(Чирмешән, 25 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 1100 шәхси хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Сыер һәм савым кәҗәләре асраучыларга быел да субсидия биреләчәк. Моның өчен конкурс игълан ителде. Дәүләттән бу ярдәмне алу өчен 25 июньнән 25 июльгә кадәр электрон формада яки авыл җиреленә барып гариза бирергә кирәк. «Районда 1100 хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Безгә әлегә 300ләп шәхси ярдәмче хуҗалыктан гына гариза керде. Вакыт азаеп бара, документлар тапшыруны ашыктыру сорала»... Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Бүген, 25 июльдә, Балтач районы Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бирегә килгән күпләгән кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җәмәгать эшлеклеләре, җитәкчеләр, дин әһелләре, күренекле шәхесләр булды. Әлеге күркәм чара быел ундүртенче тапкыр Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырылды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
Торжественное мероприятие по случаю празднования Дня военно-морского флота продолжилось на центральной площади концертом.
Сегодня в Нурлате с особым размахом прошло празднование Дня военно-морского флота. По традиции военные моряки и офицеры отмечают свой праздник в последний выходной второго месяца лета. В этом году праздник пришелся на 25 июля.
(Теләче, 25 июль, «Татар-информ», « Теләче-информ »). Шушы көннәрдә Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин җитәкчелегендә Теләче районы делегациясе Мөслим районында булды. Делегация эш сәфәре барышында Мөслим районның эш тәжрибәсе белән танышты. Балалар бакчасында, китапханәдә, мәктәптә, бай тарихка ия булган музейда, милли бәйрәм сабантуй уза торган урында һәм башка объектларда, ял паркында булды. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Мөслимнең район үзәге белән районның... Читать дальше...
(Чаллы, 25 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» , Зөһрә Вәлитова). Чаллыда 5нче шәһәр шифаханәсенең яңа бинасын проектлау эшләре башланды. Объект Чулман проспектында яңа төзелә торган мәктәп белән ипподром арасындагы 6 га мәйданда төзеләчәк. Бүгенге көндә техник бирем буенча мәгълүматлар җыела. Исегезгә төшерәбез, шәһәр мэры мөрәҗәгатеннән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хастаханәнең яңа бинасын проектлау өчен финанслар бүлеп бирү бурычын куйды.
Паспортта Татарстан кушымтасы "ниндидер амбицияләрдән түгел", бары тик исем-фамилиянең туган телдә башкача язуына бәйле, дип саный депутат.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Бөекбритания галимнәре коронавирус акыл дәрәҗәсен киметә, дип расладылар. Лондонның Империя көллияте һәм Кембридж университеты галимнәре коронавирус белән авырып киткән кешеләрнең интеллект дәрәҗәсенең сизелерлек кимүен ачыклаган. Тикшерү The Lancet журналында басылган, дип хәбәр итә РИА Новости. Экспериментта 81 337 кеше катнаша, шуларның 12 689ы коронавирусны төрле авырлыкта кичергән. Тест когнитив мөмкинлекләр аспектларын билгеләүне максат итеп куйган. Нәтиҗәдә... Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Бостон балалар хастаханәсе белгечләре Массачусетс технологик институты һәм Миссисипи университетының медицина үзәге тикшеренүчеләре белән бергә йоткылык өстендәге анализлар буенча Covid-19 коронавирусының авыр узуын фаразларга мөмкинлек бирә торган яңа ысулны тапканнар. РИА Новости Cell журналындагы мәкаләгә сылтама белән хәбәр иткәнчә, галимнәр коронавирус белән авыручы 35 кеше борыныннан алынган анализларны өйрәнгән. Борын һәм тамактагы эпителий күзәнәкләренең... Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә Казан янында Көек бистәсендә ике ир-атны берничә кеше кыйнавы турында мәгълүмат пәйда булды. Шаһитлар ирләрнең, янәсе, азык-төлек кибетләренең берсе янында торуын, шунда ике машина килүен, алардан берничә исерек кеше чыгып, аларны кыйнауларын сөйләп бирә. «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кибет янында ике ир-ат бер-берсе белән үзләре үзара сугышкан. Исерек һөҗүмчеләр турындагы мәгълүматны кире кактылар. Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россия югары уку йортлары магистратуралары киләчәк белән эшләү буенча белгечләр әзерли башлаячак, беренче белгечләрне якындагы биш елда чыгару көтелә, дип сөйләде РИА Новости агентлыгына «2035 ел университеты» ректоры Нина Яныкина. Ул бүгенге көндә күп кенә илләрдә «футуролог» (Future Studies) юнәлеше буенча махсуслашкан магистратуралар эшләтеп җибәрелүен искәртте. Бу программаларда киләчәк белән профессиональ эшләүче: озак сроклы үсеш стратегияләрен төзи һәм проектлар... Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы белән хәлнең начараюы илнең күп кенә кешеләренең пандемиягә карата адекват булмаган мөнәсәбәте, вакцинациянең түбән темплары һәм карантин чараларыннан баш тарту белән бәйле. Бу хакта вируслы инфекцияләрне профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни-тикшеренү үзәге директоры Георгий Викулов белдерде. «Хәлнең начараюы иммун катлау булмау сәбәпле, <…> карантинлы чараларны бетерү һәм йомшарту, кайбер кешеләрнең рекомендацияләргә кул селтәүле мөнәсәбәте... Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия һәм чит ил алдынгы хезмәткәрләрен РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды, алар арасында дүрт татарстанлы да бар. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган. Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының график модельләштерү кафедрасы профессоры Равил Айдаровка «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Читать дальше...
