(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Манзарас авылында яшәүче 9 яшьлек Катерина Макарованың хыялын чынга ашырды. Ул баланың физик мөмкинлекләре чикләнгән. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза. Чара «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында узды. Катеринаның әниче кызының Манзарас мәктәбендә икенче сыйныфта укуы турында сөйләде. Ул яхшы билгеләренә укый, шулай ук «галактика» балалар иҗаты үзәгенә йөри. «Теләкләр чыршысы» турында социаль челтәрләрдән белдем һәм кызымның хыялы турында язарга булдым. Читать дальше...
(Кайбыч, 2 гыйнвар, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары» , Луиза Сөнгатуллина). 4 гыйнварда Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләреннән һәм башка рәсми затлардан торган комиссия Кайбычка килергә җыена. Комиссия район үзәгенең һәм авылларның бизәлешен караячак. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Ундүр метрлы Үзәк чыршы тирәсе быел тагын да матуррак бизәлгән. Җем-җем итеп төрле төстәге утлар яна, боздан, кардан ясалган нинди генә әкият геройлары юк, ясалама таулардан балалар гына түгел, зурлар да рәхәтләнеп шуа... Читать дальше...
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экпертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — дип сөйләделәр республика ведомствосында. Бу юлы коронавирустан 1941 елда һәм 1978 елда туган хатын-кызлар һәм 1980 елда туган ир-ат үлгән. Шулай итеп, республикада эпидемия башланганнан алып коронавирустан 192 кеше үлгән.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт районында машина юл кырыена төшеп киткән, хатын-кыз йөртүче зыян күргән. Бу турыда юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт районы Старая Михайловка авылы янында булган. Автомобиль юл кырыена төшеп киткән. Һәлакәттә машина белән идарә итүче хатын-кыз имгәнгән, аны җирле хастаханәгә илткәннәр. Автомобильдәге пассажирлар зыян күрмәгән.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда һава торышы болытлы, кар яварга мөмкин. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, көндез -7…-2 градус булачак. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк.
(Истанбул, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия дәүләт телерадиокорылышының «TRT AVAZ» каналы тарафыннан әзерләнгән күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура турындагы документаль фильмда оныгы бабасы Йосыф Акчура турында сөйләде. «Тамырлар эзендә» дип аталган документаль фильмнар циклының Йосыф Акчурага багышланган бүлеге Евразия Язучылар берлеге булышлыгы белән әзерләнгән. Тапшыруның сценариен Якуп Өмәроглу язган. Тапшыру милләттәшебез Йосыф Акчураның тууына 145 ел тулуга багышланган. Читать дальше...
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Галимнәр инфекция йоктыру рискына керә торган кан төркемен ачыклаган. Бу турыда «Экономика сегодня» бизнес-агентлыгына сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Тикшеренүчеләр мәгълүматлары буенча, вирус инфекциясе вакытында кеше органзмының интерферон эшләргә сәләтлелеге кан төркеменнән тора, ул иммун системасы белән турыдан бәйле. Интерферон — ул вирус эләксә, бактериаль матдәгә, шулай ук түбән молекулалы химик кушылмага организм күзәнәкләре бүлеп чыгара торган аксым. Читать дальше...
С рабочим визитом Нурлатский район сегодня посетил заместитель председателя Ассоциации «Совет муниципальных образований Республики Татарстан» Владимир Козонков.
Заниматься охотой нурлатцы теперь смогут согласно новому указу Президента Татарстана Рустама Минниханова.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә мәктәп аттестатларында физкультура, җыр һәм рәсем буенча билгеләрне зачет алыштырачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. «Рәсем, җыр һәм физкультура буенча зачет та куярга мөмкин», — диелгән документта. Тагын бер яңалык, Россия мәктәпләре аттестатлары QR-код белән маркировкаланачак. Бу ялган аттестат һәм аңа кушымта ясаудан сакларга ярдәм итәчәк. Бу боерык бүгеннән гамәлгә куелды һәм 2026 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда дүрт бала утырган машина юл кырыена төшеп киткән, йөртүче имгәнгән. Бу турыда юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итә. Бүген иртән Әлки районы Каргополь авылы янында машина юл кырыена төшеп киткән. Шаһитлар сүзләренчә, йөртүче идарә итә алмаган. Машина салонында дүрт бала һәм ике олы кеше булган. Юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат имгәнгән.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан дәүләт хезмәтләре сайтында коронавирустан вакцинацияләү турында сертификат алырга алырга мөмкин. Бу турыда сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Ул дару препаратларын маркировкалау һәм пациентлар системасында яңа функционал эшли башлавын аңлатты. «Коронавируска каршы прививка ясаткан пациент дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетта бу хакта дистанцион рәвештә сертификат алу мөмкинлеге бар», — диде министр.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварында транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар уздыру буенча Эчке эшләр министрлыгының яңа регламентын раслау планлаштырыла. Үзгәрешләр 1 апрельдән практик өлешенә кертеләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Яңа административ регламентка 2021 ел башында имза куелырга мөмкин», — дип хәбәр иттеләр басмада. Хәзерге вакытта документ башка ведомстволар белән килештерү өчен тапшырылган. Аның буенча имтиханнан «мәйданчык» этабын төшереп калдырачаклар. Читать дальше...
