(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген туплы хоккей буенча Россия чемпионатында Казанның «Ак Барс-Динамо» командасы яңа елда читтә тәүге матчын үткәрде һәм Кировта «Родина» клубын 5-3 исәбенә отты.
16 матчтан соң «Ак Барс-Динамо» активында 13 очко бар, команда турнир таблицасында тугызынчы баскычта урнашты. Киләсе турда 20 гыйнвар көнне Казан командасы Сыктывкарда «Строитель» клубы белән очраша.
«Родина» (Киров) — «Ак Барс-Динамо» (Казан) — 3:5 (1:3).
Гол кертүчеләр: Шицко (29), Кураев (50), Леухин (77) — Зубарев (8), Артюшин (10, 80), Ибраһимов (38), Ларионов (73).
Штрафлар: 40–60.