Шестеро детей пострадали в Москве из-за нескольких ДТП за сутки

Храм в честь святого равноапостольного князя Владимира открылся в районе Крылатское

Божьи коровки и пауки проснулись в городе после зимы

Стала известна стоимость билетов для поездок на «Ласточках» между Москвой и Санкт-Петербургом



World News in Tatar
Ria.city


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2021

Новости за 17.07.2021

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе баш табибы ковидтан вакцина ясатты

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе баш табибы Рамил Хәмидуллин «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын ясатты. 2020 елның декабрендә медицина учреждениесе җитәкчесе җиңел формада COVID-19 белән авырган һәм организмда коронавируска каршы антитәнчекләр барлыкка килгән. Хәзер аларның дәрәҗәсе шактый кимегән. Шуңа күрә баш табиб вакцинация ясау турында карар кабул иткән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Коронавирус белән хәл әлегә киеренке кала... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә 37 кеше полициягә велосипедларын урлау турында гариза язган

(Әлмәт, 17 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Ел башыннан Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә велосипедлар югалу турында 37 хәбәр кабул ителгән. Полиция хезмәткәрләре аларны өйләрдә сакларга, урамда озак караучысыз калдырмаска һәм урлап алып китмәсеннәр өчен ышанычлы чарадан файдаланырга киңәш итә. Әлмәттә ел башыннан полициягә 37 велосипедчы мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар янына килмәүчеләр дә бар. Шулай итеп, полиция бүлегендә берничә ай инде урлаучылардан алынган велосипедлар ята... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азнакайның бер авылында берьюлы мәдәният йорты һәм мәчет ачылды

(Азнакай, 17 июль, «Татар-информ», «Маяк» , Лиза Нурлыева). Азнакай районының Түбән Стәрле авылында берьюлы мәдәният йорты һәм мәчет ачылды. Элеккеге райпо кибетен реконструкцияләгәч, ул авыл халкы сыешлы җыйнак кына, бик матур клуб бинасына әверелгән. Элегрәк нигез салынып ташландыкка әйләнә башлаган мәчет бинасы барлык авылдашлар көче белән яңартылып, ул бөтен уңайлыклар тудырылган иман йорты булып калыккан. Район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм җитәкчелек... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Энгельс шәһәре мәчетендә Россиядә ислам дине тарихы турында лекция булды

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе Энгельс шәһәренең «Әбү Хәнифә» мәчетендә «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Абдульманов белән очрашу булды. Ул мәчеткә йөрүчеләр өчен Россия территориясендә ислам дине тарихы турында лекция укыды. Рөстәм хаҗи Абдульманов чыгышында Россиядә ислам дине тарихында Дәрбәнд, Идел буе Болгар дәүләте, Наровчат кебек төп урыннарга тукталды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Яңарыш» җитәкчесе очрашуда катнашучыларның... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта балалар арасында «Без бергә» рәсем бәйгесе игълан иттеләр

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 20 июльдә Санкт-Петербургта балалар арасында «Без бергә» ачык конкурсы башлана. Ул 2021 елда Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында үткәрелә. Бәйгене Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстанның Даими вәкиллеге, Татар иҗат эшлеклеләре ассоциациясе Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының «Piter.tatar» порталы белән бергә оештыра. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурс талантлы балаларны эзләү һәм ачыклау... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме башланды

(Мамадыш, 17 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Әлеге минутларда Мамадыш районы Җөри авылында Питрау бәйрәме башланып китте. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә рәсми кунаклар төркеме бәйрәм мәйданчыкларын күзәтеп чыкты. Кунаклар арасында ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев. «Ак Барс» Холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров һәм башкалар бар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда фермада янгыннан 100 сыерны коткарганнар

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Биектау районы Урта Алат авылында фермада янгын чыккан. Бу хакта бүген янгын сагының 101 номерына хәбәр иткәннәр. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, ферма хезмәткәрләре 100 баш мөгезле эре терлекне чыгарган. Янгын 500 кв.метр мәйданга зыян китергән. Янгында зыян күрүче кешеләр булмаган.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан китап нәшрияты Казанның истәлекле урыннары сурәтләнгән открыткалар чыгарган

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшрияты яңа проект — төсле открыткалар җыелмасы тәкъдим итә. Ул Казанның истәлекле урыннары сурәтләнгән 12 төсле открыткадан тора. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты инстаграмда үз битендә хәбәр итә. Открыткалар җыелмасы нәшриятның фирма кибетләрендә сатыла. «Шундый открытка алсам шатланыр идем», «Искиткеч матур открыткалар», дип комментарий калдырган язылучылар.

