(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). «Татмедиа» пандемия чорында интернет-киңлектә сәүдә мәйданчыкларына экспансия башлады. Бу өстәмә рәвештә басмаларның аудиториясен үстерергә һәм басма продукция сатып алуның уңайлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә, дип сөйләде «Татар-информ»га медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков. «Пандемия безне интернет-сату үсешенә этәрде. Республикада ковидка каршы чикләүләр шартларында онлайн-сәүдәнең көчле үсеше күзәтелә, һәм „Татмедиа“ бу трендта катнаша. Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Чистай мөхтәсибәте «Хәләл патруль» дигән яңа проект башлап җибәрде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Проект берничә ай дәвамында әзерләнә. Бу вакыт эчендә битараф булмаган 15 мөселманнан торган команда оешкан. Алар өчен Чистай шәһәренең «Камалия» Ислам үзәгендә өч өлештән торган укулар оештырылды. Беренче өлештә Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов хәләл төшенчәсенең рухи ягына кагылышлы мәсьәләне аңлатты. Чистай мөхтәсибәтенең... Читать дальше...
Экспертиза нәтиҗәләре 60 эш көне эчендә башкарылып Татарстан Югары мәхкәмәсенә тапшырылырга тиеш.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләвенчә, кичә республиканың Әлмәт районында кичке сәгать алтынчыда авария булган. Биредә «Лада» һәм Volkswagen кроссоверлары кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә трассадан кюветка төшеп киткән. «Машина йөртүчеләрнең икесе дә төрле җәрәхәтләр алган. Аларны ашыгыч ярдәм машиналарында хастаханәгә китерделәр » , — диделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Соңгы араларда Америка ширкәтләренә һөҗүм иткән CozyBear һәм RЕvil хакер төркемнәре Русия белән бәйле булырга мөмкин диелә.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Кронверк проспектындагы Җәмигъ мәчетенең түбәсен төзекләндерү эшләре башланды. Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, Дәүләт административ-техник инспекциясе 2022 елның 15 маена кадәр конструкцияләр урнаштыру өчен ордер биргән. «Кронверк проспекты, 7нче йорт адресы буенча урнашкан төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булган Җәмигъ мәчете түбәсен төзекләндерү эшләрен башкару өчен вакытлыча әйләндереп алу, вакытлыча инженерлык коммуникацияләре... Читать дальше...
При ней были обнаружены три свертка с неизвестным веществом.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә иртән иртүк Минзәлә — Боерган автомобиль юлында KIA җиңел автомобиле һәм Foton фронталь төягече бәрелешкән. Бәрелүдән соң, җиңел машина юл читенә төшеп киткән һәм аңа ут капкан. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль бөтенләй янып беткән. Шаһитлар сүзләренчә, бәхеткә, авариядә бер кеше дә зыян күрмәгән.
Инцидент произошел в Подмосковье.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинация ясаганнан соң антитәнчекләрнең аз яки җитәрлек булмавы турында сөйләшүләр мәгънәсез. Шул ук вакытта аларның булмау ихтималы ревакцинация кирәклеге турында сөйли. Бу хакта Европа медицина үзәгенең гомуми практика табибы Александр Доленко сөйләде. «Хәзерге вакытта антитәнчекләр азмы әллә җитәрлек түгелме дигән төшенчә бөтенләй юк. Дөньяда беркайда да үзенчәлекле чикләр куелмаган, алар авыруны булдырмый калу өчен антитәнчекләрнең күпме булуын... Читать дальше...
Чәршәмбе "Уэмбли"да ярымфиналда Дания һәм Англия җыелмалары очрашачак. Евро-2020 финалы якшәмбе, 11 июльдә "Уэмбли" стадионында узачак.
