Бүген, 7 майда, Татарстанда болытлы һәм дымлы һава торышы була. Әмма чираттагы көнбатыш циклонның йогынтысы белән һава температурасының вакытлыча күтәрелүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада болытлы һава була. Төбәктә яңгыр, төньяк районнарда урыны белән (Казанда иртән) җепшек кар явачак.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, аннары юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә, көндез аның тизлеге кайвакытта 14 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә төшкән кыраудан соң көндез һава температурасы +6..+11 градуска кадәр, ә республиканың көньягында +16 градуска кадәр (Татарстан Республикасы башкаласында +9..+11 градуска кадәр) күтәрелә.