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә шәхси мунчада янгында ике ир-атның тәне пешкән

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәтнең Бигаш урамында шәхси мунчада янгын чыккан. Биредә ике ир-атның тәне пешкән. Янгын турында 101 номерына бүген 14.27 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, 65нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре шәхси мунчада идән тактасы януын ачыклаган. Янгында ике кеше зыян күргән. 37 яшьлек ир-атның аяклары пешкән, аны Әлмәтнең Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ ректоры: Чаллыда студентлар өчен 1080 урынлык яңа тулай торак төзеләчәк

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә студентлар өчен яңа ике корпуслы тулай торак төзиячәкләр. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин ярдәме белән Чаллыда яңа тулай торак төзеләчәк. Тулай торак ике корпустан тора, һәрберсендә 540 урын була», — дип сөйләде Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» тапшыруында. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Драматурглар Туфан Миңнуллин пьесаларына бүгенге караш турында фикер алышты

(Казан, 17 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллинның куелмаган яки онытыла башлаган пьесалары буенча театраль лаборатория әзерләнергә мөмкин. Бөтенроссия драматурглар семинарында катнашучылар бүгенге театрларның Туфан Миңнуллин әсәрләренә мөнәсәбәте һәм заманча татар драматургиясе турында сөйләште. Биектау районының Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары бара. Семинар драматург Данил Салихов утары янында ачылып китте. Семинар әләмен ТР Дәүләт Советы депутаты Камил... Читать дальше...




Tatar-inform.tatar 

КФУ ректоры: Пандемия сәбәпле, медицина белгечлекләренә абитуриентлар саны артты

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе вакытында медицина белгечлекләренә абитуриентлар саны арткан. «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» тапшыруында Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сөйләгәнчә, республика хөкүмәте таләбе буенча Фундаменталь медицина һәм биология институтында беренчеләрдән булып ПЦР-лаборатория һәм Covid-госпиталь ачылды. Бу медицина өлкәсенә кызыксыну артуга китерде. «Конкурс та артты, өстәвенә, конкурс чит ил кешеләре арасында зур. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Киләсе елга пенсия билгеләү тәртибендәге үзгәрешләр билгеле булды

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). 2022 елдан һәр пенсионер төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булмаган пенсия алачак. Гражданинга билгеләнгән пенсия күләме түбәнрәк булса, аңа бу төбәктә билгеләнгән минималь пенсия суммасына тулырлык итеп социаль өстәмә түләү каралган. Эксперт Юлия Финогеновага сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, киләсе елның тагын бер яңалыгы — пенсия билгеләүгә гаризаны электрон рәвештә биреп була. Шул ук вакытта хезмәт стажын дәлилли торган документлар тапшырырга кирәк түгел. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның «Өмет» газетасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Башкортстанның «Өмет» яшьләр газетасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев редакция хезмәткәрләренә котлау юллаган. Котлау тексты Бөтендөнья татар конгрессы сайтында чыкты. «30 ел күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Башкортстан Республикасында, Уфа каласында халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтие Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре уңаеннан мөрәҗәгать итте

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика халкына якынлашып килүче Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре уңаеннан мөрәҗәгать итте. 19 июльдә Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә киләчәк һәм 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Гарәфә көне — ул хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә үткәрү көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәне мәгълүм. Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нурлатская выпускница-стобалльница Валерия Герасимова свое будущее решила связать с наукой

Валерия, окончившая городскую школу № 2, показала отличные результаты при сдаче единого государственного экзамена - на 100 баллов сдала русский язык . И вошла в пятерку стобалльниц нынешнего года, составляющих гордость Нурлатского района.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшен, көчле җил һәм боз яву көтелә

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Якшәмбе, 18 июльдә, төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә. Казаннан тыш, республикада урыны белән боз явуы ихтимал. Көндез һава температурасы +33 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә +19 градустан артмаячак дип фаразлана.

