(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләрне булачак экстрим-паркка җиһазлар ясау өчен шешә пластик капкачларын тапшырырга чакыралар. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, Пластик капкачлар, флаконнар, канистрлар, юу, чистарту һәм косметика чаралары шешәләре, косметик чараларны, кер юу порошогын төрү материаллары, азык эшкәртү такталары, төрү пленкалары, пластик пакетлар, азык контейнерлары, 19 л шешә капкачлары «Ковер» яшьләр үзәгендә Мәктәп бульвары, 7/2 адресы буенча 25 июльгә кадәр кабул ителә. Читать дальше...
Мәчет янында яшәүчеләрнең кайберәүләре аның төзелешенә каршы чыгып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә мәчет төзүне кануни дип таныды.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков һәм Симонов урамнары чатында «Рәхмәтулла» мәчете ачылды. Төзүче компаниянең җитәкчесе Ильяс Гыймадов төзүдә барлык шәһәр халкы үз өлешен керткәнен әйтте. Оештыручылар әйткәнчә, мәчетнең төзелеш башында «Ак Барс» хоккей командасының элекке уенчылары Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллин торган. Мәчетенең мәйданы 500 квадрат метр. Мәчет 150 кеше өчен исәпләнгән. «2018 елда Гагарин кубогын җиңгәннән соң, мәчет төзергә ният булды. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Баулыда исерек ир буада батып үлгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, берничә кешедән торган компания Баулы районының Кызыл Яр авылында, җирле буа янында ял иткән. Күпмедер вакытта ял итүчеләрнең берсе исерек хәлдә суга чума һәм кире чыкмый. Ул чакта аның танышлары ир-атны буада эзли башлый һәм тиздән аның гәүдәсен су астында табалар. Алар 41 яшьлек ир-ат турында ашыгыч хезмәтләрне чакыру номеры буенча хәбәр итәләр. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Федераль медик-биологик агентлык Covid-19 инфекциясеннән үз вакцинасының клиник тикшеренүләренә кереште, дип хәбәр итә РИА Новости. «Федераль медик-биологик агентлык Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирусны профилактикалау өчен I һәм II аерым структуралардан торган рекобинант вакцинасының клиник тикшеренүләрен үткәрүгә рәсми рөхсәт алды», — дип сөйләделәр агентлыкта. Клиник тикшеренүләр 2021 елның 19 июленнән башлап үткәреләчәк. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Җомга көнне салкынайтачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Иртәгә көндез республика территориясендә яшенле яңгырлар һәм җил көтелә. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе җылы булачак. Һава температурасы төнлә-15-21 градус, көндез - 24-31 градус. Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, җомга көнне һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә. Әйтик, 23 июльдә көндез 21-26 градустан да артмаска тиеш, ә 24е көнне 19-24 градустан да артмаска тиеш. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанның биш пляжы — Казанда дүрт һәм Яшел Үзәндә бер пляж коену өчен яраксыз дип табылды, чөнки биредә су санитар-гигиена таләпләренә туры килми. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе әнә шундый мәгълүматлар белән бүлеште. 15 июльгә булган мәгълүматларга караганда, санитар-химик күрсәткечләр буенча Зур Аккош күлендә алынган су үрнәкләре канәгатьләнмәслек нәтиҗә күрсәткән. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Корбан бәйрәме - ул якты бәйрәм, ул кешеләргә мәңгелек кыйммәтләр: гаделлек, мәрхәмәтлек һәм якыннарын кайгырту турында искә төшерә. Бу хакта Россия мөселманнарына адресланган котлау телеграммасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров хәбәр итте. Ул бүген иң төп мөселман бәйрәмен бәйрәм итү башлануын искәртте. Аның сүзләренчә, Корбан бәйрәме ислам традицияләре мәңгелек кыйммәтләренә, дини йолаларны ихтирам итүгә, ата-бабаларыбызның дини васыятьләренә нигезләнгән. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Чын йөрәктән сезне изге Корбан гаете — Гайд әл-Әдъхә белән тәбрик итәм! Бу көнне һәрбер мөселман иманлы күңелен һәм уйларын изге Мәккәгә юнәлтеп, пәйгамбәребез Ибраһимга һәм барлык мөэминнәргә хак юлны күрсәткәне өчен Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә ихластан догалар кыла. Корбан бәйрәме — рухи һәм әхлакый пакьләнү һәм хәерле эш-гамәлләр вакыты. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чаллыда Чулман проспектындагы биек йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын турында хәбәр кичке биштә 101нче янгын сагы номерына килгән. 10нчы каттагы фатирларның берсендә әйберләр янган, янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Махсус хезмәтләр килгәнче өйдән 20 кеше, шул исәптән биш бала мөстәкыйль рәвештә чыккан. Янгында бер кеше зыян күрә. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышын уздырды. Видеоконференция режимында узган очрашуда катнашучыларның берсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Киңәшмәдә кайбер планнарны тормышка ашыруга пандемия йогынтысы турында фикер алышынды. Әмма, РФ Президенты искәрткәнчә, куелган бурычларны үтәү сроклары күчерелмәячәк. Киресенчә... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Бүген 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Казан телевидение манарасында бәйрәм утлары кабызыла. Иллюстрация мөселман бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаетен бәйрәм итүгә багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Быел бәйрәм 19 июль кичендә башлана, ә аның төп чаралары иртәгә узачак. 