(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы эпидемиясе яз башында кими башлаячак. Бу турыда иммунолог Владимир Болибок сүзләренә сылтама белән Ura.Ru басмасы хәбәр итә.
«Без пандемиянең үсеш процессында иң югары дәрәҗәгә чыктык. Февраль азагында, март башында авыручылар кими башлаячак», — диде табиб.
Белозерский исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физик-химик биология фәнни-тикшеренү институтының вирусология кафедрасы ппрофессоры Алексей Аграновский табиб белән килеште. Ул авыручыларның акрынлап кимиячәген һәм вакцинация бу процессны тизләтәчәген әйтте.
Моннан тыш, Россиянең иң өлкән вирусологларының берсе эпидемия 2021 елның җәендә кинәт тәмамланырга мөмкинлеген фаразлады. Авыручыларның кимүенә ковидтан иммунитеты булган кешеләр саны арту һәм җылы, кояшлы һава торышы килү дә йогынты ясарга мөмкин.