(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Казан янындагы Шигали бистәсендә берничә эт ир-атка ташланган. Табиблар зыян күрүчегә тиешле бөтен ярдәмне күрсәткән, аны хастаханәгә озатуның кирәге чыкмаган. Әмма күпмедер вакыттан соң ир-атның хәле начарайган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр. Күзәтү ведомствосы Биектау районында хуҗасыз хайваннарны аулау, асрау һәм транспортировкалау мәсьәләсендә законнарның ничек үтәлүен тикшерәчәк. «Аерым алганда, агымдагы елда хуҗасыз хайваннарны аулау, асрау һәм транспортировкалау буенча муниципаль килешү төзелгәнме-юкмы икәнлегенә ачыклык кертеләчәк», - дип искәртте Татарстан Прокуратурасының рәсми вәкиле Руслан Гусамов.