләрдән үлү очраклары санын киметергә омтылабыз. Эшкә сәләтле яшьтәге халык арасында яман шешләрдән үлүчеләрнең саны, 2019 ел белән чагыштырганда, 5,8 процентка кимүе күзәтелә», — диде Республика клиник онкологик диспансер баш табибы Илгиз Һидиятов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында. Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе базасында Балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәге быел файдалануга тапшырылачак. «Үзәк быел 1 июньдә Балаларны яклау көнендә ачылырга тиеш», — диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коллегия утырышында. Хастаханә проект буенча 100 урынга исәпләнгән. Узган 2020 елда «Балаларга заманча медицина ярдәме инфраструктурасын булдыруны кертеп, Татарстан Республикасында балалар... Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 23 гыйнварда илдә узган каршылык акцияләрен шәрехләде. Ул студентлар белән онлайн-очрашуда Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курс студенты Софья Морозова соравына җавап бирде. «Минем мондый сорауларга күп тапкыр җавап биргәнем бар. Барлык кешеләр дә закон кысаларында үз фикерләрен белдерергә хокуклы. Закон кысаларыннан чыкса, ул контрпродуктив кына түгел, ә куркыныч», — диде дәүләт башлыгы. Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике ир-ат һәм хатын-кыз ковид корбаны булган. 25 гыйнварга булган мәгълүмат буенча Татарстанда коронавирустан 243 үлем очрагы расланган. 1968 һәм 1978 елларда туган ир-атлар һәм 1958 елда туган хатын-кыз коронавирустан үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган, вирус идентификацияләнгән, — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда «Ел студенты-2020» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиевны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде «Илебезнең, республикабызның киләчәге - ул сез. Бүген безнең илдә югары уку йортларына зур игътибар бирелә. Татарстанда да бу юнәлештә күп эшләнә. Татарстан университетлары безнең илдә иң яхшылардан санала. Тормышта без студентларга еш мөрәҗәгать итәбез. Алар актив кешеләр», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда дуңгызлар арасында Африка чумасы таралу сәбәпле, терлекләрне читләштерәләр. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды. Татарстанның Зәй һәм Түбән Кама районнары территориясенең бер өлешеннән терлекләр чыгарылмаячак. Узган ел ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән анда карантин игълан ителгән иде. Сүз Зәй районындагы «Регион» ҖЧҖ һәм «Кармалка ау хуҗалыгы» ҖЧҖ куллана торган җирләр турында бара. Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). «Отряд Таганок» фильмы Дакка 19 халыкара кинофестивалендә иң яхшы балалар фильмы дип танылды. Бу хакта социаль челтәрләрдә фильм режиссеры Айнур Әскәров язды. «Башинформ» хәбәр итүенчә, фестиваль Дакка шәһәрендә 2021 елның 16-24 гыйнварында узды. Фестивальне Rainbow Film Society оештырды, ул 1977 елдан бирле Бангладешта сәламәт кино мәдәниятен пропагандалау белән шөгыльләнә. Кинофестивальдә 73 илдән 226 фильм катнашты. Исегезгә төшерәбез, фильм башкорт әдәбияты... Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән томан төшәчәк. Юлларда көчле бозлавык булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, төбәктә аномаль һава торышы сакланачак.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты студентлары Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән онлайн-конференциядә турыдан-туры эфирда сораулар бирде. Чара Россия студентлар көне уңаеннан булды. Дәүләт башлыгы белән онлайн-очрашуда илнең сигез шәһәреннән студентлар катнашты. Бу турыда югары уку йорты сайтында хәбәр ителә. Казан медицина университетын дәвалау факультеты студентлары Алинә Гәрәева (6 курс), Анастасия Шипачева (6 курс), Сабина Мамедова (5 курс) һәм Анна Макарова (5 курс) тәкъдим итте. Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 25 гыйнварда Казанда 2,7 градус җылы булды. Шулай итеп, яңа температура рекорды куелды. Шәһәрнең Авиатөзелеш районында Казан-Сокол авиацион метеостанциясендә терекөмеш баганасы +2,7 градуска күтәрелгән. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Бу көнне элеккеге абсолют максимум 1985 елда теркәлгән. Ул вакытта Татарстан башкаласында һава температурасы +2,4 градус иде, дип хәбәр итә синоптиклар. Гомумән, республика буенча... Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган «Татар сүзе» бәйгесендә катнашучыларның 80 проценты - балалар. «Жюри әгъзасы буларак, бәйгегә 3,8 мең гариза кабул ителүе турында әйтә алам. Бу зур күрсәткеч. Мин бик шатмын. Димәк халкыбызга ана телебезне саклауга карата өмет баглап була. Катнашучыларның 80 проценты - балалар», — диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов... Читать дальше...
