Мы в Telegram
Добавить новость

Более 30 новых школ и детских садов откроются в столице к началу учебного года

Политолог Марков: замглавы МО РФ могли арестовать из-за генерала ГРУ Алексеева

Два подмосковных проекта стали победителями конкурса спортпроектов «Ты в игре»

Более 31 тыс старых автопокрышек собрали в Подмосковье



World News in Tatar
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2021

Новости за 18.07.2021

Tatar-inform.tatar 

Алабуганың Тугаров урамында йорт янын төзекләндерәләр

(Алабуга, 18 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуганың Тугаров урамындагы 24нче йорт тирәсен капиталь ремонттан соң төзекләндерәләр. Үткән елда биредә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ишегалдын төзекләндерделәр, ләкин урамнан күренеш ямьсез иде — йортны иске яшел койма һәм еш утыртылган куаклар каплап тора. Быел койманы сүтеп, чүп үләннәрне җыештырдылар. «Чыннан да, иске койма бөтен күренешне бозып тора иде. Гомуми җыелыш барышында, биредә торучылар яңа койма кирәкме-юкмы икәнен хәл итте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ульяновскида яшәүче татар егете рус теленнән БДИда 100 балл җыйган

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең Заволжье районының 17нче мәктәбен тәмамлаучы татар егете Ренат Мөдәрисов рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. «Заволжье районы мәктәпләрен тәмамлаган ике укучы гына быел Бердәм дәүләт имтиханнарында максималь булган 100 баллны җыйды. 44нче гимназиядән Анна Разживина белән 17нче мәктәптән Ренат Мөдәрисовны рус теле буенча югары балларга ия булулары уңаеннан котлыйбыз», — дип хәбәр итә район хакимияте.

Tatar-inform.tatar 

Әлки районы бала тудыру бүлеге планлы дезинфекциягә ябыла

(Әлки, 18 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлки районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге 19 июльдән 2 августка кадәр «чистартуга» ябыла. Бүлекнең өлкән акушеркасы Наталья Гнеденкова әйтүенчә, бу планлы чара. Һәр бала тудыру йорты елына бер тапкыр санитар-гигиена эшкәртүе максатында хезмәтен туктатып тора. Бу әниләр һәм бәбиләрнең хәвефсезлеге, шулай ук хастаханәдәге инфекцияләр белән көрәшү өчен эшләнә. Бу чорда көмәнле хатыннар Чистай бала тудыру йортына озатылачак.

Tatar-inform.tatar 

Аксубай авылларының гасырлык юбилейларын билгеләп үттеләр

(Аксубай, 18 июль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Аксубай районының Алексеевка һәм Федоровка халкы авылларга нигез салынуга 100 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Ике авыл халкы гасырлык юбилейны бергәләп билгеләп үтте. Тантананы үткәрү урынын да торак пунктлар арасында, яшел болында сайлаганнар. Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда авыл халкы, кунаклар җыелды. Бу авыллар һәм Беловка мәдәният йорты үзешчәннәре башкаруында музыка, җырлар яңгырады, бәйрәм ашлары әзерләү өчен учак дөрләде, самавыр кайнап торды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Рубин»ның элекке ярымсакчысы Могилевец «Түбән Новгород» клубы белән контракт төзеде

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). «Рубин»ның элеккеге ярымсакчысы Павел Могилевец «Түбән Новгород» футбол клубы белән контрактка кул куйды. Килешү срогы — 2 ел. Бу хакта Россия футбол лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Узган сезонда 28 яшьлек Могилевец «Химки» өчен чыгыш ясады, анда ул Казан «Рубин»ыннан күчте. Мәскәү өлкәсе клубы составында уенчы 13 матч үткәрде, 1 туп кертте һәм 2 тапкыр тапшырды. Могилевец «Рубин» өчен 2014 елда, аннары 2018-2020 елларда уйнады. Казан клубы составында барлыгы 72 матч уздырды, 2 гол кертте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Туристлар Казанны иң тәмле ризыклы Россия шәһәрләре өчлегендә атады

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россия туристларының 17 проценты фикеренчә, Казан — иң тәмле ризыклы шәһәр. Tvil.ru үткәргән мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы гастрономия рейтингында өченче урынны алды. Россия шәһәрләре арасында Гагра лидер булды — сәяхәтчеләрнең 23 проценты иң тәмле ризык биредә дип саный. Рейтингның икенче баскычында — 21 процент белән Сочи шәһәре. Казаннан соң рейтингта Санкт-Петербург (15 процент) һәм Севастополь (7 процент) урнашкан. Шунысы кызык, Мәскәүдә ризыкны... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мәдәният министрлыгында инвалидлар өчен чаралар оештыру кагыйдәләрен аңлатачаклар

