(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Восход» кинотеатры «Ретро-җомга» сезонын ача һәм бушлай фильмнар күрсәтәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Җомга, 15 гыйнварда, «Спортлото-82» (12+) кинокартинасын күрсәтәчәкләр. Сеанс 18 сәгатьтә башлана. «Гусарская баллада» кинокомедиясен (0+) тамашачылар 22 гыйнварда, ә «Подкидыш» фильмын (0+) 29 гыйнварда карый алачак. Бу фильмнар да 18 сәгатьтә башлана. Фильмнарга керү түләүсез, әмма урыннар саны чикләнгән. Читать дальше...
(Чирмешән, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Бәкедә су коенучылар — моржлар быел да Әккәрәйдә җыелды. Биредә Моржлар бәйрәме дүртенче тапкыр оештырылды. Әккәрәй моржларының иң олысы — Раиса Кваковага быел 82 яшь була. Әнисе Лариса белән бәкегә чумган Маша Торфимовага әле 5 яшь кенә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Быел да фестивальдә тирә-күрше авыллардан гына түгел, күрше Яңа Чишмә, Әлмәт районнарыннан да кунаклар бар иде. Әлмәт шәһәренең «Айсберг» моржлар клубы әгъзалары килү бәйрәмне тагын да кызыклы... Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Авырудан соң Салават башкорт драма театрының танылган актеры, Башкортстан Республикасының халык артисты Риза Мәһәдиев вафат булды. Аңа 48 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Риза Мәһәдиев 1972 елның 13 мартында Башкортостан Республикасының Ишембай районы Ибрай авылында туа. 1993 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Шул ук вакытта Салават дәүләт башкорт драма театры труппасында эшли башлый. 2003 елда Риза... Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Британия штаммы аркасында Россиядә коронавирус инфекциясен йоктырган пациентлар саны артырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә Хәзерге вакытта илдә зарарлануның бер очрагы гына ачыкланган. Әмма яңа мутация таралу - вакыт мәсьәләсе генә. Россия Фәннәр академиясе молекуляр эволюция секторы мөдире, «Сколтех» профессоры Георгий Базыкин әйтүенчә, шул исәптән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы раслаганча, йогышлылык югары булу сәбәпле, инфекция тизлеге бер ярым тапкыр артырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска каршы вакцинада тере вирус кулланылмый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина искәртте. «Спутник V»да да, «ЭпиВакКорона»да да тере вирус кулланылмый, ягъни прививка аркасында коронавирус инфекциясе белән авыру мөмкин түгел», — диде. Ул коронавирустан вакцинаның репродуктив функцияләргә зыяны турында ялган мәгълүмат күп булганын, фейкларга каршы эш алып барылачагын әйтте. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Дини шурасы Ростов мэриясенең тарихи Җәмигъ мәчете бинасын балалар джаз мәктәбенә тапшыруын тәнкыйтьләде һәм әлеге бинаны мөселманнарга кире кайтарырга чакырды. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. «Күптән түгел Ростов мэриясенең тарихи Җәмигъ мәчете бинасын балалар джаз мәктәбенә тапшыру турындагы карары киң җәмәгатьчелеккә таралды. 1905 елда нәкъ менә шул урында төзелгән мәчет бинасын дин тотучылар 80нче еллардан башлап үзләренә кире кайтарырга тырышкан. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирустан вакцинация кемнәргә ярамаганлыгын әйтте. Бу хакта ул Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде. «Авыр аллергик авырулар, яман шеш, беренчел иммунодефицит булганнарга, йөклелек, күкрәк сөте белән имезү чорында вакцинация ярамый. Үтә көчле йогышлы я йогышсыз авырулар булса, хроник чирләр кискенләшсә, хәлсезлек булса, вацинацияне кичектереп торырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов коронавирус белән авырган һәм тискәре резуслы I кан төркеменә ия булган татарстанлыларны әлеге вакытта авыруны кичерүче кешеләр өчен плазма тапшырырга чакырды. Бүген депутат Республика кан үзәгендә булды. Ул коронавирус белән авырып савыккан кешеләрдән кан плазмасын җыю процессы белән танышты. Covid-19 белән авыручыларны дәвалау өчен кан плазмасын куллану программасын Татарстанда апрель аенда ук башладылар. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар элеккеге дәрәҗәдә калачак. Аларны индексацияләү 1 июльдән генә булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә. «Тарифлар якындагы ярты елда - 2021 елның 30 июненә кадәр артмаячак, ә кайбер оешмалар буенча кимергә мөмкин», - диделәр ведомствода. Моннан тыш, агымдагы елда торак коммуналь хезмәтләргә тарифларның үсеше күпчелек татарстанлылар өчен 4,4 проценттан артмаячак. Әмма бу коммуналь... Читать дальше...
