Более 150 участников из 17 спортивных команд собрались на республиканский турнир по самбо. В соревнованиях приняли участие юноши от 10 до 14 лет из районов РТ, Самарской и Ульяновской областей, Республики Башкортостан.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Владимир Путин билетсыз баланы җәмәгать транспортыннан төшереп калдыручыларга 30 мең сумлык административ штраф салу турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Әлеге закон нигезендә, әгәр бала билет өчен түли алмаган булса, балигъ булмаган баланы автобустан төшереп калдырган өчен машина йөртүчегә - 5 мең сум, вазифаи затка 30 мең сумга кадәр штраф салына.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Мәскәү татарлары автономиясе берничә истәлекле чара әзерли. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 23 апрельдә 19.00 сәгатьтә режиссер Салават Юзеевның «121» исемле кыска метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Бу фильм-фантазия, фильм-уйланулар, анда Габдулла Тукайның шәхси һәм иҗади язмышына автор карашы тәкъдим ителә. Читать дальше...
Кытай Татарстанда бизнеста, һуманитар өлкәдә, төзелеш, медиа һәм башка өлкәләрдә актив катнаша.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 18 час. 20 апреля до 18 час. 21 апреля 2021 г.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген гаммәви мәгълүмат чараларында Казанда кемнеңдер автобуска атуы хакында хәбәр дөнья күрде. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе агентлыкка тәкъдим иткән фотода автобусның бер тәрәзәсе ватык икәнлеге күренә. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, гадәттән тыш хәл Глушко урамында булган. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Урында полицейскийлар эшли. «Полиция хезмәткәрләре... Читать дальше...
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 19 апрельдән 19 июньгә кадәр «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында халык ярдәме белән урманнарны чүп-чардан чистартачаклар. «Акция кысаларында урманнардан көнкүреш калдыклары, чыбык-чабыклар һәм ауган агачлар чыгарылачак. Шулай ук урманнардагы ял итү урыннары, аншлаглар һәм мәгълүмат такталары төзекләндереләчәк», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Министрлык карамагындагы оешма эшчеләреннән тыш... Читать дальше...
За неуплату алиментов и долг больше миллиона рублей казанцу назначили исправительные работы.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Казан янындагы Шигали бистәсендә берничә эт ир-атка ташланган. Табиблар зыян күрүчегә тиешле бөтен ярдәмне күрсәткән, аны хастаханәгә озатуның кирәге чыкмаган. Әмма күпмедер вакыттан соң ир-атның хәле начарайган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Күзәтү ведомствосы Биектау районында хуҗасыз хайваннарны аулау, асрау һәм транспортировкалау мәсьәләсендә законнарның ничек үтәлүен тикшерәчәк. «Аерым алганда, агымдагы елда хуҗасыз хайваннарны аулау... Читать дальше...
Сегодня первая группа нурлатских новобранцев весеннего призыва – 3 ребят отправились служить в армию.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Казан утлары» журналы Татар китабы йортында Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын тәкъдим итте. Кичәдә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла авторның фикер йөртүе үзенчәлекле булуын әйтте. «Хисаметдин Исмәгыйлев прозасында аерым тәм бар. Бөтенләй башка язу өслүбе. Ул — сүз остасы. Мин аның бик талантлы автор икәнлегенә төшендем, үземнең бик күп нәрсәләрне белмәвемне аңладым. Аның бу китабын теләсә кайсы телгә тәрҗемә итеп чыгарырга була», — диде ул Татар китабы йортында чыгышында. Читать дальше...
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге 22 апрельдә кунакларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына – 135, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге оешуга 25 ел тулуга, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган татар шигърияте кичәсенә чакыра. Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә Санкт-Петербургның «Амбассадор» кунакханәсендә узачак. Читать дальше...
Әлеге акча фәкыйрь илләргә COVID-19дан вакцина сатып алу өчен ярдәм итәчәк.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 19 кеше хастаханәгә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана. Казанда – 17, Чаллыда – җиде, Әлки һәм Минзәлә районнарында - икешәр, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында берәр очрак ачыкланган. Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.
Туристы активно бронируют гостиницы в Казани на майские праздники.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 11 майда Казанда IX Республика ифтары узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Элегрәк ифтарның 7 майга билгеләнүе хакында хәбәр ителгән иде. Быел ул Kazan Expo халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. Чарага зур кунаклар, бизнес вәкилләре һәм мохтаҗлар: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелачак. 2019 елда... Читать дальше...
Демографиядәге кризис, халык сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау системындагы вазгыять кискен дип бәяләнгән
В Татарстане с 19 апреля стартовал лесокультурный сезон. Первыми к посадке лесных культур приступили специалисты Нурлатского, Лениногорского, Мамадышского, Сабинского и Черемшанского лесхозов.
Әлегә республика кунакханәләрендә бәяләр артмаган. Татарстан туристлар өчен күп төрле чаралар әзерли.
Апелляция мәхкәмәсе алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән адвокат Дагир Хасавовка карата хөкем карарын үз көчендә калдырды. Аның яклаучылары хәзер Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Конференциядә катнашу өчен 100 гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия... Читать дальше...
В этот день татарстанцы вспомнят подвиги тех, кто не вернулся с фронта домой.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 15 апрельдә Пензаның Хәбиб Җамал Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәге территориясендә беренче күмәк ифтар узды, анда төрле милләттән булган 300гә якын ир-ат җыелды. Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, быел Пензада «Рамазан чатыры»н беренче тапкыр урнаштырдылар. «Рамазан чатыры 2021» - Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан иганәчеләр ярдәмендә оештырыла торган мәдәни-хәйрия проекты. Аның төп максаты – мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һәм халыкны мобилизацияләү. Читать дальше...
В Татарстане за сутки зарегистрировано 30 новых случаев COVID-19, все контактные.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 8 май көнне «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучылар 350 мең агач үсентесе утыртачак. «8 майда Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган 350 мең татарстанлы истәлегенә урманнарда 350 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта. Агач утыртуда район башкарма комитетлары, учреждениеләр, оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, волонтерлар катнашачак.