(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген Троицк шәһәрендә «Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм бүгенге тормышта Ислам» дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, конференция «Хәзерге заманның глобаль таләпләренә җавап буларак этноконфессиональ хезмәттәшлек» темасына багышлана. Әлеге чара иҗтимагый әһәмияткә ия, шулай ук Россиянең ислам җәмгыятендә барган процессларны аңларга ярдәм итә. Конференциянең кунаклары - Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер... Читать дальше...
Кырыслатылган коронавирус чикләүләре башлану көне өченче тапкыр күчерелә. Радий Хәбиров моны "бизнес-җәмәгатьчелек үтенече" белән аңлата.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Яңарыш» мәдәни-белем бирү оешмасы Россиядә Ислам тарихына багышланган күчмә лекцияләр башлады. Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, беренче лекция Энгельс шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булган. Очрашуны 2 июльдә «Яңарыш» оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделмәнов уздырган. Мультимедиа форматындагы презентациядә Россиядә Исламның төп чорлары, шулай ук безнең илдә ислам тарихында зур әһәмияткә ия булган урыннар турында мәгълүмат күрсәтелде. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Мисырга ял итәргә баручы Россия туристларына визаны илгә килеп җиткәч аэропортта бирәләр. Виза алу өчен вакцинаның ике компонентын да ясату турында сертификат кирәк. Мисыр илчелеге һәм консуллыгы Россия туристларын кабул итә, әмма пандемия аркасында кабул итүгә дипмиссия сайтында алдан ук язылып куярга кирәк, дип белдерде Мәскәүдәге Мисыр илчелеге киңәшчесе Ахмад Абд-Элмуиз. «Без даими эшлибез һәм теләсә кайсы күләмдә визалар бирергә әзер», — дип белдерде Абд-Элмуиз РИА Новостига. Читать дальше...
Глава Минсельхозпрода РТ заострил на этом внимании на встрече с аграриями Черемшанского района.
Мероприятие прошло в сквере «Театральный».
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә Менделеевск районының Ык Тамагы авылы янындагы авариядә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше зыян күргән. Авария шаһитлары хәбәр иткәнчә, Hyundai машинасы юлдан кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган. «Автомобильдә 20-22 яшьлек егетләр иде. Барысы да кысылып калган, үзләре генә чыга алмады. Коткаручылар чакырырга туры килде. Йөртүчесе һәлак булды, калган дүртесен табиблар хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары.
Первыми на поля вышли комбайны КФХ «Сулейманов А.И.» и АФ «Южная».
На тротуарах появились надписи, напоминающие о правилах безопасного перехода.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев парламент утырышында ведомствоның 2020 елгы эшчәнлеге турында сөйләде. «Санкцияләнмәгән карьерлар аркасында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә зур зыян китерелә», — диде ул. «Хисап палатасы аудиторлары җир ресурсларын куллануга даими игътибар бирә. Санкцияләнмәгән карьерлар аркасында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә зур зыян салына, бигрәк тә уңдырышлы туфракны торгызу эшләре башкарылмаганда», — дип искәртте Альберт Вәлиев. Читать дальше...
Икътисад өлкәсендәге начар күрсәткечләрне, коронавирус саннарын сирәгрәк һәм ял көннәре алдыннан гына чыгарырга тәкъдим ителә.
Одной из самых распространенных причин пожаров является нарушение правил пожарной безопасности при эксплуатации отопительной печи, в результате чего в выходные часто происходят возгорания и горят бани.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә нефть саммитына килде. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «үтемле чиста энергия» тотрыклы үсеш максаты кысаларында тормышка ашырылган проектны сынап карады. Аңа электр тогы бирә һәм музыка коралларына әверелә торган җиләк-җимешләрне тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасының нефть саммиты IPYForumХалыкара яшьләр нефть-газ форумы кысаларында уза. 2015 елның 25 сентябрендә 70/1... Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Кичә Россия Президенты Владимир Путин Мисыр курортларына очуны тыя торган карарны гамәлдән чыгарды. РИА Новости хәбәр иткәнчә, хәзер авиакомпанияләр Мисырга туры рейслар җибәрә ала. Шулай ук туроператорларга һәм агентлыкларга турлар сатудан тыелу турында киңәш тә гамәлдән чыгарыла. Мисырга очышлар 2015 елның ноябрендә туктатылган иде. Бу карар Синай ярымутравы өстендә Россия самолеты һәлакәткә очраган кабул ителде.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Кичә, Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бибинур һәм Миңнегани Галимовларны «Ата-ана фидакарьлеге» («Родительская доблесть») медале белән бүләкләде. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов инстаграмда шул хакта язды. «Зур рәхмәт», дип яза җырчы сториста.
Искренне рад поздравить коллектив районной газеты «Дуслык» («Дружба», «Туслах») с 90-летием со дня выхода первого номера! Немногие печатные издания могут сравниться с вами.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабы чыкты. Нәшрият социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, яңа басма татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр, алар белән бәйле кануннар, тыюлар һәм чикләүләр турында. Биредә нәсел, ата-баба йорты, кешеләрнең туганнары белән аралашуы турында сөйләнә. Китап татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән.
Сегодня, 9 июля, день рождения районной газеты, в этом году – юбилейный.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Хәзер Татарстан халкы, шул исәптән казанлылар да, филиалга килеп, талон алып, күп функцияле үзәккә языла ала. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, «Минем документлар» офисларында алдан язылуның мондый ысулы бер үк вакытта ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм +7(843) 222-06-20 бердәм белешмә хезмәте телефоны аша эшләячәк. Элегрәк талоннар бары тик тере чират тәртибендә кабул итүне көтү өчен генә бирелә иде. Бүлекчәдә алдан язылу беренче чиратта инде офиска килгән, хезмәт алган... Читать дальше...
Районная газета по сей день остаётся одной из самых высокотиражных газет среди муниципальных образований республики - во втором полугодии 2021 года ее общий тираж составляет 5250 экземпляров.
2020 елда "Сөембикә" операсын куйган өчен авторлар коллективы Тукай премиясе белән бүләкләнде.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», «Безнең мирас» ). Мәгълүм ки, халыкка дача өчен җирнең юньлесен бирми хөкүмәт. Йә ул элеккеге карьер булыр, яки сазлык. Яисә чокыр-чакыр. Андый җирне алдыңмы инде, гомер буе туфрак ташып чиләнәсең. Әнә, язучыларның «Весна» дип аталган дачалар җиреннән элек кирпеч заводы өчен сары балчык чыгарганнар. Хәзер инде, киресенчә, шундагы үз җиренә һәркем үзе булдыра алганча балчык-туфрак ташый. Хәкимҗан Халиков урман туфрагын зур биштәргә тутырып, аркасына асып ташый. Беркөнне аңа каршы Габделхәй Сабитов очрый. Читать дальше...
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең барлыкка килү тарихы 1946 елда, 14 майда, Казан шәһәренең 5нче Шәһәр хастаханәсе базасында онкология бүлеген оештыру турында Татарстан АССР Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы чыгу белән башлана. Быел бу хезмәткә 75 ел тулды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада онкология хезмәтен оештыручылар, танылган галим-клинистлар профессор Юрий Александрович Ратнер, профессор Мойше Зельманович Сигал була. Читать дальше...
(Кукмара, 9 июль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбарәкшина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм Кукмара районы башлыгы киңәшчесе Камышлы урманында урнашкан «Нараткай» сәламәтләндерү лагеренда балаларның җәйге ялын оештыру белән таныштылар. Алар балаларның ял итү шартларын карадылар, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүнең ничек оештырылуын бәяләделәр. «Татарстан Республикасында балалар лагерьларын төзү, аларны капиталь ремонтлау буенча тулы бер программа бар. Читать дальше...
(Зәй, 9 июль, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Энҗе Әгъләмова). Зәй районы игенчеләре уракка төште. «Районда барлыгы 34162 гектарда игенне урып-җыю бурычы тора. Шуның 13 127 гектары — көзге, 21 000 гектары язгы культуралар. Басуларда барлыгы 50 комбайн эшләячәк, аның өстенә фермерларда 10 комбайн исәпләнә. Бер комбайнга уртача йөкләнеш — 560 гектар. Корылык булу сәбәпле, артык мул уңышка өмет итеп булмый. Гектарыннан уртача уңыш 25-26 центнер булыр, дип көтелә», -диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. Читать дальше...