Россиядә яшәү минимумы 2025 елда 17 733 сумга кадәр артачак, диелә Хезмәт министрлыгы карары проектында. Бу хакта ТАСС яза.
Яшәү минимумының еллык үсеше 2 280 сум, эшкә яраклы халык өчен 2 485 сум, пенсионерлар өчен 1 960 сум, балалар өчен 2 212 сум тәшкил итәчәк.
«Карарның тиешле проекты җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарылды», - диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.