(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан вафат булуның ике очрагы теркәлде. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 557 кеше ковидтан вафат булды.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1939 һәм 1963 нче елгы ике ир-ат вафат булган.
«Үлем сәбәбе патолого-анатомия экспертизасы ярдәмендә ачыкланды», — диелә министрлык хәбәрендә.
Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда 39 кешенең коронавирус йоктыруын язган иде .