(Арча, 2 июль, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре », Румия Надршина). Арчага Самара, Свердловск, Оренбург һәм башка өлкәләрдән 150 татар теле укытучысы килде. Педагоглар өч төркемгә бүленеп эшләде. Алар алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнделәр, проблемаларны, ана телен саклау, үстерү турында сөйләштеләр. Кунаклар Арчаның 6нчы мәктәбендә, Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда, Арча педагогика көллиятендә, «Әлифба» музеенда булдылар.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 3 июль көнне татар яшьләре Болгар музей-тыюлыгы биләмәсендә «Ага Базар» халыкара этномәдәни фестивале үтәчәк. Этномәдәни фестиваль 11 сәгатьтә башлана. Бөтендөнья татар конгрессы матубгат хезмәте хәбәр итүенчә, фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасырлардагыча «Шәрык базары» оештырылачак. Анда кул эшләре әйберләре белән янәшә, сәүдә рәтләре дә тезелеп китәчәк. Шулай ук тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгатькә караган һөнәрчелек остаханәләре, андагы иҗади шөгыльләр тәкъдим ителәчәк. Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Короновирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматлары буенча, Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX илкүләм чемпионаты финалы 25-29 августта узачак. Чемпионатны июль аенда уздыру эпидемиология вазгыяте начараю сәбәпле, Роспотребнадзор тарафыннан хупланмады. Чемпионатка килүче 18 яше тулган бар кеше дә коронавирустан вакцина ясаткан булырга тиеш, дип билгеләп үтелә. WorldSkills Russia-2021 илкүләм финалы 21-25 июльдә узарга тиеш иде.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алгарыш. Территориаль үсешнең мегапроектлары» Мәскәү урбанистика форумында спикер буларак чыгыш ясады. Форум «Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» темасына багышланган һәм Мәскәүнең «Зарядье» паркында уза. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда формалаштырылган һәм Казан, Чаллы һәм Әлмәт агломерацияләрен үстерергә ярдәм итә торган комплекслы алымнар турында сөйләде. Республика җитәкчесе Татарстанда... Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта, 3 июльдә, 15:00 сәгатьтә онлайн Сабантуй булачак. ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә. Концерт piter.tatar порталының шеф-редакторы Равил Закиров, Санкт-Петербургтагы «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Фирая Рәшитова инициативасы һәм даими вәкиллек ярдәме белән уздырыла. Концертта Альберт Җәлилов, Динар Байтимеров... Читать дальше...
Һәйкәл кую тәкъдиме белән татар җәмәгатьчелеге чыккан һәм бу эшне үз көчләре белән башкарган.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Дәүләт өлкән яшьтәге гражданнарны кайгыртуны көчәйтергә тиеш. Бу хакта «Татарстан — Яңа гасыр» депутатлар төркеме һәм «Татарстан-Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советының уртак утырышында парламент башлыгы, хәрәкәтнең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без илебез тарихының хәсрәтле сәхифәләрен истә тотарга тиешбез. Һәм дәүләт өлкән яшьтәге гражданнарны кайгыртуны көчәйтергә тиеш... Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан 1935, 1946, 1950 нче елгы өч хатын-кыз һәм 1950 нче елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланды. Вирус идентификацияләнде», — диелә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәтендә. Татарстанда коронавирустан барлыгы 547 кеше вафат булган.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, галимә Зоя Кириллова 1924 елның 31 гыйнварында Татар күн трестының хезмәткәрләренә чыгарган татар теле мәсьәләсе буенча карары турында сөйләде. Боерыкта татар телен өйрәнергә теләмәүчеләрне эштән чыгарырга, дип язылган булган. «Курсларны сәбәпсез калдырган хезмәткәрләр җәзага тартылачак: бер дәрес калдырган өчен — катгый кисәтергә, ике дәрес өчен — бер көнлек хезмәт хакларын Һава флоты файдасына алып калырга, өч дәрес өчен — трест идарәсе... Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда беренче прививкадан соң ярты ел узгач, коронавирустан икенче тапкыр прививка ясый башладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде. «Кемнәр коронавируска каршы антитәнчекләр өстәргә тели, алар поликлинкага мөрәҗәгать итеп тагын бер кат вакцина ясата ала», — диде спикер. Альмир Абашев үзе декабрьдә һәм июньдә ике тапкыр прививка ясаткан инде. Читать дальше...