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанда әти-әниләр һәм законлы вәкилләре инвалид балалар өчен мәдәни-ял чараларын оештыру һәм уздыру кагыйдәләре турында белә алачак. Онлайн-консультацияләрне Татарстан Мәдәният министрлыгы белгече үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте. Хокукый белем бирү мәктәбе дәресе 23 июльдә 15.00 сәгатьтә узачак. Очрашуның төп темасы 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм инвалид балалар өчен мәдәни-ял чаралары турында булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия халыкларының иң сирәк телләре аталды

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиядә иң сирәк тел -көньяк теле, илдә аны нибары бер кеше белә. Бу хакта ТАСС Бөтенроссия халык санын алу медиаофисына сылтама белән хәбәр итә. «Совет елларында ук ул тел юкка чыккан дип санала иде, аны Енисейск һәм Кети (Обь елгасынының уң кушылдыгы) шәһәрләре тирәләрендәге сирәк кешеләр куллана. Җирле халык аралашу телләрендә көньяк теле сакланып калдымы икән инде, аны яңадан торгызуга өмет бармы — халык санын алу күрсәтәчәк», — дип аңлаттылар медиаофиста. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

ОПЕК + илләре нефть чыгаруны чикләү турындагы килешүне 2022 ел ахырына кадәр озайтты

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). ОПЕК+ илләре 2022 ел ахырына кадәр нефть чыгаруны чикләү турында килешүне озайтырга килешкән. Шул ук вакытта алар табышны арттырырга һәм 2021 елның декабрендә базардагы вазгыятьне яңадан бәяләргә ризалашкан. Килешүдә катнашучы дәүләтләрнең киләсе утырышы 1 сентябрьгә билгеләнгән, аларның вәкилләре ай саен очрашуларын дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТАСС. Мәгълүмати чыганак агентлыкка аңлатканча, ОПЕК+ илләре министрлары шулай ук килешүнең төп параметрын, бүлүнең база дәрәҗәсен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Питрау»ның абсолют батыры тәкәне Мамадышта калдырырга булды

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Питрау»ның яшүсмерләр арасындагы абсолют батыры тәкәне үзе белән алып кайтмаска булды. Рафаэль Билданов башта 75 кг һәм аннан авыррак көрәшчеләр арасында җиңде, аннан соң абсолют батыр булу өчен көрәштә отты. Быелгы абсолют батыр Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәреннән. Аңа 18 яшь, көрәш белән алты яшеннән шөгыльләнгәнен әйтте. «"Питрау“га өченче тапкыр киләм, моңа хәтле бер урын да яуламыйча кайтып китә идем», — диде ул. Быел Рафаэль Билдановка... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда томан һәм 33 градуска кадәр эсселек көтелә

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июль көнне, Татарстанда элек урнашкан эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Әмма төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 15 тән 20 градуска кадәр җылылыкта була. Көндез һава +28, +33 градуска кадәр җылыначак. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе... Читать дальше...




Tatar-inform.tatar 

Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакчаларда корылмалардан 15 метр ераклыкта коры үләнне яндырырга рөхсәт итәргә җыена. Бу ведомство тарафыннан әзерләнгән РФ Хөкүмәте карары проектыннан күренә. « <… > торак пунктларның шәхси җир кишәрлекләрендә, шулай ук бакча яки яшелчә җирләрендә ачык уттан файдалану урыны биналарга, корылмаларга кадәр 15 метрдан да ким булмаска тиеш», — дип китерә РИА Новости документта язылганны. «Әгәр коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә тәүлек эчендә 25 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиядә узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 25 018 очрагы ачыкланган. Бу, инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, алдагы көннән (25 116 очрак) бераз кимрәк. Авырулар саны буенча Мәскәү (4357), Мәскәү өлкәсе (2554) һәм Санкт-Петербург (1941) төбәкләре алда бара.    Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән авыруның гомуми саны 5 958 133кә җиткән. Рәсми рәвештә барлыгы 148 419 кеше үлгәнлеге теркәлгән. Аерым алганда... Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Родители жительницы Нурлата Юлии Ильиной гордятся достижениями дочери

​​​​​​​Выпускница городской школы №2  Юлия Ильина на отлично сдала экзамен по русскому языку. Для нее это не просто победа и достижение, а возможность приблизить исполнение заветной мечты.

