(Актаныш, 16 июль, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Бүген Актанышта спорт сөючеләр бер тәүлеклек маршрут буенча велосипед йөрешенә сәяхәткә чыкты. Велойөрешкә Актаныш авылының Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадион мәйданында старт бирелде. Велосипедчылар Татар Суыксуы авылы аша барып Татар Ямалысы авылында төн куначак. Велойөреш ГТОның 90 еллыгы уңаеннан уза. Велосипедчылар 90 километр юл үтүне максат итеп куйган. Велойөрештә 9 спортчы белән бергә «Актаныш-информ» җитәкчесе Айнур Гыймадиев та катнаша.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Буа шәһәренең «Әбү Хәнифә» мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Иманлы кыз» дип исемләнгән җәйге сәламәтләндерү чарасы оештырылды. Ул 5 июльдән 11 июльгә кадәр дәвам итте. Иртәнге сәгать 8.30дан 13.30гә кадәр кызлар ял итү белән беррәттән дини гыйлем алдылар. Көндә төрле темага вәгазь тыңладылар. Пәйгамбәрләрнең тарихы белән таныштылар. Дини белемнәренә карап, төркемнәргә бүленеп, кайсы хәреф өйрәнде, кайсы аларны тоташтырып укыды, Коръәнне укучылар һәм күңелдән тапшыручылар да булды... Читать дальше...
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар – 1945 һәм 1953 елгы ике ир-ат, шулай ук 1988 елгы хатын-кыз. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Шул рәвешле, 16 июльгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 578гә җитте.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылында X «Сәләт» халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» форумының татар телен һәм милли традицияләрне саклауда мөһим урын биләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге миссия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль. «Бу изге җирдә чираттагы мәртәбә очрашуыбызга бик тә шатмын. Читать дальше...
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Шимбәгә каршы төндә, 17 июльдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана. Көндез республикада һава шартлары үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер урыннарда көчле яңгырлар көтелә, аерым районнарда яшенле яңгыр һәм боз яварга да мөмкин. Шул ук вакытта, көндез явым-төшем ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Читать дальше...
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Ямал-Ненец автономияле округындагы вахта бистәсе – Сабеттадан Самарага юл тоткан самолет, бер пассажирның хәле начараю һәм Самарада һава торышы көйсезләнеп китү аркасында, Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Пассажирны Республика клиник хастаханәсенә китерделәр, табиблар аны карады, хәле тотрыклы һәм уртача авырлыкта дип бәяләделәр», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Читать дальше...
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар агуланган «Ривьера» бассейны суында хлор күләме 11,5 тапкыр артык булуы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. 12 июльдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе дүрт ашыгыч хәбәр һәм 13 июльдә якынча диагноз («Ривьера» аквапаркында 3, 6, 9 һәм 11 яшьлек биш баланың... Читать дальше...
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Болактагы Яшьләр театры труппасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан театрга бина бирүне сорады. 4 меңнән артык кеше имзалаган петиция change.org сайтында дөнья күргән. Билгеләп үтелгәнчә, Уң як Болак урамы, 13 адресы буенча элеккеге тегү фабрикасы бинасында урнашкан театрда «милеккә бәйле вазгыять бик тә катлаулы», театр аена 800 мең сум аренда түли. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Уң як Болак урамы, 13 адресы буенча урнашкан биналар комплексының милекчесе театр... Читать дальше...
По одной из главных улиц города, улице Советская, дорога для пешеходов была только односторонней. Сейчас здесь идут ремонтно-монтажные работы.
Мало кто из проезжающих по двум региональным автотрассам к г.Нурлат не заметит их дома
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Кәрим Караның китабын тәкъдим итү чарасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» китапларына бәя бирде. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кәрим Караны «Җиләкле алан» китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыгуы белән котлады. «Бу сериядә теләсә кем чыга алмый, менә минем әле чыкканым юк», — диде ул. Ул «Татмедиа»ның китаплар бастыру проектының укучылар арасында гына түгел, язучылар арасында да популярлашуын әйтте. Читать дальше...
За пять лет в районе будет отремонтировано 102 двора. В текущем году их 16. Глава республики посетил также Центр детского творчества «Килэчэк», осмотрел производственные помещения вновь образованного кооператива «Заготпром».
Биш елда районда 102 ишегалдын ремонтлау каралган. Быелгы планда шуларның 16сы. Республика башлыгы “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә булды, яңа оешкан “Заготпром” кооперативында җитештерү биналарын карады.
Ул эш сәфәрен “Южная” хуҗалыгы кырларыннан башлады.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлатка эш сәфәре кысаларында «Киләчәк» Балалар иҗат үзәгендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Объект 2020 елның августында файдалануга тапшырылган. Үзәктә 1915 бала шөгыльләнә, алар карамагында бассейны да булган кораб ясау остаханәсе, туган якны өйрәнү һәм туризм студиясе - «Юнармия» штабы, 120 кешегә исәпләнгән актлар залы бар. Шулай ук робототехника һәм IT-программалаштыру кабинеты... Читать дальше...
Свою рабочую поездку он начал с осмотра полей хозяйства “Южная”.
20 июля в 41 мечети района будут читать Гаед-намаз, проповеди. А затем мусульмане уже в своих домах проведут обряд жертвоприношения, будут угощать родных, раздавать мясо жертвенного животного, садака и помогать нуждающимся.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре, Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче татар теле укытучысы Ләлә Сәетова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булды. Милли мәгариф кураторлары һәм татар теле өйрәтелә торган белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында узган семинарда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогка тантаналы шартларда мактау билгесен тапшырды. Өч көнлек семинар мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлеккә багышланган иде. Читать дальше...
Район башкаручылары конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр үз номинацияләрендә бүләкләнде.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Нурлат районына эш сәфәре кысаларында «Заготпром» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы матди-техник базаны үстерүгә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын откан. Проектның гомуми бәясе, кооперативның үз акчаларын да исәпкә алып, 68,8 миллион сум тәшкил иткән, дип искәртте Лилия Галимова. Читать дальше...
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казандагы кайбер вакцинация пунктларында коронавирус инфекциясенә каршы вакцина белән тәэмин итүдә өзеклекләр бар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Вакцина белән тәэмин итүдә өзеклек күзәтелә, бүген яки иртәгә вакцинаның чираттагы партиясе складларга кайтырга тиеш. Вакцина кайтып җитү белән машиналар шунда ук Татарстан Республикасында вакцинация пунктларына юл тота»... Читать дальше...
На днях в сквере «Театральный» педагоги детского сада «Росинка» провели интересный мастер-класс для жителей и гостей города.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Нурлаттагы бер ишегалдында булды һәм биредә «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләргә бәя бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Йорт яны территорияләрен төзекләндерү Мәктәп, 4, Совет, 107 һәм Кооператив, 4 урамнары буенча 3 өйне берләштергән. Территория шәһәр үзәгендәге Карл Маркс урамы янында урнашкан, ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча башкарылган. Читать дальше...
Первая встреча Президента республики Рустама Минниханова с нурлатцами в рамках его рабочей поездки в наш район состоялась на ячменном поле агрофирмы «Южная» вблизи города.
Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов в ходе рабочего визита в Нурлатский район посетил потребительский кооператив «Заготпром».