(Әлки, 8 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Әлки районында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «түгәрәк өстәл» узды. Әлеге чарада Нурлат, Спас, Аксубай районнары вәкилләре дә катнашты. Иң элек кунакларны Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ана телендә белем һәм тәрбия бирү үрнәкләре белән таныштырдылар. Балаларны туган телдә укыту-тәрбияләү алымнары хакында гимназия директоры Фәридә Яруллина сөйләде. Читать дальше...
(Лаеш, 7 июль, «Татар-информ», « Кама ягы »). Лаеш техник-икътисад техникумы базасында яңа авиацион укыту үзәге ачылды. Лаешта узган ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының республика киңәшмәсендә узган уку елында тармак үсешенә йомгак ясадылар һәм киләчәккә өстенлекләр билгеләделәр. Конференциянең «Һөнәри белем бирү һәм хезмәт базары: яңа икътисад өчен заманча кадрлар» темасы буенча секция утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкләде. Анда Татарстанда һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре... Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Татарстанның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына теннисчы Вероника Кудерметова белән булган хәлләрне шәрехләде. Казанда туган 24 яшьлек Вероника Кудерметова Токиода узачак Олимпиадада катнашу өчен Россия Олимпия командасы составына эләккән һәм башта Россия Спорт министрлыгы документлары буенча Мәскәүне тәкъдим итәргә тиеш булган. Әмма соңыннан Кудерметованың Олимпия командасы составында Татарстан спортчысы буларак чыгыш ясаячагы билгеле булды. Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның санитар-эпидемилогия комиссиясе карары буенча Роспотребнадзор идарәсе җәмәгать туклануы оешмаларыннан төнлә эшләү өчен гаризалар кабул итүне вакытлыча туктатып торды. «Җәмәгать туклануын оештыра торган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә төнлә эшләү өчен рөхсәт сорап, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенә гаризалар бирүне вакытлыча (махсус карар чыкканчы) туктатып торырга», — диелә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева имзалаган документта. Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска каршы прививканың беренче компонентын 27 млн, икенче дозасын 18,5 млн кеше ясаткан. Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, футбол буенча Европа чемпионаты аркасында Россиянең төньяк башкаласында авыру йоктыручылар саны арткан. «Петербургта футбол чемпионаты уздыру аркасында коронавирус белән авыручылар саны арту күзәтелә, әмма вазгыять контрольдә тотыла», — диде ул. Алдарак «Татар-информ» Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин коллектив... Читать дальше...
Читтән Кырымга килүчеләр арасында коронавирус йоктыручылар саны узган атнага караганда өч тапкыр арткан.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан вафат булуның ике очрагы теркәлде. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 557 кеше ковидтан вафат булды. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1939 һәм 1963 нче елгы ике ир-ат вафат булган. «Үлем сәбәбе патолого-анатомия экспертизасы ярдәмендә ачыкланды», — диелә министрлык хәбәрендә. Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда 39 кешенең коронавирус йоктыруын язган иде .
Русиягә кимендә әлеге кануннарны куллануны киметергә тәкъдим ителде.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мессенджерларда һәм телеграмма-каналларда бүген Казанда, мэриягә һәм сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелу турында хәбәр җибәргән яшүсмерләрне тоткарлау турында хәбәрләр таралды. Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Алдарак «Татар-информ» Казан мэриясендә һәм сәүдә үзәкләрендә мина куелу турындагы хәбәр аркасында эвакуация бара дип язган иде.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Термометр баганалары 32 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә 9-14, көнбатыш районнарда 14 градус булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәргә мөмкин.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы объектлар төзелеше һәм ремонты, шулай ук юл проектлары мәсьәләләренә багышланган күчмә утырышта катнашты. Объектлары сафка бастыру сроклары, материаллар һәм махсус техника кайтару турында фикер алыштылар. Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә Несмелов урамыннан М7 «Волга» трассасына кадәр булган юл төзелеше турында фикер алыштылар. Эш барышы турында Рөстәм Миңнехановка Татарстанның... Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмә районының Каенлык бистәсендәге Дорожная урамында бүрәнә йортта янгын чыккан. Янгынны сүндергәндә кеше мәете табылган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар. Янгын мәйданы 48 квадрат метрны тәшкил иткән.