20 июль - эшләми торган бәйрәм көне дип игълан ителде.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Ковидтан 1931, 1941, 1946, 1958 елларда туган дүрт хатын-кыз, шулай ук 1954 елда туган ир-ат үлгән. Шулай итеп, пандемия вакытында республикада коронавирустан барлыгы 583 кеше вафат булган. Элегрәк «Татар-информ» республикада соңгы тәүлектә ковидның 55 яңа очрагы билгеле булуын хәбәр иткән иде.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Корбан бәйрәме сишәмбе көнне пандемия аркасында онлайн-форматта узачак, дип хәбәр ителә Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш мөселманнары Диния нәзарәтенең «ВКонтакте» рәсми битендә. «Санкт-Петербург Хөкүмәте карары (№ 121) нигезендә һәм шәһәрдә санитар-эпидемиологик хәл начараюы сәбәпле, шәһәрдәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары 2021 елның 20 июлендә Корбан гаете бәйрәме намазына дин тотучыларны кабул итә алмый», диелгән «Интерфакс» хәбәрендә. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяләр артуны көтми. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяләр артмаячак дип саный. Икмәк пешерү предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү өчен бюджет акчалары бүлеп бирү дәвам итә әле», - дип сөйләделәр министрлыкта. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, урып-җыю башлануга... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы вице-спикеры, авыл хуҗалыгы экс-министры Алексей Гордеев сәүдә челтәрләре, тармак берлекләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ассоциацияләре арасында социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына сәүдә бәяләрен киметү турында килешүләр төзү яклы булуын белдерде. Бу хакта ул «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыгында узган киңәшмәдә әйтте, дип яза Интерфакс. Гордеев шулай ук төбәкләрдә башкарма хакимият органнарының әлеге килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту хокукын билгеләү кирәклеген әйтте. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) кандидатларга һәм сайлау процессларында катнашучыларга кул биреп исәнләшүне, шулай ук тавыш бирү участокларында яки башка электораль чараларда ризык һәм эчемлекләр куллануны тыйды. Бу хакта дүшәмбе көнне РФ Үзәк сайлау комиссиясе сайтында бастырылган Роспотребнадзор рекомендацияләрендә хәбәр ителә. Интерфакс хәбәр итүенчә, «Кандидатларга һәм сайлау процессында катнашучыларга... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мөфти Әлбир Крганов җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Дини җыены 19 июльдә коронавирустан вакцинациягә каршы килүне хупламау турында фәтва чыгарды. «Вакцинациядән катгый рәвештә баш тарту һәм аның составы, йогынтысы турында ялган имеш-мимешләр тарату хупланмый. Әлегә безнең илдә халыкара югары таләпләргә җавап бирә торган препаратлар белән бушлай массакүләм вакцинация уздырыла икән, безнең барлык ватандашларыбызга, табиблар белән килештереп... Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Музыка белгече Харис Нигъмәтҗанов белән хушлашу иртәгә «Курган» зиратының бәхилләшү залында була. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтенроссия конкурсы лауреаты, югары белемле профессиональ музыкант, тәҗрибәле педагог Харис Шәрип улы Нигъмәтҗанов вафат . Мәрхүм белән хушлашу иртәгә — 20 июльдә сәгать 10.30да «Курган» зиратының бәхилләшү залында була. (Адресы: Мамадыш тракты, 179 йорт).
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Полицейскийлар коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр булу турында ялган белешмәләр саткан 38 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Хатын-кызны җинаять эше вакытында тоткарлаганнар. Шул вакытта ул «заказ бирүчегә» югары дәрәҗәдә антитәнчекләре булуы турында белешмә тапшыра торган булган. Бу белешмәне ир-ат кан анализлары ясатмыйча гына сатып алган. Вакцинациядән азат... Читать дальше...
Об этом рассказала официальный представитель певицы Маргарита Соколова.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә чыккан татарча журналлар, китаплар һәм открыткалар Россия күләмендә эшләүче популяр маркетплейсларда сатыла башлады. «Татмедиа»ның маркетплейслардагы интернет-кибетләре түбәндәге адреслар буенча урнашкан. KazanExpress Wildberries Ozon YandexMarket «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, милли матбугатның маркетплейсларда сатыла башлавы, беренче чиратта, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Читать дальше...
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына, продукция кайда үстерелсә, шул участокта сатарга рөхсәт итәргә телиләр. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы шул хактагы закон проектын әзерли, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Аграрийлар үз продукциясен участокта стационар булмаган сәүдә объекты төзелгән очракта сата алыр дип көтелә. Аерым алганда, бу өйнең янкормасы, ял көннәрендәге ярминкәләрдәге кебек киоск булырга мөмкин. ТР... Читать дальше...
Театрның яңа бинасы Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында булачак диелә.
Завтра, 20 июля, мусульмане всего мира встретят один из главных праздников – Курбан-байрам.