(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Владимир Путин билетсыз баланы җәмәгать транспортыннан төшереп калдыручыларга 30 мең сумлык административ штраф салу турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Әлеге закон нигезендә, әгәр бала билет өчен түли алмаган булса, балигъ булмаган баланы автобустан төшереп калдырган өчен машина йөртүчегә - 5 мең сум, вазифаи затка 30 мең сумга кадәр штраф салына.