Он посетил растворный узел АФ «Южная» Нурлатского района.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган милли костюмнар флешмобын игълан итте. Масштаблы фестиваль 3 июльдә башлана, республикага дөньяның берничә дистәдән артык иленнән кунаклар киләчәк, дип яза «Башинформ» . «Без бу Фольклориаданы бик озак көттек һәм әзерләндек. Коронавируска бәйле борчылуларны аңлыйм. Әмма республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыять бу бәйрәмне уздырырга мөмкинлек бирә. Минемчә, Фольклориаданың Башкортстанда узуы ... Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Мәскәүдә коронавирус вазгыяте катлаулану сәбәпле, быел традицион Сабан туе булмаячак. Бу хакта Мәскәү татарлары Милли-мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Башкала Сабан туе 3 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында булырга тиеш иде. Әмма коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Мәскәү Хакимияте бәйрәмне уздырмау турында карар кабул итте. Сабантуй онлайн-форматта да уздырылмаячак. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында уздырылырга тиеш булган... Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Пенсия фонды мәктәп укучыларына түләүләр өчен 15 июльдән гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсендә хәбәр иттеләр. «Алты яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр август аенда 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин әлеге указга кул куйды, әмма әлегә бу түләүләрне билгеләү кагыйдәләре юк. Гаризаларны 15 июльдән кабул итә башлыйбыз», — дип аңлаттылар пенсия фондында. Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 1 июльдә Казанның «Гранд Отель» кунакханәсендә «Үз җиремдә — үз телем» китабын тәкъдим иттеләр. Чараны Илдар Кыямов алып барды. Очрашуга Татарстанда чыга торган басмаларның баш мөхәррирләре һәм журналистлары, галимнәр, шагыйрьләр, иҗтимагый оешмалар, музей рәисләре, театр һәм иҗади берләшмәләр җитәкчеләре, КФУ кафедралары мөдирләре, фән докторлары килгән иде. Китапны Мәскәү Татарлары штабы һәм «Аксу» продюсерлык үзәге чыгарган. Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм... Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Мөслим районының Иске Карамалы авылында бер өйдә газ баллоны шартлаган, нәтиҗәдә йортның бер өлеше җимерелгән. Шәхси торак йортта 50 литрлы газ баллоны шартлаган. Йортның түбәсе җимерелгән, стеналарның бер өлешенә һәм тәрәзәләргә зыян килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗигадә 48 яшьлек ир-ат зыян күргән. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе хезмәткәрләрен дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгы белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгы белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында, Дәүләт... Читать дальше...
26 медицинских сестёр и отдельный врач обучены принципам работы выездной специализированной медицинской бригады и в условиях амбулатории.
Гости изучают традиционную культуру чувашского народа.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РФ Хөкүмəте каршындагы Икътисад университеты Уфа филиалының Фəлсəфə, тарих һəм хокук кафедрасы мөдире Рушан Галләмов 1920-1930 елларда Башкортстан территориясенең Көньяк Урал ягында татар теле милләтара тел буларак кулланылганын әйтте. «1970 елгы җанисәп материалларыннан файдаландым. Ул вакытта халыктан нинди тел белүләре турында сораштыра башлаганнар. Чагыштыру өчен, 1920-1930 елларда чуваш, мари һәм удмуртларның яртысыннан күбесе татар телен белүен күрсәткән. Читать дальше...
Это общий праздник всех стражей дорог, в том числе и 10-ти сотрудников отдела ГИБДД по Нурлатскому району.
Нурлатские военнослужащие, ветераны локальных войн и вооруженных конфликтов собрались в Центральном парке возле мемориала воинам–интернационалистам.Отдать дань уважения живущим воинам и почтить память тех, кого уже нет в живых, пришли и жители Нурлата.
Комиссия по координации работы по противодействию коррупции рассмотрела вопросы о мерах по недопущению коррупционных проявлений в сфере образования, об улучшении условий для предпринимательской деятельности, о возможностях специального налогового режима
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 июльдә, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Кабат һава торышы бозылу көтелә, дип кисәтә Гидрометеорология үзәге. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, шул исәптән Казанда да кыска вакытлы яңгырлар (урыны белән — көчле) һәм яшен булачак дип фаразлана. Кайбер җирләрдә боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип белдерә синоптиклар. Читать дальше...
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан буенча Тикшерү комитеты КНИТУ-КХТИ ректоры вазифаларыннан читләштерелгән 50 яшьлек Сергей Юшкога карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Ир-атны мошенниклыкта һәм ялганлауда гаеплиләр. Якын арада эш судка җибәреләчәк. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, 2004-2017 елларда Юшко «Идея» технопаркында тулы ставкага эшләгән. Шул ук вакытта ул инженер һәм компьютер графикасы кафедрасы мөдире... Читать дальше...