(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бөгелмә районының Каенлык бистәсендәге Дорожная урамында бүрәнә йортта янгын чыккан. Янгынны сүндергәндә кеше мәете табылган. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар. Янгын мәйданы 48 квадрат метрны тәшкил иткән.