(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Сайлау кампаниясе кысаларында Түбән Камада һәм районда «Бердәм Россия» партиясенең мобиль кабул итү бүлмәләренең күчмә эше оештырылды. Түбән Камада яшәүчеләр үз наказларын калдыру, проблемалары белән уртаклашу, аеруча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Барлык сораулар «Минем депутат» системасына кертелә. Алга таба барлык мөрәҗәгать итүчеләр әлеге система аша җавап алачак.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Коронавирусның лямбда-штаммы иммунитетка бирешми торган һәм югары йогышлы вирус төре булып тора. Бу хакта Япония галимнәренең biorxiv"та бастырылган тикшеренүләрендә хәбәр ителә. Тикшеренүчеләр бу штаммның организмны саклау механизмнарын җиңә торган мутациягә ия булуын аңлатты. Беренче тапкыр Covid-19'ның әлеге төре Перуда ачыкланган иде. Бер атна элек Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы лямбда-штаммның 30дан артык илдә таралуын хәбәр иткән иде.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Төркиянең Мармарис урманнарындагы янгын аркасында ял итүчеләрне кунакханәләрдән чыгара башлаганнар, дип хәбәр итә Sputnik радиосы. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Бәкер Пакдемирли янгынның туристлар районына килеп җитеп баруы турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта 18 торак пункт эвакуацияләнгән. Манавгат районында вазгыять контрольдә тотыла, әмма янгын дәвам итә. 28 июльдә Антальяда аномаль эсселек аркасында янгыннар бик тиз таралды. Өч кеше янгын корбаны булды... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Болгария хакимияте россиялеләр өчен илгә керү шартларын янә үзгәртте. Хәзер «Спутник V» препараты белән прививка ясаткан РФ гражданнарына илгә эләгү өчен коронавируска тискәре ПЦР-тест кирәк булмаячак. Бу хакта Туроператорлар ассоциациясе рәсми сайтында хәбәр ителә. 29 июльдән 31 августка кадәр Болгария территориясенә керү өчен РФ гражданнарына бары тик әлеге документларның берсе генә кирәк булачак: «Спутник V» препараты вакцинациясе турында инглиз телендә сертификат... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитетында коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән 100 меңнән артык кеше прививка ясатканлыгын әйттеләр. Шәһәр халкы илдә эшләнгән дүрт вакцинаның берсе - «Спутник V», «Спутник Лайт», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» белән прививка ясата ала. Шәһәргә бу атнада 100 доза «КовиВак» кайтарылыр дип көтелә. Вакцинаны көтү битенә язылучылар алачак. Моннан тыш, «Спутник Лайт» запасы да тулыланачак: алдагы көннәрдә шәһәргә килгән 1,5 мең дозага тагын 500 өстәләчәк. Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Аппараты йөкләмәсе буенча «Төбәкләр Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан әзерләнгән ябык рейтингта лидерларның берсе булды. Бу хакта оешманың генераль директорының беренче урынбасары Кирилл Истомин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, рейтинг төбәктә инфраструктураны, пабликлар белән эшләүне, мессенджерлар, төбәк башлыкларының социаль челтәрләрен, таргетлау, мәгълүмат кампанияләрен, инцидентларны чагылдыра. Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 30 июльдә төнлә Татарстан территориясендә һава торышы начарлану көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республикага кыска вакытлы яшенле яңгырлар килә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 12-17, көндез 24-29 градус көтелә. Элегрәк Россия Гидрометеоүзәге бу ай ахырында бик эссе һава торышын фаразлаган иде, шулай ук август аенда югары температура булу мөмкинлеге турында кисәтте.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясе корбаннарының саны 611гә җитте. Соңгы тәүлек эчендә республикада тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Вирустан 1932 һәм 1954 елда туган ике ир-ат, шулай ук 1937 һәм 1939 елда туган ике хатын-кыз вафат булган. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 52 яңа очрагы ачыклануы турында хәбәр иткән иде.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 1 сентябрьгә Татарстанның 1402 белем бирү учреждениесе ТР телекоммуникацияләрнең дәүләт интеграцияләнгән системасына (ГИСТ) тоташтырылачак. Шулай итеп, барлык мәктәпләрдә дә Интернетка бердәм тариф гамәлдә була, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Хәзер системага Татарстанның күпчелек мәктәпләре тоташтырылган. Тизлектәге ике аермага карамастан: шәһәр мәктәпләре өчен 100 Мб/секунд һәм авыл мәктәпләрендә 50 Мб/секунд — хезмәтләр бердәм тариф буенча түләнә. Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фехтовкалау буенча Россия җыелма командасына олимпиадада җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасы юллады. «Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән фехтовкалау буенча Россия җыелма командасын Токиода Олимпиадада Россия рапирачыларының уңышлы чыгышы белән котлыйм. Соклангыч талант, хезмәт сөючәнлек, тәҗрибәле остазлар белән бергә ирешелгән югары техник осталык сезне иң дәрәҗәле спорт бүләкләренә китерде. Татарстан спортчысы Марта Мартьянованың... Читать дальше...
