(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Студентлар отрядлары «Игелекле эшләр десанты» акциясенә старт бирде. «Игелекле эшләр десанты» акциясе 26 июльдән 28 августка кадәр Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлегендә — Балтач, Азнакай, Менделеевск, Теләче, Мамадыш районнарында була, дип яза Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте. Акциядә сиксәнгә якын студент катнаша. Чарага әлеге муниципаль районнардан, шулай ук бөтен республикадан килгән һәр кеше чыгышларга кушыла ала. Читать дальше...
(Алабуга, 29 июль, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). 1-10 августта Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге «Туган йорт җылысы» темасына яшь рәссамнарның «BASHNYA» IV Халыкара иҗат лабораториясен үткәрәчәк. Лабораториядә студентлар, аспирантлар, чыгарылыш сыйныф укучылары катнашыр дип көтелә. 15 яшь рәссам рәсемнәр иҗат итәчәк, кайнар эмаль һәм конгрев техникасы буенча мастер-классларда катнашачак, коллектив арт-объект булдырачак, Алабуга һәм Татарстан башкаласы музейларында булачак. Катнашучылар эшләреннән торган күргәзмә ... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Ташкент шәһәрендә 103 яшендә хезмәт фронты ветераны, педагог Габдерәшит Исхаков вафат булган. «Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Габдерәшит Мөхәммәтгата улы гаиләсенең кайгысын уртаклаша. Ветераныбыз һәрвакыт безнең хәтердә булачак», — диелгән Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни үзәгенең телеграм-каналында. «2019 елда Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге Ташкент шәһәрендә Татар иҗтимагый мәдәни-агарту... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 13 августтан 29 августка кадәр «Чистай-Түбән Кама» автомобиль юлында Борок авылы янындагы Зәй елгасы аша күпердә аварияле деформацион җөйләрне алыштыру буенча эшләр планлаштырылган. Бу чорда участокта юл ябылачак. «Главтатдортранс»ка сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Әйләнеп үтү Чистай — Сухрау — Зәй — Түбән Кама маршруты буенча һәм кирегә автомобиль юлларының гамәлдәге челтәре буенча оештырыла. Эшләр тәүлек әйләнәсе башкарылачак. Читать дальше...
(Әлки, 29 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районында бушлай салам өләшәләр. Җәен явым-төшемнәр аз булу сәбәпле, авыл халкына терлек азыгы хәзерләү авырга туры килә.Шуны да истә тотып, хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитәкчеләре соравы буенча, урак барышында саламны халык өчен комбайн белән ваклатмыйча калдыралар. Саламны авылларга якын кырлардан алырга була. Моның өчен түләргә дә, рөхсәт сорап йөрергә дә кирәкми. Авыл халкыннан үз хаҗәтенә кирәк кадәр саламны тизрәк алуларын сорыйлар. Хуҗалыкларга ул кырларны саламнан арындырып... Читать дальше...
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). 28 июльдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның «Уралтрансмаш» җәмгыяте генеральный директоры Дмитрий Семирозов белән үткәрелгән эшлекле киңәшмәсендә Уфа өчен тарихи трамвайлар сатып алу шартлары каралды. Андрей Назаров сүзләренчә, «Уралтрансмаш» продукциясе белән Башкортстан делегациясе Екатеринбург шәһәрендә «Иннопром» сәнәгать күргәзмәсе эше барышында танышкан. Күргәзмә экспозицияләрендә ретро-трамвай да бар иде. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә. Читать дальше...
"Үз телем" бәйгесендә татар проектлары өчен грант алучылар моңарчы коры энтузиазмга гына корылган эшләр өчен акча бүленүе яңа этәргеч бирә дип саный. "Азатлык" бәйге җиңүчеләре белән сөйләште.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада урып-җыю кампаниясенең беренче нәтиҗәләре буенча иң яхшы комбайнчыга күчмә кубок һәм акчалата премия тапшырдылар. Ул — «Орсис-Агро» хезмәткәре Владимир Копанев, ул 1128 тонна ашлык суктырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Владимир Геннадьевич әйтүенчә, бу ел саен урып-җыю вакытында уткәрелә торган муниципаль конкурс кысаларында аның өченче җиңүе инде. «Комбайнчы булып мин 2002 елдан бирле эшлим. Эшемдә кыенлыклар юк... Читать дальше...