До старта осталось ровно 200 дней.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Башкаланың Совет районы суды Казанның 175нче гимназиясендә ату буенча ике яңа җинаять эше фигурантына карата чикләү чарасын сайлады. Бу хакта «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Тикшерүче «Сезнең иминлек» ҖЧҖ (ООО «Вашая безопасность») генераль директоры 42 яшьлек Сергей Ивановны һәм «Янгын мониторингы берлеге» («Союз пожарного мониторинга») компаниясенең системаларны монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча 38 яшьлек... Читать дальше...
На рейсе Уфа-Сочи грудному ребенку стало плохо.
Алсу Фәрдиева самокатта барганда аны машина бәрдергән.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2021 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча, «Татмедиа» басмаларының гомуми тиражы 19,6 процентка арткан. Укучылар арасында республика һәм җирле газета һәм журналлар зур популярлык казана. Бу хакта «Татар-информ» журналистлары белән әңгәмәдә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте. Пандемия холдингның матбугат басмалары популярлыгы үсешенә комачаулый алмаган. «Кешеләр укуын дәвам итә һәм басма продукция белән актив кызыксына. Читать дальше...
Татарстан бөлгенлеккә төшүче ширкәтләр арту ягыннан Русиядә беренче урыннарда бара.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Казанлыларны «Девятаев» фильмын ачык күрсәтүгә чакыралар, аның премьерасы быел булды. Чара бүген Кабан күле буенда узачак. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, фильмны күрсәтү истәлекле датага багышланган — 8 июль көнне очучының тууына 104 ел тула. Хәрби-тарихи биографик драма совет очучысы Михаил Девятаевның батырлыгы турында сөйли. 1945 елның 8 февралендә ул концлагерьдан немец очкыч-бомбардировщигына утырып качкан. Кинокартинаның режиссерлары — Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимов. Читать дальше...
В Татарстане, как и в других регионах РФ, повторяются из года в год трагедии, связанные со случаями падения детей из окон.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буаның Ибраһимов урамындагы 19нчы йорт каршында янгын турында кичә 23.39 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына хәбәр иткәннәр. Биредә Удмуртия номерлары куелган Ford җиңел машинасына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр алты минут чамасы вакыт эчендә янгынны сүндерә. Автомобиль янып бетә. Транспорт чарасын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу янгын чыгу сәбәбе булуы ихтимал.
Татарстанцы продолжают читать и активно интересоваться печатной продукцией.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Марат Кәбиров). Мин кечкенә вакытта, узган гасыр башында язылган әсәрләрне укып, утыз яшьтә кеше бабай була икән дип уйлый идем. «Коточкыч бит! Элекке заманда унсигез яшьлек кызларны утыз яшьлек бабайларга кияүгә биргәннәр!» кебегрәк фикерләр дә кузгалып ала иде. Яшьне түгәрәкләү тәртибе дә бик гади генә булып тоела: утыз — кырык — илле — йөз. Саный белсәм дә, ни өчендер, яшь мәсьәләсендә илледән соң йөз киләдер, шулай тиештер кебек иде… Мин тагын бер мизгелне хәтерлим. Читать дальше...
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). 10 июльдә Казанда Шәһәр клиник хастаханәсе № 18 территориясендә Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Камил Зыятдинов истәлегенә мемориаль такта ачылачак, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты истәлегенә... Читать дальше...
Территориальный отдел Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан (Татарстан) в Нурлатском, Аксубаевском, Алькеевском, Черемшанском районах информирует о проведении с 5 по 16 июля 2021 г. «горячей линии» по туристическим услугам и инфекционным угрозам за рубежом.
(Казан, 7 июль. «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында «Татар халык әкиятләре» җыентыгы чыкты. Яңа басма В. Малякин иллюстрацияләре белән бизәлгән. Бу турыда нәшрият социаль челтәрләрдә хәбәр итте. «Татар халык әкиятләре җыентыгын татар телендә бастырып чыгардык! Әйе, күпләр көткән, балачактан ук таныш булган иң танылган әкиятләр тупланган һәм төсле иллюстрацияләр белән баетылган китап тиздән сатуга чыгачак», диелә хәбәрдә.