В конце декабря в образовательных учреждениях района прошел школьный этап Всероссийского конкурса профессионального мастерства «Учитель года».
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнварда Уфада танылган тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Янборисов вафат булган. Аңа 69 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Аның хезмәттәшләре сүзләренчә, галим озак вакыт каты авыру белән көрәшкән. Марат Янборисов — йөздән артык фәнни эш, китап, монография, дәреслек, уку-методик ярдәмлек авторы. Галим «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы», Россия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек булган, Россия... Читать дальше...
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Яшь казанлыларны шугалакта шуу буенча остаханәдә катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Тренировкаларда 4 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар катнаша ала. «Остаханә дәресләре бушлай, бары тик тимераягы булмаган балаларга аны арендага алырга туры киләчәк», диелгән Пакрлар һәм скверлар дирекциясе хәбәрендә. Чара 4, 6, 8 һәм 10 гыйнварда узачак. Беренче мастер-класс бүген, 11.00 сәгатьтә узган.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда машина юл кырыена төшеп киткән һәм яньчелгән, йөртүче –хастаханәдә. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә. Кичә кич Теләче районында «Лада Приора» йөртүчесе идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Аннары машина әйләнеп түбәсенә яткан һәм яньчелгән. Машина йөртүче төрле имгәнүләр алган. Аны җирле хастаханәгә алып киткәннәр.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөгелмәдә яшәүче тәмәкесен сүндермәү сәбәпле, янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сагының 101 номерына Гоголь урамындагы торак йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Йортның икенче катындагы фатирда диван янган. Янгын 2 кв. метр мәйданга зыян китергән. Янгынны сүндергәннән соң, фатирда хатын-кыз мәете табылган. Аның шәхесен ачыклыйлар. Читать дальше...
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озатылды. Озатучылар арасында рәсми затлар да, язучының каләмдәшләре дә, якташлары һәм укучылары да бар иде. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең кайгы уртаклашу телеграммасын укыды. Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова мәрхүм белән булган соңгы сөйләшүләре турында әйтте... Читать дальше...
Русиядә нефть табу ун ел элек булган дәрәҗәгә төшкән.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 85 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бер очрак читтән кертелгән, калганнары авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 31 кеше хастаханәгә салынган, 54 авыру өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Тәүлек эчендә авыручылар арасында 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге татарстанлылар иң күбе - 27. Шулай ук 30дан 50 яшькә кадәрге категориядә 22 кеше... Читать дальше...
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрендә укыту өчен кәрәзле телефоннарны куллана алмаячаклар. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә. Бу яңа санитар-эпидемиологик кагыйдәләр белән бәйле, ул 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Кәрәзле телефоннарның экраны кечкенә, бу күзләргә көч китерәчәк һәм гәүдә төзелешенә зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә кәрәзле телефоннарны дәресләрдә компьютер һәм планшет урынына кулланырга ярамый, — дип сөйләделәр Россия Кулланучы хокукларын... Читать дальше...
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Республика клиник хастаханәсендә исерек ир-ат табибларга һөҗүм иткән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына хастаханә матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Республика клиник хастаханәсенә башы имгәнгән ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул хастаханәгә хатыны һәм балалары белән килгән. «Кабул итү бүлегендә ир-ат табиблар белән ачуланыша башлаган. Ул нейрохирургка һәм бүлек мөдиренә суккан. Ир-ат теркәү урынында мониторны ваткан», — дип сөйләделәр хастаханә матбугат хезмәтендә. Читать дальше...
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда төнлә янгында үлгән икенче кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Лениногорск районының Федотовка авылында төнлә шәхси йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәетен тапкан. Хәзер Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә... Читать дальше...
(Казан, 2 гыйнвар «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан лизингка авыл хуҗалыгы машиналары паркын яңарту буенча лидер булып танылды. Узган ел иң күп машинаны кече һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре ташламалы лизинг буенча сатып алган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бер елда зур үсеш булган. 2019 елда Татарстан инвестицион чыгымнар күләме һәм сатып алынган техника саны буенча Росагролизингның төбәк рейтингында унынчы урынны гына биләгән. Читать дальше...