Активистка штраф, йә булмаса 15 тәүлек сак астына алу, яки мәҗбүри эш җәзасы бирелергә мөмкин.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның берничә районында өй шартларында үлем күрсәткече югары. Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу районнарга хисап әзерләргә кушты. «Бу күрсәткеч стационар ярдәмнең үтемлелеген чагылдыра һәм беренчел звеноның җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәвен күрсәтә. Азнакай, Ютазы, Мөслим, Арча, Тәтеш кебек районнарда өйдә үлеп китүнең мондый югары күрсәткече мөмкин түгел. Хастаханәләрнең баш табибларына миңа шәхсән аңлатырга туры киләчәк», — дип белдерде Марат Садыйков. Читать дальше...
Сегодня Асхат Миннапович Миннапов из Кичкальни отмечает свой юбилей.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстан чикләрен дәүләт реестрында күрсәтелүен контрольгә алырга һәм территорияләрне кайтарырга кирәк, чөнки республика салымнары башка төбәкләргә китә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика буенча Росреестрның республика буенча идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышында әйтте. «Территорияләрне арттыру өчен көрәш юк, сүз салым салу базасы турында бара. Татарстан Республикасына кертелгән аппендиксларда күрше төбәк бизнесы эшли, салымнарны үзенә алып китә. Читать дальше...
Алар 31 гыйнварга билгеләнгән һәм "Русиянең барлык шәһәрләрендә дә" узачак.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов фермерларга дәүләт ярдәмен, грантлар суммасын арттырырга кирәк, дигән фикерен белдерде. «Грантлар кысаларында булса да, фермерларга дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк. Әлегә грант алырлык кешеләр бар. Әгәр без аларга хәзер ярдәм күрсәтсәк, алар авыл җирлегендә эшләрен дәвам итәчәк», — дип сөйләде министр урынбасары Татарстанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә. Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар халкы үзенең нигезеннән, үткәненнән аерылса, ул халык буларак юкка чыга, дип саный Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. «Безнең ана телебез, татар теле авыр хәлдә булганда, безнең һәрберебезнең җиң сызганып эшләве кирәк. Әгәр дә кеше үзенең үткәне, балачагы турында уйламый икән, ул алга таба бара алмый. Шуңа күрә татар халкы да үзенең нигезеннән аерылса, ул халык буларак юкка чыга», — диде ул «Тәртип» радиосының... Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Истанбулда пычак белән коралланган ир-ат өч россиялене яралаган. Бу хәл кичә кич Бешикташ районында булган, аны күзәтү камерасы теркәгән. Бу турыда РИА Новостиның полициядәге чыганагы хәбәр итте. Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, зыян күргән Александр Р., Александра В. Һәм Максим М. туристлар түгел, аларның Төркиядә яшәргә рөхсәтләре бар. Хәзер алар хастаханәдә, аларның гомеренә куркыныч янамый. Һөҗүм итүчене токтарлаганнар. Ул чүп җыючы Хәсән Хөсәен булган. Беренчел мәгълүматлар буенча... Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Тәртип» радиосының телефоннар өчен кушымтасы булдырылды. Кушымтаны бүген Казанда «Тәртип» радиосы ребрендингына багышланган чарада тәкъдим иттеләр. «Кушымтаны Android, яисә IOS өчен Play Market һәм App Store’дан табарга була. Анда „Тәртип“ радиосын онлайн рәвештә тыңларга мөмкин, шулай ук биредә социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызга сылтамалар урын алды. Подкастларны да кушымтада тыңлап була. Шундый җайлы, универсаль платформа», — диде «Тәртип»... Читать дальше...
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Игорь Тарчевскийны 90 яшьлеге белән котлады һәм аңа «Дуслык» орденын тапшырды. «Татарстан Республикасы Президенты Указы белән илебез фәнен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Игорь Анатольевич Тарчевский „Дуслык“ ордены белән бүләкләнде», — диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә. «Сезнең тарафтан булдырылган... Читать дальше...