Tatar-inform.tatar 

Казан спортчысы Токиода Олимпиадада партнерлары допингы аркасында чыгыш ясамаячак

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россия ишкәкчеләре Токиода парлы дүртлектә чыгыш ясамаячак. Алар допинг аркасында төшеп калган ишкәкчеләр Никита Моргачев һәм Павел Соринны алмаштырды (Б допинг — пробалар алар организмнарында мельдония булуны раслаган). Запас спортчыларның нәтиҗәләре Олимпия стандартларына туры килми, дип хәбәр итә ТАСС. Исегезгә төшерәбез, Токиода Россия Олимпия комитеты флагы астында чыгыш ясаучы Россия җыелма командасы составында парлы дүртлектә Казан ишкәкчесе Артем Косов ярышырга тиеш иде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда машина йөртүче елгага төшеп китеп һәлак булган

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Машина йөртүче  республиканың Яңа Чишмә районында Әзи авылы янындагы Чаллы елгасына төшеп китеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. «ЛАДА Гранта» машинасы елгага төшеп киткән. Нәтиҗәдә, шофер һәлак булган. Салонда башка кеше булмаган. Бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 57 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында сигез очрак читтән кертелгән һәм 49ы контакт юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. « Уналты кеше хастаханәгә урнаштырылды, 41е өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 32 кеше чир йоктырган. Чаллыда — ун, Әлмәттә — биш очрак. Инфекция йоктыручылар республиканың ун муниципалитетында ачыкланган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Германиядә су басу корбаннары саны 155тән артып киткән

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Германиянең көнбатышында су басу аркасында һәлак булучылар саны 156 булган. Бу хакта Кобленц полициясе мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Аерым алганда, Арвайлерда гына да (бу район Рейнланд-Пфальц Федераль җире составына керә) стихия корбаннарының саны 110 булган. « Һәлак булучылар күбрәк булыр дигән шик бар » , — дип шәрехлиләр полициядә. Шул ук вакытта хәзер су басу нәтиҗәсендә зыян күргән 670 кеше турында мәгълүм. Аларның да саны артырга мөмкин. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда август ахырына кадәр Журналистлар урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Казанда Журналистлар урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 19 июльдән башлап һәм 26 августка кадәр Журналистлар урамындагы 54нче йорт янындагы участок ябыла. Моннан тыш, 24 һәм 25 июльдә Журналистлар һәм Халитов урамнары киселешендә («Вьетнам» сәүдә үзәге ягына), шулай ук 48нче бинаның 2нче корпусы янында хәрәкәт ябыла. Хәрәкәт суүткәргеч трассасын салу эшләре сәбәпле чикләнә.

Tatar-inform.tatar 

Павлова Питрауда: Татарстан халыклары мәдәни кодын һәм традицияләрен саклау мөһим

(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Ольга Павлова кичә Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында узган керәшеннәрнең традицион Питрау бәйрәмендә булды. Парламентарий ишегалларын карады һәм күргәзмәләрдә булды. «Керәшеннәр — бик аз халык, әмма бу бәйрәмгә килү мөмкинлеге ярдәмендә теләге булган һәркем аларның традицияләре белән таныша ала», — диде Павлова. Депутат Татарстан Хөкүмәтенә Республика халыкларының гореф — гадәтләрен саклап калулары өчен рәхмәт белдерде. Читать дальше...


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Ru24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Ru24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Ru24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Министерство культуры подвело итоги прошлого года

Рабочая группа по СВО представила Президенту новые ...

Психолог Хакимов посоветовал в майские праздники посетить фестиваль цветов

В подмосковном ЖК «1-й Южный» построят пешеходный бульвар

Музыкальные новости

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.

Было бы сесть предложено // Александр Шохин с почестями принял на своем съезде Владимира Путина

Расплата за расточительство! ФК «Оренбург» на домашнем поле уступил ФК «Динамо» (Москва) – 1:2

Путин назвал сохранение духовных ценностей условием укрепления суверенитета

Новости России

Оскар в фарме. Названы победители профконкурса «Платиновая унция»

Более тысячи пассажиров не могут улететь из аэропорта сибирского города

В подмосковном ЖК «1-й Южный» построят пешеходный бульвар

«Не ожидала, что кроме научных перспектив передо мной откроются карьерные»

Экология в России и мире

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24

Новые коллекции Dagon и elisabetta

Морской кокос во благо красоты

Спорт в России и мире

WTA озвучила Елене Рыбакиной условия для становления второй ракеткой мира

«Был риск завершить борьбу еще в первом матче». В России оценили победу Рыбакиной в Штутгарте

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис

Теннисистка Касаткина заявила, что скучает по России, но пока не может приехать

Moscow.media

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)

ТСД SAOTRON RT-T50: высокопроизводительный терминал сбора данных промышленного класса

ТСД SAOTRON RT-T50: высокопроизводительный терминал сбора данных промышленного класса

В Белогорском районе Республики Крым проведен рейд по бывшим мигрантам











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Рабочая группа по СВО представила Президенту новые ...

Специальная оценка условий труда военных коммунальщиков проведена в Московской области

ТАСС: в деле экс-замминистра обороны Иванова могут появиться новые эпизоды

Оскар в фарме. Названы победители профконкурса «Платиновая унция»