Tatar-inform.tatar 

Кыргызстанда Корбан бәйрәмендә шәһәр мәйданчыкларында намаз укуны тыйдылар

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). COVID-19 таралу сәбәпле, Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте илнең зур шәһәрләре мәйданнарында Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазларына җыелуны тыйды. Бу турыда мөфтиятнең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. «Корбан бәйрәме уңаеннан мәчетләрдә күмәк намазны барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп укыячаклар», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше. Корбан бәйрәме быел 20 июльгә туры килә. Соңгы мәгълүматлар буенча, илдә 146 292 кешенең... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Татарстанда 54 кеше Covid-19 йоктырган

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «18 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 26 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 очрагы, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында дүртәр... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Буа фермеры аш чөгендерен җыюга кереште

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Буа районының Аксу авылында Салаватуллиннар хуҗалыгы аш чөгендерен җыя башлады. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, алар 20 елга якын яшелчәчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә гаилә эшен аларның улы Дамир дәвам итә. Ике ел элек ул «Яшь фермерларга ярдәм итү» программасы буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ота. 5 елга бизнес-план төзеп, бәрәңге, кишер, аш чөгендере чәчә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда капиталь ремонт буенча өч программа тулысынча гамәлгә ашырылган

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда капиталь ремонт буенча өч программа тулысынча гамәлгә ашырылган. Бу хакта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сүзләренә сылтама белән Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, Ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр, авыл җирлекләре Башкарма комитетлары (Советлар) биналарын капиталь ремонтлау программалары, диде Марат Айзатуллин. Министр сүзләренчә... Читать дальше...


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Ru24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Ru24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Ru24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Около 55 млрд рублей потребуется на создание дороги к курорту «Новая Анапа»

Московские производители приняли участие в международной выставке «Фотоника»

Домклик: средний размер первоначального взноса по ипотеке в Ярославле вырос до 41% в феврале

Школьница попала под поезд на железнодорожной станции Баковка

Музыкальные новости

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN

Консультации, Составление Договоров, Присутствие Продюсера при заключении договоров и переговорах. Лекции. Переговоры. Встречи и Обсуждения.

Миллиарды Абрамовича не помогли: либерал глумился над ЧП в "Крокусе"

«Авангард» победил «Локомотив» со счетом 3:2 и сравнял счет в серии плей-офф КХЛ

Новости России

Педагог-психолог Ольга Трунова стала победителем профессионального конкурса в Воскресенске

В Химках мигрант украл забытые мужчиной деньги и паспорт

Школьница попала под поезд на железнодорожной станции Баковка

Глава Домодедова Михаил Ежокин навестил блокадницу в селе Добрыниха

Экология в России и мире

Топливному компромиссу между Украиной и Азербайджаном пришел конец?

Какие ювелирные украшения будут в моде весной 2024 – мнение эксперта «585*ЗОЛОТОЙ»

"Яндекс.Маркет" начнет выпускать одежду под своими брендами

В России зафиксирован рекордный рост цен на авиабилеты: названы новые реалии

Спорт в России и мире

Теннисистка Александрова оказалась сильнее полячки Швентек на турнире WTA в США

Теннисист Медведев вышел в полуфинал турнира в Майами, обыграв Харри

Александрова обыграла первую ракетку мира на турнире WTA

Чесноков оценил шансы Александровой в борьбе за выход в финал турнира WTA в Майами

Moscow.media

Сегодня свой 75-летний юбилей отмечает Заслуженный спасатель Российской Федерации, Спасатель международного класса - Зиявдин Никомагомедов!

В Петербурге перекрыли канал нелегальной миграции

ОСТОРОЖНО! КОНЦЕРТ!

За что











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Школьница попала под поезд на железнодорожной станции Баковка

Глава Домодедова Михаил Ежокин навестил блокадницу в селе Добрыниха

Росгвардейцы поймали искавшего закладку с наркотиком москвича

ТАСС: в России запустят тестирование 5G сразу в пяти городах и двух областях