«Единая Россия» продолжает сбор предложений в народную программу. В этот раз обсуждались предложения медиков из регионов, в их числе вопросы лекарственного обеспечения, а также нехватки специалистов на селе.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яман шеш авырулары булган кайбер пациентларга яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга ярый. Бу хакта лекциядә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде. «Яман шештән дәвалауның актив стадиясендә булып, хирургия, химиотерапия, радиотерапия [тыкшыну] алган кешеләргә вакцинация өстәмә йөкләмә булырга мөмкин һәм бу вакытта аны ясату кирәкми», — диде доктор. Бу очракта прививканы дәвалаучы табиб кына ясарга рөхсәт итә ала... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). KazanSummit югары сыйфатлы хәләл продукцияне стандартлаштыруга зур көч куя, дип саный Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган. Аның форумда катнашучыларны сәламләү хатын пленар утырышта баш киңәшчесе Мөҗәһит Кючюкйылмаз җиткерде. «Шәхсән үземнән, үз халкым исеменнән сәламләргә телим. KazanSummit 2021 нең ислам дәүләтләре арасында мөнәсәбәтләр үсешенә зур өлеш кертүен телим. Кадерле кардәшем Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үзендә шундый дәрәҗәле чара уздыруы өчен рәхмәтемне җиткерәм»... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Республиканың Ютазы районында Екатериновка авылы янында нефть үткәргеч торба тишелгән, дип хәбәр итә «Ютазы хәбәрләре». Һәлакәт булган урынга коткаручыларның оператив төркеме чыккан, алар нефть агуны туктаткан. Пычрану мәйданы гектарның йөздән бер өлешен тәшкил иткән. Нефть аккан җирдән йөз метрда гына Дымка елгасы ага, әмма аңа нефть эләгү куркынычы юк инде. Хәзер пычранган грунтны алып киткәннәр, ә аның урынына траншеяны күмү өчен чиста кара туфрак кайтарылган. Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 31 июльдән Татарстанда «Җырлыйк әле, матурым!» дигән яңа уен онлайн-тамаша башлана. Биредә татар эстрадасының танылган өйләнмәгән артисты үзенә пар эзли, шулай ук тамашачылар өчен онлайн-концерт үткәрә. Яңа проектның беренче йолдызлы кунагы җырчы Лэйна булачак. Шоуда шулай ук Марат Яруллин, Айдар Рәкыйпов, «Казан Егетләре» төркеме, Гөлназ Батталова һәм Римма Никитина катнашачак. Конкурсның үзенчәлеге шунда: биредә тамаша геройлары дәгъвачыларны күрмичә тавышларын гына ишетеп, үзләренә яр сайлый. Читать дальше...
Мәрмәристәге отельләрдән туристларны эвакуацияләргә әзерлек бара.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия мөфтиләр шурасы карамагындагы «Хәләл» халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар Газизов хәләл продукция, хезмәтләрне сертификацияләү органнары артык күп булуын әйтте. «Сертификация органнары Росаккредитациядә теркәлергә тиеш. Бүген без сертификация органнары саны буенча шикле рекордта. Төрле кешеләр эшли. Кайберләренең намуссыз эшләве безнең җитештерүчеләрне „соры, кара“ зоналарга кертә. Хәләл продукция җитештерүдә контроль булмавы... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Россиядә август аенда берничә яңа закон үз көченә керәчәк. Закон актларының тулы исемлеге РФ Дәүләт Думасы сайтында басылып чыкты. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Август аеннан РФ гражданнары спорт белән шөгыльләнүгә салым чигерүе акчасын ала алачак. Салым чигерүе 2022 елның 1 гыйнварыннан алынган керемнәргә кагылачак. Август аеннан автомобиль йөртүчеләрне ОСАГО шартнамәсен төзегәндә техник күзәтү узу турында документ тапшыру вазифасыннан азат итәчәкләр. Моннан тыш... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мөселман яшьләре көнкүрештә кулланыштагы барлык әйберләр дин таләпләренә җавап бирүен тели, дип белдерде. «Мөселманнарның яшь буыны технологик алгарышка омтыла. Көнкүрештәге барлык предметлар үз диненә катгый җавап бирүе өчен тырыша, куркынычсыз ризыкка өстенлек бирә, алар социаль җаваплы производство принциплары яклы. Шуңа күрә саммитта аңлап куллану проблемасына зур игътибар бирелә. Бу тренд һаман да күбрәк рухландыра... Читать дальше...
Всего в Татарстане провакцинировано 801 857 человек (прирост – 9 430).
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Түбән Камада мәктәп укучыларының әти-әниләрен социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында барлыкка килгән мәгълүмат борчуга салган. Анда 1 сентябрьдә мәктәп линейкаларына коронавируска каршы вакцинация турында белешмәсе булмаган өлкәннәрне кертмәү турында хәбәр ителгән. «Татар-информ» хәбәрчесенә прививка ясаткан ата-аналарны гына кертү турындагы мәгълүматны Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә дә... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ислам икътисадында барлык юнәлешләр буенча ышанычлы үсеш фаразланганын әйтте. «Ислам икътисады активы 2,9 трлн доллар тәшкил итә, 2024 елга 3,7 трлн долларга җитәргә тиеш», — диде Президент Kazan Summit 2021 форумының пленар утырышында. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның саммитта катнашучыларга сәламләвен җиткерде. Россия һәм мөселман илләре арасында дустанә, нәтиҗәле мөнәсәбәтләр корылган... Читать дальше...
На замечания прохожих они отвечали нецензурной речью и просили не мешать.
Белгечләр фикеренчә яңа закон гадиләштерелгән форматта җир кишәрлеген һәм объектны рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Салада һәм читтә яшәүче авылдашлар ярдәме белән Фәнис Минеголовның өй түбәсе ябыла.Янгыннан йорт-җирсез калган Солухан ага Зарипов та ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле.