(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 19 кеше хастаханәгә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана. Казанда – 17, Чаллыда – җиде, Әлки һәм Минзәлә районнарында - икешәр, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында берәр очрак ачыкланган. Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.