(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 57 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында сигез очрак читтән кертелгән һәм 49ы контакт юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
« Уналты кеше хастаханәгә урнаштырылды, 41е өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 32 кеше чир йоктырган. Чаллыда — ун, Әлмәттә — биш очрак. Инфекция йоктыручылар республиканың ун муниципалитетында ачыкланган.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 23 260 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 20 806 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән 40 кеше узган тәүлектә савыккан.