(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Болгария хакимияте россиялеләр өчен илгә керү шартларын янә үзгәртте. Хәзер «Спутник V» препараты белән прививка ясаткан РФ гражданнарына илгә эләгү өчен коронавируска тискәре ПЦР-тест кирәк булмаячак. Бу хакта Туроператорлар ассоциациясе рәсми сайтында хәбәр ителә.
29 июльдән 31 августка кадәр Болгария территориясенә керү өчен РФ гражданнарына бары тик әлеге документларның берсе генә кирәк булачак: «Спутник V» препараты вакцинациясе турында инглиз телендә сертификат, коронавирус йогышы белән авырганлык турында (терелгән мизгелдән 180 көннән дә артмаска тиеш) белешмә яки ПЦР-тестның (илгә кергәнче 72 сәгать кала ясаткан) тискәре нәтиҗәсе турында сертификат.
Ассоциациядә хәбәр ителгәнчә, 12 яшькә кадәрге балаларга коронавируска тест үткәрү турында белешмә таләп ителми.
Исегезгә төшерәбез, Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән препарат Болгария исемлегендә танылган вакциналардан санала.