В Татарстане зарегистрировано 52 новых случая COVID-19, из них 7 – завозные, 45 – контактные.
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 26 июля 2021 года
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Төркия инфекционистлары берлеге башлыгы Мәхмәт Джейхан шимбә көнне «Россия туристларына карата чараларны катгыйландырырга» чакырды. Ул «шунсыз авыру үсешен туктатып булмаячак», диде. Әмма ул моны ничек эшләргә кирәклеген һәм ни өчен бу чаралар Россия туристларына карата гына кулланылырга тиешлеген әйтмәде, дип хәбәр итә ТАСС. Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы шимбә көнне коронавирус йоктыруның 12 381 яңа очрагы турында хәбәр итте, бу республика өчен 12 майдан башлап иң югары тәүлеклек күрсәткече булды. Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Пенсионерларның күбесендә пенсия яшәү төбәгендә яшәү минимумыннан бераз гына артып китә. Тик аны арттыру ысуллары бар, дип сөйли Прайм агентлыгына дәүләтнеке булмаган «Киләчәк» пенсия фонды эксперты Евгений Биезбардис. РИА Новости хәбәр итүенчә, «Пенсиянең һәр төренең түләвен билгеләү һәм яңадан карау өчен үз нигезләре бар. Кайбер очракларда пенсионерга алына торган суммаларны арттыру өчен Россия пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә кирәкле документларны җибәрү дә җитә. Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Тагын 52 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясе йоктырган: җиде очрак читтән кертелгән, калганнары - контактлы. «20 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 32 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Казанда 24 очрак ачыкланган. Шулай ук Чаллының 13, Түбән Кама районының дүрт кешесе чирләгән. Алексеевск һәм Мөслимдә икешәр, Актаныш, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Саба, Спас һәм Тукай районнарында берәр авыру теркәлгән. Пандемия... Читать дальше...
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Татарстанда коронавирус очракларының тәүлеклек үсешенең иң түбән темпы теркәлгән. Бу хакта Covid-19 коронавирусы таралышына каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Тәүлек эчендә үсеш темплары түбән булган субъектлар: Орел өлкәсе (0,21 процент), Татарстан Республикасы (0,22 процент), Мәскәү (0,23 процент)», — диелә хәбәрдә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә инфекция йоктыруның 24 072 очрагы ачыкланган. Үсеш темпы 0,39 процент тәшкил итә. Читать дальше...
Юрий Тимофеев, проживающий в Средней Камышле, живет мечтой создать в своем доме самобытный музей.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Путин диңгезчеләрне Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады, ул бу бәйрәмнең бар халык өчен кадерле булуын искәртте, дип хәбәр итә РИА Новости. «Матрос һәм старшиналар, мичманнар, офицерлар, генераллар һәм адмираллар, кадерле ветераннар, Россиянең хөрмәтле гражданнары, сезне Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм. Бу бәйрәм Ватанны саклаучыларның барлык буыннарының бердәмлеген күрсәтә. Ул бөтен Россия, безнең халык өчен кадерле, чөнки хәрби диңгезчеләрнең кыюлыгы... Читать дальше...
Первыми собрались жители улицы Тукая, которая считается самой молодой в селе. Позже на посиделки вышли жители улицы Ленина, что на другом конце села.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич белән Яңа Чишмә районында трактор һәм җиңел машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Автомобиль тракторга барып бәрелгән, шофер салонда кысылып калган. Шаһитлар сүзләренә караганда, җиңел машина руле артында утырган ир-ат исерек булган. Бу чыннан да шулаймы икәнлеген экспертиза билгеләячәк. Авария нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобиль йөртүчесе зыян күргән.
(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Казанда Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә җәяүле экскурсиягә алдан язылу башланды. Чараны августның икенче яртысында уздыру планлаштырыла. Сәгать ярым эчендә катнашучылар «Иске шәһәр»нең истәлекле объектларында булачак: Казан ГЭСы булган урыннан Мәрҗани урамында, Әл-Мәрҗани мәчете яныннан Каюм Насыйри урамы буенча узачаклар. Гид казанлыларны һәм шәһәр кунакларын мәдәни мирас объектлары тарихы, аларның хуҗалары биографиясе белән таныштырачак, шулай ук аларның тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләячәк. Читать дальше...
Поздравления принимают и нурлатцы, как ветераны, отслужившие в военно-морских войсках, а также ребята-земляки, которые в настоящее время находятся на боевом посту и выполняют свой воинский долг.