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Телебез, моңыбыз өчен көрәшергә, тырышырга тиешбез, дип саный Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Бүген Казанда Әлфия Авзалова үзәген ачу тантанасында «Татар-информ» хәбәрчесе Салават Фәтхетдиновка: «Кызганычка каршы, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек шәхесләребез китеп бара. Киләчәктә татар эстрадасын нәрсә көтә?» — дигән сорау бирде. «Кеше китми тормый инде. Беребез дә мәңгелек түгел. Кемдер килә, кемдер китә. Киткәннең урынын кемдер алырга тиеш. Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Питрәч районында Көек авылына бара торган юлдагы дамба төзекләндерелде. Дамбаның яңгырда убылуын авыл халкы хәбәр иткән иде. Бүген район башлыгы Илһам Кашапов урынга килеп юлның нинди хәлдә булуын карады. Анда юл хезмәте эшләгән. Әлеге юл «Главтатдортранс» оешмасы балансында. Аңа «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Ремонт эшләре барышында убылган җирне каплаганнар. «Юлның бу өлеше төзекләндерелде хәзер ул куркыныч тудырмый», — диделәр Питрәч районының матбугат хезмәтендә.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда ачылган Әлфия Авзалова үзәгенә керү янында легендар җырчының скульптурасы урнашкан. Аны Казан сынчысы Александр Бочкарев ясаган. «Моңа кадәр хатын-кыз, җырчы образларын ясаган юк иде. Әлфия апаның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән тыгыз элемтәдә эшләдек. Ул скульптураның әнисенә охшашлыгын контрольдә тотты. Чөнки ул әнисен шәхсән белә, ә мин Әлфия апа белән фоторәсемәр һәм иске видеолар буенча гына таныш», — диде Александр Бочкарев. Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бу ел ахырына кадәр Татарстанда сайлаучыларның наказлары кимендә 80 процентка үтәләчәк. «Ел саен сайлаучыларның наказларына нигезләнгән юл картасы чараларының имендә 80 проценты үтәлә. Уртача алганда республика һәм муниципаль дәрәҗәдә юл карталарының 82-83 проценты тормышка ашырыла», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов. Депутат сүзләренчә, сайлаучыларның 3 меңнән артык... Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). УНИКС баскетбол командасы «центровое» америкалы Джордан Морган контракт вакыты тәмамлану сәбәпле, командадан китә. УНИКС командасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган сезонда 30 яшьлек америкалы команда лидерларының берсе булды. Европа Кубогы ярышларының ярымфиналында Италиянең «Виртус» командасы белән көрәштә имгәнгәннән соң, Морган апрельдән бирле мәйданга чыкмады. Аннан башка Казан командасы Еврокубокта «Монако» командасына оттырды һәм ВТБ ЦСКА Бердәм лигасы финалында җиңелде. Читать дальше...
Птица мира стала причиной раздора. Продукты жизнедеятельности, шум, монотонное воркование птиц, другие посторонние звуки, неприятный запах с крыши вызывает негодование жителей дома. Проблема неблагополучия не раз доведена до управляющей компании. «А воз, как говорится, и ныне там...».
Аналогичные классы естественно-научного направления к началу учебного 2021/2022 года появятся также и 5-ти школах Нурлатского района. Инициатива в рамках реализации национального проекта "Образование".
Театрализованные площадки с обрядами чувашского народа, игровые зоны, импровизированные площадки встречи гостей праздника, мастер- классы, выставки прикладного искусства, выставочный павильон национальных блюд и напитков. И все это на “УЯВе”.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның баш онкологы Эдуард Ногманов коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб аккаунтында туры эфир барышында яман шеш белән авыруның кайсы стадиясендә вакцинациядән тыелып тору кирәклеген аңлатты. «Онкологик авырулар вакытында вакцинация дигәндә, онкологик пациентларны ике зур группага бүләргә кирәк: беренчесе — онкологик чир кичереп, хирургия, радиотерапевтик, химия терапиясе ярдәме алган пациентлар. Рак авыруы булса да, алар дәваланган санала. Читать дальше...
Әмма шул ук вакытта кеше организмына булган сирәк йогынтысы турында мәгълүматның сыйфатлы җыелуына бәйле сораулар кала диелә.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы «Туган Авылым» милли комплексында булды. Анда ул Әлфия Авзалова үзәген карады, татар халкының тарихи костюмнары күргәзмәсендә һәм милли сувенирлар кибетендә булды. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың иҗат үзәге татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерү максатыннан булдырылган. Ул Татарстан халкы өчен дә, республика кунаклары өчен дә, Россиянең башка төбәкләреннән... Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 балга тапшыручылар саны буена Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе булды. «Бердәм дәүләт имтиханында 100 баллны рус теле һәм әдәбиятыннан җыйганнар. 100 балл җыючылар саны буенча Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Краснодар крае алдынгы булды», — дип хәбәр итә Рособрнадзор. Якынча мәгълүматларга караганда, барлык фәннәр буенча БДИдагы уртача баллар узган елгы белән бер дәрәҗәдә. «Имтиханның төп көннәрендә 100 балл җыюның 8121 очрагы теркәлде. Читать дальше...