В связи с проведением работ по очистке города от снега сегодняшней ночью с 2.00 до утра будет временно ограничено движение транспорта на отрезке улицы Карла Маркса от улицы Вахитова до пересечения с улицей Гиматдинова.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда республика халкы сорауларына РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар җавап бирәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия» рәисе Дмитрий Медведевның кабул итү бүлмәсе хәбәр итә. Чара «Бердәм Россия» рәисенең башкалада Карл Маркс урамындагы 31/7 йортында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә дистанцион форматта узачак. 10.00 сәгатьтә Республика халкы Марат Гаделшинга, Ольга Павловага һәм Борис Менделевичка сораулар бирә ала. 14.00 сәгатьтә Ирек Богуславский кабул итәчәк. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Манзара» спорт-музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясендә «Шәһри Казан»га язылырга өндәде. «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров Хәлил Шәйхетдиновның матбугатка һәрвакыт ярдәм итеп торуын белдерде. «Хәлил Хәмит улы матбугатка һәрвакыт ярдәм итеп килә. Туганнарын да, министрлыкта эшләүче кешеләрне дә яздыра. "Укыгыз, укыган кешедә өмет бар", дип әйтә», — дип сөйләде Радик Сабиров. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның пассажир ташучылары җәмәгать транспортында йөрү бәясен кулдагы исәп-хисап ясаганда 35 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу акчасыз түләү популярлыгын арттырыр дип планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде. «Пассажир йөртүчеләр җәмәгать транспортыннан еш файдаланучы пассажирлар өчен элеккеге тарифны калдыруны сорады. Ташламалы категория гражданнар өчен дә берни дә үзгәрми. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Манзара» спорт-музыкаль премиясен иң яхшы яктырткан журналистларга акчалата бүләк тапшырылачак. Бу хакта «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә премиянең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов хәбәр итте. «Манзара» спорт-музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясендә журналистлар бәйгесен игълан иттеләр. Премияне иң яхшы яктырткан журналистлар утыз мең күләмендәге бүләккә ия була ала. «„Манзара“ компаниясе беренче урынга ... Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә «Барыс» командасына каршы уенда җиңде. «Барыс» — «Ак Барс» уены исәбе – 2:4. Беренче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Петров исәпне ачты (0:1). Уналтынчы минутта «Барыс» хоккейчысы Кирилл Панюков гол кертте (1:1). Икенче период . Икенче минутта, «Барыс» күпчелектә уйнаган вакытта, Кирилл Панюков Казан командасы капкасына икенче алкасын кертте (2:1). Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Татарстанда 34 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта республика ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез», - дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары. Республика территориясендә көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Төнлә 25-30 градус салкын, урыны белән -34 градуска кадәр булачак. Көндез 20-25 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәүдә нәшер ителгән «Журналист» журналында 2020 елда Россиядә тиражлары үсеш кичергән басма матбугат рейтингы төзелгән. Татарстаннан «Акчарлак» һәм «Ирек мәйдан» газеталары беренче егермелеккә кергән. Матбугат индустриясе предприятиеләре берлеге Вице-президенты, Журналистлар берлеге әгъзасы Александр Оськин авторлыгында бирелгән рейтингына «Акчарлак» (37 мең тираж) һәм «Ирек мәйданы» (тиражы - 37 755) газеталары кергән. Александр Оськин... Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быелдан башлап Татарстанда яшәүчеләр пенсия белән тәэмин итү буенча сорауларга җавапларны Россия Пенсия фондының бердәм федераль контакт-үзәге аша ала алачак. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге координацион советының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышында Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте. «Сентябрьдән ТР буенча Россия Пенсия фонды үзәкне булдыру буенча пилот проектта катнаша. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда илкүләм проектлар һәм социаль программалар буенча 2020 елга планлаштырылган барлык чаралар да тулы күләмдә гамәлгә ашырылды. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР буенча Россия Пенсия фондының киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. «2020 елда Пенсия фонды йөкләмәләре тулы күләмдә һәм үз вакытында үтәлгән. Башкарылган түләүләр авыр эпидемиологик вазгыятьтә гаиләләр һәм ветераннар өчен мөһим ярдәм булды. ТР Пенсия фонды... Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ел дәвамында Татарстан халкы хезмәт кенәгәсенең кәгазь һәм электрон версиясенең берсен сайларга тиеш иде. Электрон форматны 179 мең татарстанлы сайлаган. Әлеге мәгълүматны Казанда узган киңәйтелгән утырышта ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин җиткерде. «Хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәүдә, реестрны предприятие түгел, ә дәүләт алып барганда, электрон формага күчү хезмәткәрләргә хезмәт законнарын үтәү буенча күбрәк гарантия бирә. Читать дальше...
(Казан, 12 гыйнвар,«Татар-информ» ). Татарстанда машина йөртүче ут капкан трактордан чыгарга өлгергән. Бу хакта әлеге хәл шаһитлары сөйләде. Бүген иртән Кече Мәми һәм Бортас авыллары арасында трактор янган. Шаһитлар сүзләренә караганда, янгын мотор бүлегендә чыккан. Юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән, машина йөртүче трактордан чыгарга өлгергән.
В Региональной общественной приемной Председателя Партии «Единая Россия» Д. А. Медведева (ул. Карла Маркса д.31/7) депутаты Государственной Думы Федерального Собрания РФ проведут личные приемы граждан в дистанционном формате.
Мероприятие прошло в здании прокуратуры РТ с участием прокурора РТ Илдуса Нафикова.
Бүгенге көндә "Хәтер исемлегендә" Русиядән 1 033 табиб исеме кергән.
Согласно информации, за период пандемии в Татарстане скончались 210 татарстанцев от COVID-19.