(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә Covid-19 вазгыяте ике сценарий буенча кискенләшергә мөмкин. Ул вирусның мутацияләнүенә бәйле. Бу хакта РИА Новости яза.
Медицина фәннәре кандидаты Сергей Вознесенский сөйләвенчә, вакцинациядән соң яки авыру нәтиҗәсендә формалашкан иммунитет проблемадан котылырга мөмкинлек бирәчәк.
«Икенче вариант: вирус үзгәрәчәк, һәм ул безнең кулланышка грипп кебек үк керәчәк, һәм, мөгаен, вирусның үзгәрүен исәпкә алып, яңадан вакцинация ясатырга кирәк булыр», — диде галим. Хәзер бу сценарийларның кайсысы гамәлгә ашачагын алдан әйтеп булмый, дип өстәде ул.
Медицина фәннәре докторы, профессор Елена Малинникова яз көне авыру кимүгә таба барачак, дип уйлый. Аның фикеренчә, коронавирус башка респиратор вируслы инфекцияләр рәтенә керәчәк.
Белгечләр Covid-19 вакцинациясенә зур өметләр баглый.
«Быел халыкның күпчелек өлешенә прививка ясарга өлгерерләр дип көтәбез», — диде Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры урынбасары Александр Горелов.
Ул искә төшергәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең 30 процентында иммунитет булгач, авыручылар сизелерлек кимиячәк.